Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Нәфисә Хәйруллина Казан сәхнәсенә кайта

Татар театры сөючеләр өчен көтелмәгән һәм шаккатыргыч яңалык: талантлы актриса Нәфисә Хәйруллина Казан сәхнәсенә кайта! Төп интрига да шунда – күпләр аны Камал театры актрисасы итеп белә һәм нәкъ менә шунда көтә иде. Әмма Нәфисә барысын да гаҗәпләндереп, Тинчурин театры сәхнәсендә уйнарга җыена. Сәхнәдән ун елга якын югалып торган актриса тамашачыга нинди роль әзерли? Бу бөтенләйгә кайтумы, әллә вакытлыча гынамы?

Тинчурин театрының матбугат хезмәте Нәфисә Хәйруллина белән әңгәмә чыгарды. Шуннан аңлашылганча, тамашачы аны яңа сезон премьераларында театр сәхнәсендә күрәчәк.

«Мин бик хөрмәт иткән талантлы режиссер Айдар Җәббаров белән яңа спектакль чыгарабыз. Анда шагыйребез Хәсән Туфанның хатыны Луиза ролен уйнаячакмын. Бик дулкынам, – дип уртаклашкан актриса. –  9 ел декрет ялында булдым! Актерлык формамны югалтып бетермәгәнмендер дип ышанам, бу уңайдан Айдарга өметем зур. Коллектив мине үз актрисасы кебек бик җылы каршы алды. Хәтта: «Бәлки, штатка да керерсең?» – дип тә әйттеләр».


Нәфисәнең сәхнәгә кайтуы турындагы хәбәр татар тамашачысы арасында зур шау-шу тудырган. Актриса үзе әйтүенчә, бу яңалыктан соң аңа бик күп кеше яза башлаган, билетларны алдан ук алып кую мөмкинлеге, нинди чәчәкләр яратуы белән кызыксынганнар. «Казанда тамашачылар бик рәхмәтле, мин аларны бик сагындым!» – ди Нәфисә.

Ятимлекне җиңгән талант: роле өчен сәхнәдә чишенеп татар театры тарихына кереп калган актриса


Нәфисә Хәйруллина – танылган Камал театры артисты, Татарстанның халык актрисасы  Фирдәвес Хәйруллинаның кызы. Ул 1988 елның 3 февралендә Казанда туа. Кызганычка каршы, 15 яшендә әнисез калып, ятимлек ачысын татый, аны әнисенең туганы тәрбияләп үстерә. Әнисе исән чагында кызының актриса булуына бик каршы килсә дә, Нәфисә барыбер әнисе юлын сайлый – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлый.

Аның беренче роле – Назыйм Хикмәтнең «Сыер» спектаклендәге Нәдимә. Әмма актрисаның иҗат биографиясендәге иң якты һәм шау-шулы роле дип, һичшиксез, Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид пьесасы буенча (Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә) куелган «Курчак туе» спектаклендәге куртизанка Кәмәр ролен атарга була. Яшь актрисага роль таләпләре буенча сәхнәдә чишенергә дә туры килә – бу татар театры тарихында беренче мондый кыю адым булды. Әлеге роле өчен  Нәфисә Хәйруллина «Тантана» театр премиясенә лаек булды.

 
Нәфисә тамашачыга киноактриса буларак та яхшы таныш. Ул ТНВ каналында чыккан «Бөркетләр», «Ерактагы йолдыз»  сериаллары, «Беренче канал»да күрсәтелгән «Ясмин»  сериалында, шулай ук «Временщик», «Второе зрение»,  «Алтын Урда»  фильмнарында төште. 2018 елда «Су анасы» («Водяная») фэнтези-фильмында төп рольләрнең берсе –Ләйсәнне уйнады. Соңгы роле – ТНВ каналында чыккан Александр Далматовның «Кеше китә – җыры кала» сериалында прокурор Улюбаева роле. 
Бүгенге көндә Нәфисә кияүдә, ире белән бергә ир бала үстерәләр. Алар Мәскәүдә яши. 

Фото: Нәфисә Хәйруллинаның социаль челтәрләреннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар