Башын күтәрми озак иелеп торды ул. Күзләрен кысып-кысып йомды. Зал шау килеп кул чаба. Арттагы музыкантлар өченче проигрышка киткәнне сиздермәс өчен, көйне бормалап, бормалап алып китәләр, гитара, барабан тавышлары көчәя, алга скрипка чыга. Осталыкларына хәйран калырсың.
– Болай торырга ярамый. Халык кул чабудан туктаганчы тураеп басарга кирәк...
Җырчының уйларын, хәрәкәтен тоеп алган кебек, баянчылар якынрак килеп көйне көчәйтеп җибәрделәр. Пәрдәләр ябыла башлады. Мондый ышанычлы команда булганда, бирешмисең әле.
Йолдыз башын күтәрде. Күкрәгендәге кулын тамашачыга сузып елмайды, бармак очларын иреннәренә тидереп, залны үпкән, кочкан ымнар җибәрде. Концерт тәмам.
Беренчесе дә, соңгысы да түгел бу. Ләкин иң авыры шушыдыр. Чөнки бүген залда Йолдыз күрергә әзер булмаган кеше бар иде.
– Кояш! Сиңа нәрсә булды?
– Егетләр, молодцы! Поддержали. Рәхмәт.
– Йөрәгең тоттымы әллә, Йолдыз апа? Сине егылырсың дип куркып, пәрдәләрне яба башладык.
– Пәрдәне ябу да вакытында булды, молодцы. Бар да яхшы. Соңгы җырдан хисләнеп киттем.
Кеше ышанмастай сүз әйткәнен үзе дә белә ул. Йөрәге авыртуына ышаналар, салкын тисә, хәлен аңлыйлар. Һич югы аягымны көзән җыерды, күзем тартыша башлады дисә, бер көлешеп алырга сәбәп була. Ләкин Йолдызның хисләнеп китүе, сәхнә түрендә елап җибәрүдән чак тыелып калуы төркемдәгеләр өчен булмастай хәл. Чөнки бөтен кеше елаганда да ул таш сындай карап тора. Артында хәтта җансыз, хиссез дип сөйләп йөрүчеләр дә бар. Усал Йолдыз апаларына Кояш дигән псевдоним килешми, дип акыл сатучылар да табылып алды.
– Ә сез кояшны мәрхәмәтле дип беләсезме? Дөрес дистанция тотсагыз, минем янымда да җылы, рәхәт булыр. Ялгышсагыз, үзегезгә үпкәләгез, – дип әйтүе җитте. Сораулар калмады. Бу буш сүзләр түгеллеген төркем тиз аңлады.
– Кояш апа, хәерле кич. Концерт искиткеч булды, рәхмәт сезгә. Азактан әңгәмә корып алырга килешкән идек, берничә соравыма җавап бирерсез бит? – дип гримеркага бер журналист кыз килеп керде. Шакымый-нитми болай бәреп керүне ошатмады җырчы:
– Без бүгенгә сөйләшкән идекме? – дип салкын караш ташлады.
– Кире уйламагансыздыр бит?
– Юк, мин сүземдә тора торган кеше. Ләкин, озак сөйләшә алмыйм. Юлга чыгасы. Иң мөһим дип санаган сорауларыңны гына бирсәң яхшы булыр.
Йолдызның кәефе кырылган иде. Алдагы көндә әңгәмәне килешкәндә журналистка җиткерергә теләгән фикерләрен дә әйтеп тормаска булды хәзер. Бу шәһәр моңа лаек түгел кебек тоелды.
– Аңлыйм. Концертыгыз бик эчтәлекле булды, күп сорауларыма җавап таптым инде. Шулай да...
Йолдыз, башлыйк дигәндәй ым кагып, сынап кына елмаеп куйды. Бу шәһәрдән мөмкин кадәр тиз китү теләге бөтен җанын биләп алган. Төркем кунакханәдә кунсын, ял итсен. Ә ул хәзер машинасына утыра да, моннан китә. Чөнки бу шәһәрдә һава юк. Искәндәр булган шәһәрдә аңа беркайчан һава җитмәячәк. Искәндәр булган шәһәрдә төн дә йокысыз газаплы буласы билгеле.
Монда киләсе дә килмәде аның. Хатирәләрне уятудан, үткәннәрне искә алудан курыктымы. Юк, алай түгел. Әле дә яралары төзәлеп бетмәвен, хисләре онытылмаганлыгын таныйсы килмәде. Ләкин администратор чакыралар дип үгетләгәч, ризалык бирде. Бу шәһәрдән төркемгә кеше аласы түгел иде ул, администратор егетнең дә бу якларга катнашы юк дип белде. Беренче тапкыр ялгышты. Егетнең бу төбәктән булуы, әти-әнисе шушында яшәве, укытучылары бу шәһәрдән булуы, ныклап эшләп киткәч кенә ачыкланды. Һәм җырчының моңа кәефе нык кырылды, сизгерлеген җуя башлавын тойды.
– Йолдыз апа, үзегез дә күп еллар шунда яшәгән, эшләгән кеше бит сез. Анда сезне көтәләр, – дигәндә аның бер селтәнүдә бөтен төркемне таратып бетерәсе килде. Ләкин алай ярамый. Йолдыз сер бирмәде. «Бер генә кичкә», – дип, коры гына әйтеп куйды. Шул бер кичтә дә матбугат чараларыннан читтә калып булмады. Берничә басманы кире борганнан соң, шушы кызга никтер үзе билетлар бирергә кушты бит. Килсен, карасын, имеш. Яшь кыз баланың самими йомшак тавышында үзенең дә яшьлеген таныгандай булдымы җырчы, аңламассың. Кем белә, җырчы һөнәрен сайламаса, бәлки ул да журналист булыр иде. Бәлки...
– Кызыклы псевдоним алгансыз, Йолдыз апа. Ни өчен Кояш? Сезнең үз исемегез дә бик оригиналь бит, нигә аны гына калдырмадыгыз? – дип, диктофонын сузды бу бала. «Үзе килгәнме бу? Берәрсе җибәрсә, минем бу темага сөйләшергә яратмаганны әйтергә тиешләр иде...» дип уйлап куйды Йолдыз. Хәер, юри шушы сорауны бирергә мөмкиннәр. Чөнки бу шәһәрдә кайбер кешеләр Йолдызның иҗатта, эштә үз исемен кулланмавының чын сәбәпләрен беләләр. Тыныч кына булып күренгән җырчы чынлыкта артык горур, үпкәчел, көйсез холыклы кеше. «Без күтәрдек бит сине, бу исемне халыкка без таныттык», – дип әйтүчеләргә ачуы килде аның.
Талантың, тарышлыгың булмаса, урамнан килеп кергән ятимне кем күтәрсен, кем халыкка чыгарсын! Шәһәрдә авыл баласын күпме мәкер, күпме ялган көткәнен генә сөйләсәң дә, китап язарлык. Ә Йолдызның бер яклаучысы, бер киңәш бирер кешесе, бер терәге юк иде. Шуннан файдаланучылар да табылды. Алар үзләренең игелек эшләүләренә ихлас сөенеп, горурлыктан башлары әйләнеп, хәтта этлектән дә чирканмадылар. Дөнья алар кулында бит. Әйе, алар эш урыны бирделәр. Җырлау мөмкинлеге тудырдылар. Сәхнәгә юл ачтылар. Монда өлеш керткән һәр кешегә Йолдыз ихлас рәхмәтле иде. Ләкин исемне аңа әбисе биргән! Моңы, таланты – табигатьтән! Тырышлыгы – үзеннән! Шуңа Йолдыз икенче шәһәргә китеп барды, образын үзгәртте, Кояш дигән псевдоним алды һәм эшен яңадан башлады. Бер тапкыр да, ялгыш кына да «мин Йолдыз», дип таныштырмады үзе белән. Яңа репертуар, яңа образ артында бөтенләй башка кеше тора иде. Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә ясалма, чит илләргә тартым, артык коры, заманча һәм усал образ тугандыр. Ләкин сынмас өчен шулай кирәк. Бу бала боларны белә микән? Белсә дә, горурлыкның нәрсә икәнен, кимсенүдән адәм баласының сынып юкка чыгудан чак калуын аңлар дәрәҗәдә түгелдер. Артык яшь. Бу соравы белән төзәлмәгән яраларга тоз салуын да аңламыйдыр бу кыз бала. Йолдызның биографиясендәге бу шәһәргә кагылышлы күп серләрне Искәндәр һәм тагын берничә кеше генә белә. Хәтта үз төркеме дә төшенмәгән үткән тормыш бар бит. Берничә генә ел булса да, аны хәтердән сызып ташлап булмый. Йолдыз хисләренә юл куймады. Журналистлар өчен әзерләнгән дежур сүзләр бар.
– Азмы күпме танылган җырчыларны болай да «йолдыз», диләр. Хәзер аеруча йолдызлар күбәйде. Әле тиешенчә балкырга да өлгермиләр, йолдызлык авыруы йоктыралар. Бу вирустан прививка куярга иде дә бит, моның белән шөгыльләнүче юк. Нәтиҗәдә, без ул йолдызларның кем белән сүзгә килгәнен дә, кайда концертлары өзелгәнен, кайда нинди бүләк алганнарын да, ничә тапкыр аерылышып, ничә тапкыр кавышканын да беләбез, балаларының исемнәрен ятлап бетерде тамашачы. Больницага эләксәләр дә күрәбез, самолетка соңга калсалар да, сенсация ясыйлар. Гаилә корганнарын, авырга узганнарын, сүзгә килеп аерылышканнарын минутында хәбәр итәләр. Шуның белән танылалар. Җәмгыять тә артист исеме белән тел чайкарга ярата. Гайбәт сөйләү, кеше тормышын тикшерү, бәя бирү, ярыктан күзәтү канга сеңгән бит инде ул. Мин тумышымнан – Йолдыз. Әбием туган авылына багышлап кушкан исем бу. Үз исемем. Ә Кояш – галактикадагы йолдызларның бер төре. Сәхнә белән иҗат та тормышымның бер этабы, тамашачы күргән бер ягы гына. Мин – күпкырлы кеше.
– Ә мәхәббәттә сез салкын йолдызмы, кайнар кояшмы?
Искәндәр яшәгән шәһәр журналистларын нинди сораулар кызыксындыра! Кызык, ул бу газетаны укырмы? Элек укырга бик ярата иде. Табадан яңа төшкән газета-журналларны да, китап киштәләрендә барлыкка килгән яңа китапларны да. Аның эзләнүчән, кызыксынучан холкын канәгатьләндерер өчен бик күп мәгълүмат кирәк иде. Кино, театрлар, артистлар дөньясын да аның кебек энә күзлегеннән үткәреп күзәтүчеләр аздыр. Йолдызның дәшми генә елмаеп уйланып утыруы журналист кызны бераз уңайсызландырды. Җырчыга монысы да ошады. Искәндәр яшәгән шәһәр журналисты гүя шушындә эшләве, шушы һаваны сулавы, Искәндәр укыйсы газета өчен әңгәмә корып утыруы белән гаепле иде. Шушы кызны бераз чеметеп куйса, Искәндәрдән үч алгандай, эчендәге шайтаны басылыр кебек булды.
– Хатын-кыз холкы – үзе бер галәм бит ул. Анда фәрештәләр дә, шайтаннар да бар. Йөрәгеңә мәхәббәт уты төртүче кемне уята ала инде. Монысы хакыйкать, ачыш түгел, сеңлем. Йолдызларны салкын дип аларны якыннан белмәгән кеше генә әйтә. Кояштан тыш та бик кайнар йолдызлар бар. Безнең җәмгыятьтә белмәгән әйбергә, аңламаган кешегә бәя бирү, тамга тагу көчле шул. Кояшны бик яратабыз. Аның никадәр мәрхәмәтсез булырга мөмкинлеген белмәгәч, яратырга була. Өлкәннәр юкка гына «ерактагы кояш яктырак» димәгән. Мәхәббәттә дә, бәлки, менә шул тиешле араны бозмау мөһимдер. Ә без якынаерга ашыгабыз. Аннары янабыз, яраланабыз.
– Гаилә корыр, нәселне дәвам итәр өчен кавышырга кирәк бит инде.
– Син бик яшь әле. Кияүгә чыкмаган кызларның күбесе гаилә кору турында хыяллана. Бу гадәти хәл. Яшәеш тә, сәясәт тә шуңа корылган, моннан күпләр файдалана. Беренче чиратта моннан ирләр файдалана. Шуңа күрә уяу бул, сеңлем, алданма. Беренче планда кавышу да, мәхәббәт тә түгел, ә хөрмәт. Бөтен җирдә, бөтен эштә беренче планда хөрмәт. Гаилә корып, бала үстереп тә мәхәббәтсез яшәгән кешеләр аз түгел. Ә олы яшьтә татыган ярату хисе ул бөтенләй башка. Нәсел дәвам итү, табигый тартылудан арынган ихлас хисләр, күңел җылылыгы, үз кешеңнең барлыгын белү бәхете биләп ала җанны. Үзеңә бик якын һәм бик кадерле кешене очратасың да, аның бу дөньяда барлыгына сөенеп яшисең. Аның уңышларына куанасың.
– Олы яшьтә эгоизм юк дип әйтүегезме?
Йолдыз көлеп куйды. Бар да шулай гади генә булсын иде ул. Бүген Искәндәрнең зал түрендә чәчәкләр тотып утырганын күргәч, аның сәхнәгә менәсен уйлап йөрәге кысылып куйган иде. Һәр җырны башкарган саен каны кайнарланып, чәчәкләр күтәреп килгән тамашачы арасында Искәндәр бардыр кебек күңел сискәнеп торды. Йолдыз аңа нинди караш ташларга, нәрсә әйтергә, ничек елмаерга, йөрәгенә ничек тирәнрәк кадалып алырга һәм шул ук вакытта онытылмаслык, үләр дәрәҗәгә җиткереп сагындырырлык назлы караш бүләк итәргә уйлап йөрде. Бәлки, ул сәхнәгә чыккач, иң яраткан җырын башкарыргадыр. Кояш репертуарында булмаган, Йолдыз гына җырлаган җырны. Бәлки, беркем белмәгән, икесенә генә таныш берәр вакыйганы исенә төшереп сөйләп алыргадыр. Мисал өчен, алар эз салып, таптап бетергән яр буйлары турында сорарга. Байлар дача салып, койма корып бетермәделәрме әле, дигән булып тамашачыны көлдереп алырга. Һәр җырны Искәндәрнең ничек кабул итәсен уйлап башкарды Йолдыз. Ә ул сәхнәгә менмәде дә. Яңадан күңел кимсенде.
Аның чәчәкләрен бер хатын алып менеп бирде. «Мин сезнең югалмавыгыз, үз юлыгызны табуыгыз өчен бик шат. Безгә килүегез өчен рәхмәт, Йолдыз», – диде. Сәхнәдә үз исеме белән дәшкән кеше юк иде әле моңарчы. Бу сүзләр авыр тәэсир итте. Димәк, бу хатын аны белә. Аның турында тагын ниләр белә икән Искәндәр белән залга килеп утырган, кич буе Искәндәр кулында торган букетны алып менеп биргән бу хатын? Искәндәрнең хатынымы бу? Сәркатибеме? Кеме?
Теге вакытта Йолдыз ашыкмаган булса, үпкәләп, тормышын астын өскә китереп китеп бармаса, бүген зал уртасында Искәндәр янәшәсендә хәзер кем утырган булыр иде?! Шушы хатынмы, Йолдызмы? «Мин сине югалтырга теләмим», – дип йөз тапкыр кабатлаган ир Йолдыз көткән сүзләрне кайчан да булса әйткән булыр идеме? Алдагы гомернең таңнарын бергә каршылыйсы, иртәнге, кичке ашларны бергә ашыйсы килү теләге үзе эгоизм бит инде. Берәүгә кирәк бу, икенче кешегә иреге кадерле. Ләкин еллар дәвамында үз йортына чакырмаган ир кешене хатын-кызга аңлавы авыр.
Мөнәсәбәтләр кайчак шундый буталчык була. Бөтен нәрсә ак белән карага гына аерылмый, башка төсләр дә кушыла. Кәеф бозыла, гел көлеп торырга, уйнап сөйләшергә дәрт калмый. Ак белән кара гына түгел, Йолдызның төсләре Искәндәрнекенә караганда йөз, хәтта мең тапкыр күбрәк булгандыр. Кеше күзе унбиш меңләп төс аера ала, диләр бит белгечләр. Унбиш мең төс шуның кадәр үк хис дигән сүз. Искәндәр белән соңгы арада алар бер-берсен бөтенләй аңламый башладылар. Икесе ике телдә сөйләшкән кебек иде алар...
Бу бала, журналист кыз нәрсәдән нәтиҗәләр чыгарып куйды соң әле? Олы яшьтә мәхәббәт бүтән була дигәнне үзенчә аңлады, күрәсең. Журналистларга төгәл җавап кирәк шул аларга: әйе, юк, ак, кара... Төс кушып җибәрәсең икән, сәбәбен аңлат. Аларны да аңларга була. Син сөйләгәнне укучы аңларлык, кызыксынып укырлык итеп язып бирәселәре дә бар бит әле. Журналист ялгышмыйча, син әйткәнне дөрес язуын теләсәң, ул аңларлык итеп сөйләргә кирәк.
– Кешеләр дә йолдызлар кебек төрле бит, сеңлем. Эгоизм, холыксызлык, бер-береңне аңламау яшькә бәйле түгел. Үзеңне бик акыллыга санап йөргәндә дә, көтмәгәндә ялгышасың. Гомерлек гаилә кору бәхете дә бөтен кешегә дә бирелмәгән. Моны аңларга, кабул итәргә генә кала. Беркем дә аерылышам дип загска бармый. Мәкерле уйлары булмаса, билгеле. Яратканга күрә, соңгы минутка кадәр бергә булырга дип кавышалар ярлар. Бары тормыш тәҗрибәсе туплагач, олыгайгач кына бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллеген аңлый башлыйсың. Шуңа һәр мизгелне яратып яши башлыйсың, кеше кадере арта. Кадерсезлек хисе, кирәксезлек тойгысы артык нык яралый. Шуңа кеше олыгайган саен үпкәчелрәк була башлый.
– Ялгыз кеше бәхетле була аламы? Сез бәхетлеме?
Бу кызны Искәндәр җибәрмәгәндер бит?! Ул Йолдызның ялгыз булуын каян белә? Аның бәхетле, бәхетсез булуында ни эше бар! Әллә ул җырчының концерт азагында күңел халәте какшап китүен, баш игән килеш күзләрен ачарга теләмичә, шашып типкән йөрәген учы белән кысып, елап җибәрүдән чак тыелып торуын сизгәнме? Бәлки, моны тамашачы да күреп алгандыр. Соңгы җырда күзләрнең дымланганын, камералар да эләктереп алып, зур экраннарга чыгаргандыр. Залда тамашачы да елады. Күзләрен сөртеп утырган апалар арасында җавапсыз мәхәббәт, югалту, аерылышу ачысын татыганнар бик күп. Сәхнәгә зур-зур, затлы букетлар күтәреп менгән ирләр арасында да үз бәхетен әле тапмаган яки тапканын аңларга өлгермичә югалтканнар бар. Толлар күп залда. Парлы ялгызлар шактый. Җыр яңгыраганда керфекләрдән өзелеп төшәргә өлгермәгән күз яшьләре чык тамчылары булып букетлар эченә тама. Һәркемнең үз язмышы, үз сере. Нигә җанны актара икән бу журналист кыз? Ялгызлык турында аңларлык яки чын бәхет кадерен белерлек яшьтә дә түгел бит әле үзе.
Хәер, Йолдыз белдеме соң?! Үпкәләде дә китеп барды. Искәндәрнең сүзләре белән гамәлләре туры килмәвен тою белән араларны өзде. Гомер буе сагынып яшисен белсә дә, оныта алмасын тойса да, ялгыз калудан курыкса да, икеләнүләрен бер кизәнүдә чапты да атты Йолдыз. Аны туктатырга бер генә сүз җитә иде, югыйсә. Искәндәр калуын сораса, бергә булырга тәкъдим итсә, барысы да башкача булыр иде. Ләкин күңел көткән сүзләр яңгырамады. Ә бәлки Искәндәр сизенми дә калгандыр. Ул тормышын үзе күнеккән агымга бара, алдагы көнне ни буласын 99, 9999% төгәллек белән әйтеп бирә ала һәм гел шулай булачак дип уйлагандыр. Хатын-кызның ялгыз калырга куркуы турында да яхшы белә иде ул. Табиблар барысын да беләләр. Аның кебек психиатрлар аеруча. Ләкин Йолдыз пациент түгел иде бит. Ул аны өзелеп яратучы хатын-кыз иде. Искәндәр бу әйберне йә аңламады, йә аңа бу ярату кирәк булмады. Бәлки, тормышын җырчы белән бәйлисе килмәгәндер аның. Хәзер фаразларга гына кала инде. Ләкин ир кеше хатын-кызны теләсә, ул аңа кадерле булса, дөньяның кайсы читеннән дә табып ала һәм кулыннан ычкындырмый, җибәрми, диләр бит. Ялганмы бу? Ялгызлык турында уйлап чыгарылган төрле мифлар кебек әкият кенәдер бәлки.
Җырчының күзләрен зур ачып бушлыкка төбәлеп торуын журналист үзенчә фаразлагандыр инде. Кемдер арыган, ахрысы, дияр. Сенсация ясар өчен «эчкән, наркотик кулланган кешегә охшаган иде», дип язып чыксалар да гаҗәпләнмәссең. Ә бәлки ул намуслы кыздыр. Йолдыз үзе дә һәр эшен намус белән, йөрәге кушканча җиренә җиткереп башкара торган кеше. Бәлки бу кыз да шундый ихлас бер Алла бәндәседер. Һәм аның ялгызлык, артист кешенең бәхете турында язасы киләдер дип фаразларга мөмкин. Бәлки ул Искәндәр кебекләрне белми дә торгандыр.
– Мин бәхетле, сеңлем. Мин бик бәхетле. Бу дөньяда кешегә бәхет өчен бөтен нәрсә дә бирелгән. Минем якыннарым исән-сау, аяк-кулларым таза, төгәл. Яраткан эшем, аны кабул итүче тамашачым, тырышлыгымны югары бәяләүче белгечләр бар. Дусларым, төркемем бар. Мәхәббәтем дә бар. Ярата белгән кеше ялгыз була алмый. Һәм мин тормыш юлымда яратырдай кешемне очратуым, аның исәнлеген тоеп яшәвем белән бик бәхетле. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, ләкин алда төн. Минем юлга кузгаласы бар.
– Нигә безнең шәһәрдә кунып китмисез? Ничә ел гомерегез узган шәһәр бит бу. Күрәсе килгән кешеләрегез, күңелегездә җылы хатирәләр уята торган, яраткан урыннарыгыз юкмы бу шәһәрдә?
– Һәрнәрсәнең үз вакыты, сеңлем. Вакытның кадерен белергә кирәк. Шуңа яраткан кешене вакытында кадерлиләр, көткән сүзләрне вакытында әйтәләр, кочар кешең булганда вакытында кочасың. Тыңлар тамашачың булганда вакытында җырлыйсың. Иртәгә соң булырга мөмкин. Алдагы көндә ни көткәне билгесез. Шуңа бүген яшәргә кирәк. Күрәсе килгән кешеләремне шушы залда күрдем, яраткан урыннарны вакытында йөреп чыктым инде мин. Калганнарга сезнең газета аша сәлам әйтәм.
Төнге юлның үз тылсымы. Йолдыз төнлә юлда йөрергә ярата. Күңеленә бераз тынычлык бирә торган үз фатирына яки үзе яраткан шәһәр кунакханәсенә кайтып урнашу рәхәте турында бу балага сөйләп торуны кирәк тапмады. Күктән йолдызлар атыла. Тиле йолдызлар. Кояш бер дә бәхет эзләп күктән атылмый менә. Кояш бер. Ул гел берүзе. Бәхетсезме инде ул?! Аны күпме кеше, күпме җан иясе ярата... калганын Кояш үзе генә беләдер. Бәхет тә төрле була. Шул төрле бәхет нурларының бер кыйпылчыгы гына синдә бар икән, үзеңне бәхетсез дип әйтергә хакың юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк