Көндезләрен ул – Мәскәүдәге бик зур бер компаниянең бүлек җитәкчесе: аның кул астында әллә күпме кеше эшли. Берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр хәл итә. Казанны бик ярата, берничә илдә, шәһәрдә торып караганнан соң аны яшәр өчен иң рәхәт, иң җайлы шәһәр дип саный. «Казанны ташлап китә алмыйм», – дигәч, компанияләрендә бары аңа гына онлайн эшләргә рөхсәт иткәннәр. Ә кичләрен, ялларын Нәргизә ШӘРИПОВА... байкерга әйләнә. Мотоцикл аның өчен транспорт чарасы гына түгел, ул – аның күңел таләбе. Нәргизә адреналин гына эзләми, аңа байкерларның фәлсәфәсе якынрак: мотоцикл тавышы, очсыз-кырыйсыз юл, таң ату, кичке шәфәкъ күренешләре, юл читендәге кафеларда эчкән каһвә тәме, ышанычлы дуслар...