Логотип
Гаилә

Иң кыйммәтле инвестиция – ул бала

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән халык мәкале бу гаиләгә аеруча нык туры килә. Әңгәмә барышында ир белән хатын сайлаган тәрбияви алымның да шушы фәлсәфәгә корылганына кат-кат инандым. Сүзем Алабуга шәһәрендә гомер итүче шәхси эшмәкәр, татар мунчалары комплексы, «Батыр» фитнес үзәге булдырган, хәйриячелек эшенә зур игътибар бирүче депутат һәм тугыз бала әтисе Нурислам әфәнде Кадыйров белән Рания ханым гаиләсе турында. Алар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең Яр Чаллы зона турында катнаштылар, финалга уздылар. Кадыйровлар гаиләсе сәхнәгә тулы составта чыгып баскач, залда «тугыз баласы да бер хатыннанмы» дип кызыксынучылар да табылды. Бу мәсьәләдә Нурислам әфәнденең фикере катгый: «Шәригать кануннары буенча мөселман ирләренә берничә хатын алу рөхсәт ителә. Мин, үзең яшәгән ил кануннарын да исәпкә алырга кирәк, дип саныйм. Безнең илдә рәсми рәвештә бер генә хатын алырга ярый, ә диндә барлык хатыннарыңа да тигез шартлар тудыру фарыз», – ди эшмәкәр.

«Бер күрүдә ошаттым»    
Үз кешеңне, гомерлек ярыңны табу – ярты бәхет. Ул яктан Нурислам әфәнде әтисенә рәхмәтле. Мидхәт хәзрәт Кадыйров Татарстанның атказанган төзүчесе, балалар бакчалары, мәктәпләр салуга зур өлеш керткән, мәчетләр яңарткан кеше. Бүгенге көндә үзе төзегән «Аль-Кадыр» мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт куя. Чыгышы белән Чүпрәле районыннан. Мидхәт әфәнде  булачак кодасы, Раниянең әтисе белән Гомрәгә (кече хаҗга) бергә барганнар. Ә 2001 елда балаларын таныштырганнар. 
– Ул вакытта миңа – 19, Раниягә 18 яшь иде. Күрү белән ошаттым һәм бер атнадан кулын сорадым, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Минем мөстәкыйль буласы, үз тырышлыгым белән дөнья көтәсе килде. Әти төзи башлаган йорт бар иде. Өйләнгәч, аны эшләп бетереп, аерым яши башладык... 
Нурислам кечкенәдән зур гаилә турында хыяллана. Апалары үзеннән ун яшькә олы булу сәбәпле, аңа апа-абыйлар белән көндәлек аралашу, йорт эшләрен бергә башкару мөмкинлеге бик тансык тоелган. 
Гаилә башлыгы буларак беренче эш итеп 2007 елда Нурислам хәләл кибет ачып җибәрә. Һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа диләр. Яшь вакытта ул хакта уйламыйсың, билгеле. Әмма хатын-кыз сизгер, игътибарлы бит ул. Беренче кызлары тугач та Рания иренең эшләре яхшырып китүен билгеләп үтә. Ул вакытта Нурислам пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнә, төзелештә эшли. Буш вакытында студентлар белән футбол уйный. 
– Студентлар төрле шәһәрләрдән җыела иде. Уеннан соң тиз генә барып юынып кайтырга мөселман кешесе икеләнмичә барырлык шәһәр мунчасы юклыгы турында уйлана башладым, – ди эшмәкәр. Бергә эшләгән танышлары квартира алалар, машина яңарталар. Ә егет әтисенең иске машинасында йөри. «Син акчаңны кая туздырасың ул?» – дип, дуслары аптырый. Ә Нурислам мунча төзи. Сабыр гына эшләп йөри торгач, ике елда беренче мунчасын ачып та җибәрә. Ике-өч кешелек, пенсионерлар да килеп юынырлык гаилә номеры һәм бассейнлы без зуррак номер була ул. Халыкка ошый. Ләкин күнегелгән гадәт белән күпләр әлеге мунчаны да сауна, күңел ачу урыны дип кабул итәләр. Мунча хезмәткәрләре спиртлы эчемлек белән керергә теләгән, яки кызлар ияртеп алып килгән кунакларны кире боралар. Чөнки Нурислам Кадыйров традицион юнәлешле чын татар мунчалары булдыра, чисталыкка басым ясый. 
– Бәхетебездән янәшәдә тагын өч мунча ачылды. Шулай итеп Аллаһ Тәгалә үзе клиентларыбызга юнәлеш бирде һәм бездә чын гаилә мунчасы калды. 
Халык балалары белән йөрүне гадәткә кертте, – дип 16 ел элек башлаган эше турында сөйли эшмәкәр. Соңрак халык теленә «Кадыйр мунчалары» дип кергән җәмәгать мунчасы ачыла. Анда пенсионерлар бик яратып йөриләр. Шәһәрдә «Алабуга мунчалары» комплексы да барлыкка килгән. Анда 15 авыл исеме белән аталган номерлар булуы көтелә. 
– Минем татар мунчасына керү культурасын үстерәсе килә. Февральдә яшьләр өчен чабыну чемпионаты үткәрдек. Дөрес чабыну техникасы, бал, тоз белән ышкыну ысулларына, милек сайларга, дини күзлектән дөрес чишенү, юыну кагыйдәләренә өйрәтәбез, – ди Нурислам.

«Үз җаем, үз көем»
Кадыйровлар гаиләсенең яшәү рәвеше тулысынча шушы принципка корылган, диярлек. Кайсы гына эшкә алынсалар да, керем белән табыштан бигрәк аның җәмгыятькә файдалы, гаиләнең үзе куллана алырлык ягын кайгырталар. Фитнеска йөри башлагач, моннан 12 ел элек, әңгәмәдәшем хатын-кызлар белән бер залда шөгыльләнү уңайсыз булуына игътибар итә. Мөслимә ханымнар өчен дә бу мәсьәлә актуаль булуын уйлап, ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллары булган «Батыр» фитнес комплексы ача. Төзелеш эшен дә ташламый. Әтисеннән күреп агач йортлар төзегән, ишек-тәрәзәсен үзе эшли белгән егет бит ул. 
Кадыйровлар гаиләсе бик тыйнак. «Игелек эшлә дә, суга сал», – дип тәрбияләнгән кавем. Депутат итеп сайлангач, район җитәкчелеге сүзен тыңлап кына бераз күләгәдән чыгуы. 
Хәйриячелек эшенә килгәндә, язмам герое аны дини күзлектән фарыз гамәл дип саный. Мәчетләргә матди ярдәм күрсәтә, мохтаҗларны кайгырта. 
Ул яктан бу егеткә Аллаһ Тәгалә юлларны үзе ачып тора, диярлек. 
Казаннан Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килеп «Приют человека» дигән оешма ачу тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Шул арада «Алабуга» хәйрия фонды һәм башка эшмәкәр кардәшләре белән берләшеп Нурислам да бу эшкә алына. Павильон сатып алалар һәм көннәрне бүлешеп мохтаҗларга кайнар ризык өләшә башлыйлар. Бүгенге көндә Алабугада мохтаҗлар өчен өч нокта ачылган, анда 300 дән артык кеше туклана. Ялгыз әбиләр күп килә. Аларның пенсияләре коммуналь түләүләргә һәм даруларга чак җитеп бара, ит, май алырга акчалары калмый, дип ачынып сөйләде Нурислам. 
Махсус хәрби операциягә матди ярдәм күрсәтүне дә үзенең бурычы дип саный ул. Төзелеш материаллары җибәрәләр, рацияләр һәм төп кирәк-яраклар белән тәэмин итү оештырылган. Ләкин хәзерге көндә физик яктан нык булган, яңа, сәламәт буын тәрбияләүгә дә зур игътибар күрсәтергә кирәк, дигән фикердә эшмәкәр. 
– Яшүсмерләрне кызыксындыру чаралары аз булуы күптән борчый иде мине. Шуңа күрә волейбол мәйданчыгы төзеп куйдык. Карап торам, уйнарга утызлап кеше җыела башладылар. Өстәмә зал эшләдек. Волейболга йөрү абонементы бәясе 150 сум, тартырга, эчәргә ярамый. Ә башлангыч сыйныф укучыларының тренер көндәлекләрен дә тикшерә. Өчлеләре булса, физик йөкләнеш арттырыла, билгесен төзәтү бурычы куела.

«Иң кыйммәтле инвестиция – бала»
Гаиләдәге тәртипләрне исем китеп тыңладым. Балалар, аеруча малайлар, әтиләре белән эшкә йөриләр. Кыз бала, хатын кыз, гадәттә, аш-су, йорттагы тәртип өчен җаваплы. Гаилә башлыгы гаджетлар мәсьәләсен дә гади генә хәл иткән: мәктәпне тәмамлаганчы бернинди телефоннар юк! Аның каравы үз идеяң белән уртаклашу, бизнес проект төзеп, аны тормышка ашырып карау мөмкинлеге кечкенәдән бар. Инкубатор алып төрле кошлар үрчетәсеңме, корбанга сарык үстерәсеңме, кәҗә тотасыңмы, ихтыярың. Әти кеше сараен куярга, бөтен шартларын тудырырга әзер. Һәм иң мөһиме – бу эшләр балаларга да ошый. Әмма әти-әни эшләмәсә, бала моны кабатлар идеме?
– Кызларыбыз әниләреннән күреп, бер яшьтән үк үзләре сорап яулык бәйләтә башладылар, – дип Нурислам да фикеремне җөпли. – Намаз белән дә шул ук хәл. Хәзер безнең биш яшьлек Нургали дә үз теләге белән, абыйларына, миңа ияреп намазга баса, даими булмаса да, тырыша. Ир кешегә намазын мәчеттә уку хәерлерәк, әлбәттә. Әмма мин алай эшләсәм, балалар күрми, өйрәнми кала. Шуңа күрә ешрак өйдә укыйм. Бергә мәчеткә дә барабыз. Шунысы хикмәтле, балалар хәзер бер-берсен тәрбиялиләр, – ди гаилә башлыгы.
Үрнәк күрсәтүгә килгәндә, Рания белән икесенең терәкләре зур аларның. Күз тимәсен, әти-әниләре дә янәшәләрендә. «Нәселнең нык булуы, милли һәм дини трацияләрнең саклануы балаларга дөрес тәрбия бирер өчен кирәк бит ул», – дигән фикерен дә яшәү рәвеше белән исбатлый Нурислам. Аның 20 ел буе балалар бакчасына даими йөрүе, 16 ел бер үк мәктәп сукмагында булуы, әтиләр советын җитәкләве – бала җанлы әти булуын гына дәлилли. Югыйсә хатыны тугыз бала алып кайтырга ризалашыр идеме?
– Юк, әлбәттә. Биш бала да таман, аларны үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Бөтен кеше дә Нурислам түгел шул, – ди Рания. 
Балаларга килгәндә, олы кызлары Айшәгә быел 23 яшь тула. Кияүдә, ике онык белән дә сөендергән инде. Ике ел Эмиратта, бераз Казанда яшәп карагач, әтисенең теләген зурлап, ире белән Алабугага кайтып төпләнгәннәр. 
– Балаларны читкә таратыр өчен үстермибез. Минем максатым – бердәм ныклы нәсел булып бергә яшәү, – дип аңлата гаилә башлыгы. Бу бердәмлек гамәлдә дә чатнап тора – нәсел бер тирәдә төпләнеп, балалар әти салган йортларда яшиләр.
Улы Мөхәммәт тә өйләнгән. Өченче кызлары, 18 яшьлек Хаятне дә сорап килүчеләр бар икән. Әмма анысы: «Әти, ашыкма, әни белән сезгә авыр бит, бераз янәшәгездә булыйм, кечкенә балаларны үстерергә ярдәм итим», – дигән. Нурислам балаларының теләкләренә, киңәш-тәкъдимнәренә дә колак сала. Үзара фикер алышулардан креатив бизнес идеяләре туып тора. 
Дүртенче кызлары – Җәмиләгә 12 яшь. Абдулла белән Хәким артыннан үкчәләренә басып кечкенә Нургали һәм тагын ике бөртек кызлары үсеп килә. Иң кечкенәсенә бер яшь. Балаларның яшь аермасы чама белән ике ел тәшкил итә. 
Сөйләшә торгач, Кадыйровлар гаиләсенең дә бер кимчелеге ачыкланды. Алар һич кенә дә ял итә белмиләр икән. 
– Чит илгә бер дә чыккан юк. Шөкер, быел Хаҗга барып кайттык. Әти-әни, улым белән хатыным Гомрәгә бардылар. Рания санаторийгә булса да барып килик, ди. Әмма анда гадәттә уртача пенсия яшендәге кешеләр йөри. Алар тынычлыкта ял итәргә дип киләләр
 Ә без кечкенә балалар белән йөрибез, аларны үзебездән калдырмыйбыз, – дип сөйләгәннәрен язганда ирексездән елмаеп куйдым. Якын араларда Алабуга тирәсендә күп балалы гаиләләр өчен махсус шартлар тудырылган санаторий калкып чыкмасмы?.. Кунакханә ачканны, монысы да булмастай эш түгел. Тарихи объектларны саклау программасы нигезендә алынган бинада ремонт эшләре башлап җибәргәнен сөйләде Нурислам. Аллаһ Тәгалә эшләрен уң итсен.  

Теги: Уңыш татар гаиләсе супер ир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар