Татар һәм башкорт эстрадасының күренекле җырчысы Айдар Галимов гаиләсендә зур кайгы. Артистның әтисе вафат.
Бу хакта Айдар Галимов социаль челтәрдәихәбәр итте.
«Хуш, әти... Син көчле һәм мәрхәмәтле булдың. Үзең дә күрмәгән әти тәрбиясен безгә җиткерергә тырыштың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Бик яраттык, яратабыз һәм беркайчан да онытмаячакбыз. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын...» – дип язган җырчы.

Айдар Галимов интервьюларында әти-әнисенең аның иҗади шәхес булып формалашуында зур роль уйнауларын еш искә ала иде. Җырчы сүзләренчә, гаиләдә һәрчак җыр-моң яңгырап торган: әтисе тальянда уйнаган, әнисе җырлаган.
Узган елның апрель аенда артистның әнисе Бибинур Галимовна да вафат булган иде.

«Сөембикә» редакциясе Айдар Галимовның һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк