Логотип
Яңалыклар

Быел кайсы төбәкләр Тукайлы һәм Җәлилле булачак?

Соңгы елларда милләттәшләребез күпләп яшәгән байтак төбәкләрдә татарның күренекле шәхесләрен, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл-бюстлар барлыкка килде.

. Әйтик, Ялтада – Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюсты. Алар барысы да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, урыннардагы җирле хакимият, милли оешмалар һәм татар эшмәкәрләре инициативасы белән куела. Әлеге һәйкәл-бюстларның авторы -  скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Ул Санкт-Петербургта яшәп иҗат итә.  


Бу атна ахырында Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Һәм инде традициягә әйләнеп килүче матур гадәт буенча шушы җыен кысаларында кайбер төбәкләргә тагын бюстлар юлланачак.  

  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев бу уңайдан менә нәрсәләр сөйләде:
- Быел татар дөньясы ике  ике зур шәхесебезнең: Габдулла Тукайның – 140, Муса Җәлилнең  120 еллыгын бәйрәм итә. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының  пленар утырышы вакытында без төбәкләрдән килгән кайбер җитәкчеләребезгә шушы ике бөек шәхесебезнең бюстларын үзләрендә кую өчен сертификатлар тапшырачабыз. 

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан агымдагы ел  Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан узган елның ахырында булган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы вакытында  без ике төбәккә сертификатлар тапшырдык инде. Аның берсе быел Омск өлкәсе Усть-Ишем районында –  20 нче июльдә үзенең 800 еллык юбилеен билгеләп узучы Әшевән авылында – Тукай һәйкәле кую өчен, ә икенчесе Муса Җәлилнең бюстын кую өчен  Оренбург өлкәсенә бирелде. Оренбург өлкәсендә бюстны башта Каргалы авылына кую тәкъдиме булды, башка җирлекләр турында да сүз барды. Әмма аннары дин әһелләре, татар-милли мөхтәрияты, башка оешма вәкилләре бергә җыелып киңәшләшкәч,  уртак карарга килделәр. Бәлки ишеткәнсездер дә, күптән түгел Оренбург Диния нәзарәтенә Хөсәения мәдрәсәсенең борынгы бинасы кире кайтарылды. Аны киләчәктә татар мәктәбе итү хыялы белән янып яши андагы милләттәшләребез.  Муса Җәлилнең бюсты да нәкъ менә шушы Хөсәения мәдрәсе каршысына куелачак. 

Ә быел инде 4 сертификат бирелүе көтелә. Тукай бюстын кую өчен сертификатлар ике төбәккә - Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәктамак авылына һәм Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәренә тапшырылачак. Бүген Сергачтан рәсми хат килде: алар үзләрендә һәйкәлне урнаштыруга ризалыкларын белдерәләр. Һәйкәл белән бергә Тукай бакчасын, Тукай скверын булдыру турында да карар кабул ителгән. 

Муса Җәлил бюстларына килгәндә. Быел 17-18 июль көннәрендә Омск шәһәрендә федераль Сабантуй узачак. Аның кысаларында Омск шәһәрендә Муса Җәлилнең бюстын ачу да планлаштырыла. Шулай итеп бер сертификат андагы милли оешмага тапшырылачак. 

Икенче сертификат Донецк Халык Республикасының Донецк шәһәренә тапшырыла. Быел көзге якта анда да Муса Җәлилнең бюсты куелачак һәм Муса Җәлил скверы булдырылачак. Инде шәһәр башлыгының ризалыгы, шундый карары бар. 

 

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайты 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар