Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
– Буй җитеп килгән чагым. Әти инде исән түгел, ә апа укырга китте. Өйдә бик куркыныч була башлады – әни өйгә чит ир-атларны алып кайта... Кайбер төннәрне йокламыйча, кулыма йә кайчы, йә пычак тотып, тәрәз төбендә утырып чыгам. Әгәр яныма керсәләр, урамга сикерергә яки үземне якларга әзерләнәм... Бу хәлләрдән арып, берничә тапкыр веналарымны кисеп карадым. Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
Аларның – бертуган биш баланың – һәрберсенең тормышы икегә бүленгән. Беренче өлеше кара пәрдәгә чорналган, анда уйларның иң авырлары: «беркемгә кирәкмибез», «беркайчан берни үзгәрмәячәк...», «киләчәк юк...»... Язмыш инде аларга бөтенләй башка тормыш әзерләп куйганын балалар соң кайдан белсен?! Күз яшьле әңгәмә булды бу: Мәликә (исеме үзгәртелде) – күңелендәге авыр хатирәләргә кабат кагылудан елый, мин – ишеткәннәрдән тетрәнүдән. Әмма икебез дә беләбез – сөйләргә кирәк: кемнәрнеңдер күңелендә өмет уяту өчен сөйләргә кирәк. Мондый авыр хәлләрдән чыгарга юл күрсәтү өчен.
Әниләре Башкортстаннан аларның. Ике яктан да дәү әниләре кайдадыр очрашып, балаларын бер-берсенә димлиләр. Мәликә хәзергәчә җавап тапмаган сораулар болар: нигә дип әниләре – 20 яшьлек япь-яшь кыз бала шулкадәр ерак җирдән Татарстанга, бер тапкыр күрмәгән ир-атка кияүгә килә? Нигә үзенең тормышын 40 яшьлек ир белән бәйли? Һәм ни өчен аның эчүенә сабыр итеп, изелеп яши?
– Әни авырлы чакта әтинең аны типкәләп-типкәләп кыйнаганын хәтерлим... «Кияүләрегез белән кайтып йөрергә йорт булсын дим, шуңа түзәм», – дия иде ул. Кайтканыбыз да юк әнә – бүгенге көндә ишелеп, таралып ята. Беребезгә дә кирәкми... Ул йорт безгә гомере буена сузылырлык авыр хатирәләр генә калдырды... Югыйсә икесе дә шундый уңган кешеләр иде. Әти – тирә-юньгә данлыклы балта остасы. Күпме кешене йортлы иткән! Без үскән зур, матур йортны да әни белән икәү салып чыкканнар. Әти бик булдыклы тимерче дә иде. Ә әни оста чигүче һәм тегүче! Рәсемнәрне бик матур ясый – йортыбызның тәрәзә йөзлекләре рәсемнәрен дә башта кәгазьгә ул төшерә, әти аннары шулар буенча агачтан эшли. Тормышларын аракы юкка чыгарды аларның...
Балачагын исенә дә төшерәсе килми Мәликәнең. Эчкәч әтиләре холыксыз: кулында пычак та балта. Җәен – бакчада, бәрәңге буразнасы арасында, кышын – кеше печәнлекләрендә (үз лапасыңда гына куркыныч – эзләп табуы бар) йоклап үсә алар.
Өйдә урынга чишенеп яту юк: әтиләре исереп кайтса, шундук чыгып чабарга кирәк. Ә аның исереп кайтмаган көне булмый да... Әтиләренең эчүе – бер хәл, әниләре дә салгалый. Икәү утырып эчәләр дә аннан инде сугышалар...
– Иң яратмаган бәйрәмем Яңа ел иде... Бөтен кешегә дә туганнар, дуслар җыелыша – гөрләшеп бәйрәм итәләр. Ә әти белән әни көндез үк исереп сугыша, без инде кая барырга белмичә, урамда йөрибез. Сабантуйда да шулай...
Иң авыр хатирәләр мәктәп еллары белән бәйле. Авылда бернәрсәне дә яшерә алмыйсың. Эчкече баласы икәнеңне дә... Дөрес, беренче укытучысы бик әйбәт була Мәликәнең: кызның чәчләренә кадәр үзе тарап үрә, чиста формага кадәр алып кидертә.
Ә менә 3–4 нче сыйныфларда аларны укыткан укытучы бөтен классны аңа каршы куя. Башкалардан аерып, аны иң арткы партага утырта. Мәликә белән класста беркем аралашырга теләми. Өйдә үз көнен үзе күргән балага ярдәм иң кирәк чакта... Кулына бантик тотып: «Асылынам», – дип йөргәнен әле дә хәтерли ул. Мәктәпкә барасы, укыйсы килми – көндәлеге «ике»леләр белән тула.
– Укытучының роле бик зур шул... Апаның сумкасын бер укытучы бөтен класс алдында бушатып, тотып селкегән иде. Гомерлек яра ясыйм дип уйламагандыр инде... Ә без тәртипне, чисталыкны кайдан белик соң?! Әти исереп куалап чыгарса, шатлык кына – өйдә дә, бакчада да берни эшлисе юк, көне буе уйнарга ярый. Сыерны да карамыйсың. Мондый тормышның дөрес түгеллеген 5–6 нчы классларда укыганда гына аңладым. Елый-елый өйне җыештыра башладым. Эшләрне бүлештек: апа ашарга пешерә, мин юам-җыям. Энекәш белән сеңелкәшне дә бүлештек: әти исереп кайтса, берсен – мин, икенчесен апа күтәреп йөгерә... Качарга өлгермәгәндә яки әнине коткарырга дип алар арасына кергәндә кыйнау безгә дә аз эләкмәде. Шуңа да абый армиядән кире кайтмады. Арыган иде инде ул... Йодрык аңа да күп төште. «Мин анда «исерек малае» гына булачакмын», – диде. Абый хаклы иде. Авылда барыбызга да «исерек балалары» дип кенә карадылар. Алгарак китеп әйтәм инде, буй җиткәч, безне озата кайткан егет тә булмады...
5 нче класска Мәликәләр күрше авылга йөри башлыйлар. Беренче чирекне үк кыз «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә тәмамлый. Шуннан соң ул гел алдынгылар рәтендә була инде. Укырга бик ярата – әле дә туктаганы юк! Апасының да укуы әйбәтләнә. Ул укытучы булырга хыяллана, тик югары уку йортына керә алмый: башта – СПТУны, аннан техникумны кызыл дипломга тәмамлый. «Әни математиканы, рус телен яхшы белә, бик грамоталы яза иде, без аңа охшаганбыз, күрәсең», – ди Мәликә.
Кызның мәктәптә дәрәҗәсе үсә, дус кызлар да табыла. Биергә ярата, зуррак классларда укыганда, кечерәк балалар өчен түгәрәк оештырып, аларны биергә өйрәтә. Мәктәп кичәләре өчен сценарийлар яза, үзе алып бара. Өйдә генә барысы да үзгәрешсез кала.
– Әни ашарга бик тәмле пешерә иде безнең. Аек чагында... Тик мәктәптән кайткан җиргә өйдә ашарга берни булмаган вакытлар ешрак иде шул... Нидер пешерергә дә бернәрсә юк. Ашарга булмагач, чынаякка су салып, песок бутап, шуны эчә идем. Ә песок гел бар – чөгендер эшкәрткәнгә колхоз анысын күп итеп бирә... Берсендә карават астыннан ипи кисәге табып, шундый сөенүем исемдә.
Әти пенсиясен ала иде дә, кибеттән тәмле нәрсәләр алып кайтып, үзе генә ашый – бүлмәсенә бикләп куя иде. Юлын таптык: бәрәңгегә дип базга төшәбез дә, беребез шунда качып кала. Әти эшкә киткәч, баздан чыгып, бүлмә ишеген ачабыз – безгә дә нидер ашарга кирәк бит... Арадан сеңлемне генә ярата иде ул, энемне исә бөтенләй күрә алмады. Азрак үскәч, без әтигә каршы тора башладык – инде үзебезне элеккечә каты кыйнатмадык. Берсендә мәктәптән кайттым – тәрәзә ватык. «Тагын нәрсә эшләдегез?» – дим. Әти шунда мине чәчемнән сөйрәп урамга чыгарып атты. Чәчем учма-учма коелды... Шул көнне апа кайтты. Аңардан куркып, әти бүлмәсенә кереп бикләнде...
Мәликә 9 нчы классны тәмамлаган җәйне әтиләре үлеп китә. Зур шатлык була бу – димәк, хәзер яхшырак яши башлаячаклар. Бөтен гаеп әтиләрендә дип беләләр. Ә тормышлары тагын да начарлана.
Ситуациядән чыга алмый торган йомшак кешеләр була бит – әни шундый иде.
– Әни туктамыйча эчә башлады, өйгә дә кайтмыйча... Апа 11 нче классны тәмамлаган ел бу. «Бәлки миңа китмәскәдер?» – дигән иде. Икәү утырып киңәштек тә: «Укырга кирәк», – дидек. Кечкенә балалар минем өстә калды. Без инде үз проблемаларыбызны үзебез хәл итәргә өйрәнгән идек. Шулар янына әнигә ияреп кайткан чит-ят ир-атлардан курку өстәлде. Күп вакыт мәктәпкә бөтенләй йокламыйча барам. Иртән торып сыер саварга да кирәк. Ашарга-эчәргә берни юк. Мондый мохиттә яшәү эзсез уза алмый бит: бик тиз ярсып кабына башладым. Класс җитәкчемә дә тавыш күтәрәм. Рәхмәт аңа, аңлады, сабыр итте – берсен дә зурга җибәрмәде... Әти үлеп, бер ел узгач, өйдә терлекләр бетте – караучы юк иде. Без, балалар, үзебез кирәк дип тапкан эшне генә эшләдек. Минем, мәсәлән, көне буе йоклаган чакларым да булды... 11 нче класска барасы елны җәй буе колхозда эшләдем. Хезмәт хакын көтәм: мәктәп алдыннан киенергә, дәфтәр, сумкалар алырга кирәк бит. Колхоз рәисенә кердем: «Миңа алданрак бирә алмассызмы?» – дим. «Акча юк», – дип чыгарды. Гомер онытасым юк... Әти үлгәч, безгә пенсия чыкты. Без апа белән үзебезнекен – үзебез, әни балаларныкын ала иде. «Нигә аларга бирәсең, нигә законны бозасың?» – дип, почтальон янына барып тавыш та чыгарып карады. Әнигә бирсә, без бернәрсәсез каласын белә иде бит ул почтальон апа. Шул акчага энем белән сеңлемә киемнәр ала идек. Авыл халкының ярдәм иткәне дә аз булмады.
Без бу вакыт әниле килеш әнисез идек бит инде... Каршыбызда бер классташым тора иде, аның әнисе миңа бик булышты, сөт, йомырка биреп торды. Әтинең бертуган абыйлары да якында гына яши, тик алар акчасыз берни бирми. Әти кыйнаганда качып керсәк тә, тизрәк безне чыгарып җибәрергә ашыгалар иде... Бер дус кызымның әнисенә: «Нигә балаңны аның белән аралаштырасың?» – диючеләр булган. Монысын бөтенләй аңламадым: мин бит беркайчан бозык юлда йөрмәдем, эчмәдем, тартмадым... Ул чакта аңламаган нәрсәләрем күп иде. Берсендә ачы тавышка йокыдан уянып киттем. Кемнедер кыйныйлар. Колагымны да томалап карыйм, барыбыр ишетелә, ә чыгарга куркам.
Мин ул тавышны хәзер дә ишетәм кебек...
Әнине берсе мунчада кыйнаган икән. Нәрсәгә кирәк булган икән аңа кем беләндер йөреп, кемнәр-недер буй җиткән кызы янына өенә алып кайтырга? Мин бит күрше бүлмәдә барысын да ишетеп ятам. Хәер, миннән бернәрсәне яшерергә җыенган кеше юк иде... Мәликә сөйләүдән туктый да, тагын: «Киләчәк юк кебек тоела иде», – ди. Ә чынлыкта...
...Нәкъ менә шул вакыт аларның авыл клубына яшь кенә бер егетне мөдир итеп куялар. Егетләр-кызлар клубка ябышып ята: концерт-театр куялар, аны хәтта күрше авылларга да барып күрсәтәләр. Репетицияләр тәмамлануга, мөдир барысын да үзе янына тезеп утырта һәм... вәгазь сөйли башлый.
Ул күптән түгел генә исламга килгән һәм менә үзе белгәнен, ишеткәнен алар белән дә бүлешә. Һәр җөмләсен нигәдер гел куркытудан башлый: «Алай эшләмәсәгез, болай була...» Мәликә клубтан юл буе йөгереп кайта һәм өйгә кергәч, ишек келәсен үк төшереп куя – үзенчә нәрсәдәндер кача.
«Аллаһы Тәгаләдәндер инде», – дип елмая ул хәзер... Дус кызлары мәчеткә дәрескә йөри башлый. Аны да чакыралар. Тик ул бит биергә ярата, ә дин җыр-биюне тыя икән: аның тормышыннан боларны да тартып алсаң, анда тагын ни кала соң?! «Әйдә, бер тапкыр гына бар, ошамаса, башка бу хакта сүз кузгатмабыз», – ди кызлар. Шулай итеп Мәликә беренче тапкыр мәчет бусагасын атлап керә.
Һәм аның җанына тынычлык иңә... Шул көнне үк ул мәчеттән тәсбих һәм Рәшидә абыстай Исхакыйның «Намазга өйрәтү» китабын алып кайта. Кайтуга, китапка карап, намаз укып карый...
Ул чакта дус кызлар барысы бергә яулык яба, озын итәк кия. Мөселманча матур итеп бик киенәсе килә дә, тик кибетләрдә андый кием юк, алырга акча да юк. «Нигә болай төрендегез?» – дип, укытучылар бертуктамый ачулана торгач (өйгә хәтта участковый килә!), бераздан яулыкларын салырга туры килә. Ә намаз... Намаз кала! Мәликәдән ишетеп, апасы дин белән кызыксынып китә. Авылга яшь хәзрәт килеп, дәресләр үткәрә башлагач, энесе белән сеңлесе мәчеткә йөри башлый.
Мәктәпне тәмамлагач, энесе белән сеңлесен калдырып китәргә бик кызганса да, Россия Ислам университетына укырга керергә карар итә Мәликә. Казанга чыгып киткәндә, кесәсендә нибары 200 сум акча була аның. Соңгы айның пенсиясен почтальоннан әнисе алырга өлгерә... Беренче курста тулай торакта торып укый, ә икенче курста фатирга чыгарга туры килә.
– 1 мең сум пенсия ала идем. Фатир өчен дә нәкъ шуның кадәр түләргә кирәк. Яшәргә акчам бөтенләй калмый. Сентябрь, октябрь, ноябрь узды. Укудан соң эшлим, бер мөселман кибетендә сатам, әмма хезмәт хакы бик аз. Ашарыма җитми – ябыга барам. Кызлар кызыгалар, син матурландың, диләр... Бүлмәдәшләрем бик әйбәт туры килде. Берсенең әтисе умартачы иде, кайткан саен минем өчен аерым бал җибәрә: беренче тапкыр шунда бал күрдем... Ураза керде. Уйлыйм: мин бит алга таба үз-үземне тәэмин итә алмыйм, йә укуны ташларга кирәк, йә... Рамазанда дога кылдым: «Миңа шундый-шундый ир насыйп ит!» – дип сорадым...
Кемдер аша телефон номерын алып, Айдары аңа Рамазан узганчы ук шалтырата. Нибары өч тапкыр күрешәләр. Дүртенчесендә аны инде сорарга дип киләләр һәм... никах укытып, Мәликәне үзләре белән алып китеп тә баралар. 19 яшьлек кыз ни булганын аңларга да өлгерми кала. Ирен ярату исә соңрак килә. Имам булып эшләгән Айдарның кешеләргә, бигрәк тә олыларга булган ихтирамын күреп шакката ул – гашыйк була.
Кияүгә чыккач, Мәликә өчен иң гаҗәбе – аңа кул күтәрмәүләре, кыйнамаулары була. Ир белән хатын менә шулай да яши ала икән... Өйдә гел ашарга булуы да гаҗәп тоела аңа. Бар гына түгел, ризык бик күп! Тик ире алдында ашарга ояла, ул эшкә киткәч кенә табынга утыра. Беренче балалары тугач, Айдарның аны ни дәрәҗәдә яратуын күреп тагын шакката: ата кешегә бала шулай якын да була ала микәнни? Үзен әтисе бер тапкыр кочуын гына хәтерли әнә Мәликә...
Ә аннан әнисенең үлгән хәбәре килә. Аның җеназасы өстендә басып торган биш баланың дүртесе бу вакыт инде намазда була.
– Әтидән соң биш ел гына яшәде, әле 49 яшьтә генә иде. Әниең нинди генә булса да, аны озаткач күңелдә бушлык кала икән. Бик авыр кичердем... Аны бу көнгә китереп җиткергән сәбәпләрне эзләдем. Беренче баласы тугач, әни: «Торып булмый, аерылам», – дип, Башкортстанга кайта. Әмма аны: «Түз, монда кайда яшәмәкче буласың?!» – дип кире боралар. Нәрсәнедер үзгәртеп булыр дигән өмете өзелә, күрәсең – күңелен чарасызлык биләп ала. Аның нигә сала башлавын аңлыйм да кебек. Чит-ят җир, бер якыны, бер дусты юк – ул япа-ялгыз иде. Берсендә асылынам дип, каядыр барган җиреннән: «Ә сезне кемгә калдырыйм?!» – дип кире борылганы истә. Бик кечкенә идем әле... Безгә кул күтәрмәде, әтидән якларга теләде. Баштарак Сабантуйга да гел яңа кием тегеп кидертергә тырышты. Дәрес әзерләргә дә булышкан чаклары булды. Әнинең берьюлы ике-өч эштә эшләгән чакларын да бераз хәтерлим әле. Ә аннан ул биреште. Әти кемгәдер йорт сала да, эшләгән акчасын эчеп бетерә. Өйдә берни юк, булганны да исерек килеш вата, җимерә.
Без әти белән әнине гафу иттекме-юкмы? Башка туганнарым турында әйтә алмыйм, мин үзем әлегә юк бугай... Абый белән апа өйдән иртәрәк китте, алар әнинең иң ямьсез вакытларын күрмәде. Бөтенебез бергә җыелышкан чакларда еш кына үткәннәрне искә төшерәбез. Энем белән сеңлем бездән соң өйдә ниләр булганын сөйләгәндә хәзер дә куркыныч... Әни вафат булгач, сеңлемне – апа белән җизни, энемне абыйлар тәрбияләде. 9 нчы класстан соң сеңлем мәдрәсәгә укырга керде. Ул анда шундый үзгәрде, ачылды. «Сәләт» лагерена берничә тапкыр вожатый булып та барды.
Мин үземне беркайчан мескен итеп хис итмәдем, хәлемне кызлардан да яшермәдем.
Әти белән әни бишебезне дә балачактан мәхрүм итте. Моның өчен мин аларга һаман да үпкәле. Балачакта кичергәннәр кешене гомер буе озата – ниндидер бер комплекска әйләнә. Мин, мәсәлән, үземә тавыш күтәргәннәрен кичерә алмыйм, шундук үпкәлим. Айдарга да башта ук әйтеп куйдым: «Яшибез икән – матур яшибез, сөйләшеп, аңлашып», – дидем. Шөкер, бик яхшы ир туры килде миңа!.. Кием җыю «авыруы» да бәхетсез балачагым белән бәйле. Үземә, балаларыма...
Мин алган аяк киемнәрен санасагыз! Бу чирдән арынып киләм, хәзер акчаны укуга гына түгәм...
Ә укудан Мәликәнең туктаганы юк! Россия Ислам университетын тәмамлагач, ул кабат укырга керә – педагог дипломы ала. Иң гаҗәбе: беренче кабул итеп алган классында ук әнисе эчкече булган бер кыз бала укый. Ул да әнисеннән ояла, ул да кечкенә классларда классташлары белән аралашмаган, ул да инде кулындагы кан тамырларын кисәргә өлгергән... Әйтерсең Аллаһы Тәгалә Мәликәне шулай сыный: «Йә, инде үзең укытучы, үзеңне ничек тотарсың?» – ди. Ул кызны имтиханга әзерләргә гомер буе математика укыткан кайнанасы булыша. «Дүрт»легә бер балл гына җитми... Аннан мәктәп директоры белән икәү барып, укырга да кертеп кайталар.
– Бүген укыткан мәктәбемдә дә мондый гаиләдә үсүче балаларны күбрәк кайгырталар, ниндидер бер җылыга, назга төрәләр. Кызганыч, безгә ул эләкмәде... Начар юлга кереп китүләрдән, ялгышулардан безне Аллаһы Тәгалә үзе саклаган. Ничек йөрсәк тә, кайда йөрсәк тә, өйдә сүз әйтүче юк иде бит... Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын күрсәтте: бүгенге тормышыбыз – аңардан елый-елый сорап алган тормышыбыз.
Абыйлар – өч, апалар – алты, сеңлемнәр – дүрт, энемнәр бер бала үстерә. Мин – өч бала әнисе! Иремнең алты туганы да намазда. Бәйрәмнәрдә төп йортка – безгә җыелалар. Мин хыялланганча! Бүгенге тормышым миңа бик кадерле...
Соңгы сүз урынына. Алдарак биш баланың дүртесе намазда дип язган идем. Бишесе дә! Соңгы кайтуында абыйлары да намазлык сорап алган – инде шактыйдан биш вакыт намазын калдырмый икән! Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләре чиксез.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк