Логотип
Театр

Камал сәхнәсендә – «Бедные люди»

Казанда «Горький+» бөтенроссия сәнгать фестивале дәвам итә. Аның төп программасы Камал театры сәхнәсендә башланып китте. Фестивальнең арт-директоры, Театр Нацийның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов һәм танылган актриса Юлия Хлынина тамашачыга бөек классик Федор Достоевскийның «Бедные люди» романы буенча әзерләнгән спектакль-концертны тәкъдим итте.

«Бедные люди» – Федор Михайлович Достоевскийның басылып чыккан беренче әсәре. Гади, хәерече генә яшәгән түрә Макар Девушкинның Варенька Доброселовага булган пакь, сентименталь мәхәббәте турындагы бу тарих үз вакытында яшь авторны дөньяга таныта. Әсәр кешенең эчке дөньясы тирәнлеген ачарга омтылган.

Евгений Миронов: «Бу – һәркайсыбыз турындагы тарих»


Горький + фестивале буенча матбугат очрашуында Евгений Миронов әсәрнең сайлануы һәм аның мәгънәсе турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Мин Достоевскийны бик яратам. Горький аны күралмаган, хәерчеләр җырчысы дип атаган. Ул кешеләрне югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк дип санаган һәм революциядән соң әсәрендә нәкъ шул максатка эшләгән. Минем өчен бу әсәр иң элек  мәхәббәт тарихы. Бу бары тик фәкыйрьлек турында гына түгел. Байларның да җаны фәкыйрь булырга мөмкин. Бу – яшьләре һәм тормышлары төрле булган ике кешегә берничә мизгеллек бәхет бүләк иткән, фаҗигале, әмма чын мәхәббәт тарихы. Юрий Абрамович Башмет белән музыкаль материал сайлаганда, ул башта Прокофьевны тәкъдим иткән иде. Аның музыкасы бу очракта миңа пыялага шомарткыч кәгазь  белән ышкыган кебек тоелды. Һәм без Чайковскийның иртә романтизм чорына мөрәҗәгать иттек. Бу – искиткеч матурлык! Шуңа күрә бу сәхнә әсәре – һәркайсыбыз турында.
Матбугат очрашуында катнашкан Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова да концептуаль театрны, зыялы һәм интеллектуал спектакльләрне өстен күрүен аерым сызып үтте. Бу концерт-спектакль нәкъ менә шундый иде.

Сәхнәдәге интимлык һәм сыйфатлы яңалык
«Бедные люди» спектакль-концерты чын-чынлап зыялы тамаша булды. Монда  декорацияләр юк: сәхнәдә бары тик Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Москва солистлары» камера ансамбле һәм артта видеостена гына. Евгений Миронов белән Юлия Хлынина, сәхнәгә чыгып, тыныч кына, тирән хисләр белән романнан өзекләр укыдылар. Шул мизгелдә зал белән сәхнә арасында искиткеч бер нәфис, интим халәт туды. Аларның эчкерсез укуын камера ансамбле башкаруындагы Чайковский көйләре озатып барды.

Казан тамашачысы әлеге чыгышны бик җылы кабул итте: актерларны сәхнәгә кат-кат чакырып, алкышларга күмделәр. Безнең тамашачы өчен бу шактый яңа, үзенчәлекле жанр. Әдәбият, тирән эчтәлекле музыка һәм актерларның искиткеч  харизмасы бергә кушылгач, кабатланмас тандем туа икән. Шундый уңышлы тәҗрибәне бәлки үзебезнең татар театрлары да киләчәктә кулланып карар? Зыялы тамашачы моны һичшиксез бәяләячәк.
Фото: Татар-информ агентлыгы, автор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар