Логотип
Дин

Ниятеңнән кире чигенмә

Бу юл – һәркемнең үзенеке. Монда берәү дә икенчесен кабатламый. Кемдер аңа тормышының түгәрәклегенә, бөтенлегенә рәхмәт йөзеннән баса, икенчеләр – язмыш күтәрә алмастай булып тоелган сынауларын җибәргәч, өченчеләр... «Мин намазга ничек бастым» дигән яңа сәхифәгә хатларыгызны сез дә юллый аласыз. Бәлки, нәкъ менә сез язган юллар кемнеңдер күңеленә кагылыр, һәм ул беренче тапкыр кыйблага карап: «Илаһи ният кылдым...» – дип кабатлар...

Күршем Равилә апа намазга басуымның сәбәпчесе булды. Мәчеттә дин дәресләре алуы турында сөйләгәч, «Минем дә бик өйрәнәсем килә», – дигән идем. Шул сүземне истә тотып, ул дин дәресләре алып баручы хәзрәт белән сөйләшкән, ә хәзрәт: «Килсен», – дип чакырган. Тик мәчеткә бу сүзләр белән барып җитә алмадым әле. Булдыра алмам дигән курку хисе көчле иде. 2016 елның октябрь айлары иде бу. Сеңлем Әнисә белән Ульян якларына шифаханәгә киттек. Аның Казанда дин дәресләре ала башлаган вакыты иде. Төрле процедураларга йөреп, арып-талып бүлмәгә кайтып авабыз. Дөресрәге, мин авам – йокыдан башка бер кайгым юк. Ә сеңлем төн буе дәрес әзерли, гарәп хәрефләрен өйрәнә, нидер ятлый... Ялдан кайткач та шактый вакыт үтте. Равилә ападан оят: олы кеше минем өчен сөйләшеп куйды, ә мин... Ниһаять, барлык куркуларымны җиңеп, кичке сәгать алтыда башланасы дәрескә киттем. 16 декабрь иде, буранлап тора. Башлыгын батырып кигән яшь кенә бер кеше мәчеткә керү юлын кардан чистартып йөри. Бу җыештыручы белән исәнләшеп тормыйм әле, дип уйлап, дәшми генә узып китмәкче идем. Ни хикмәт: якын килеп җитүгә «исәнмесез» диюемне сизми дә калдым. Керсәм, мәчеттә бер кеше юк – тынлык. Иртәрәк тә килгәнмен. Кире борылып чыктым да кайту ягына юнәлдем. Кинәт шунда мине теге урам җыештыручы туктатты. Башта ипләп кенә килүемнең сәбәбен сорады. Аннан: «Өегездән ниятләп чыккансыз бит, кире китмәгез», – диде. Мәчеткә халык җыела башлады. Беренче парта артына ук барып утырдым.

Укытучы кергәнне көтәбез. Ни күзем белән күрим: урам җыештыручы дип уйлаган кешем хәзрәт үзе икән бит! Әле ярый яныннан исәнләшмичә тәкәбберләнеп узып китмәгәнмен... Дәрес башланды. Хәрефләрне инде өйрәнеп бетергәннәр диярлек. Берни аңламыйм: аларга ияреп язган булып утырам һәм: «Бүтән килмим мин монда», – дип уйлыйм... Дәресләр тәмам булгач, хәзрәттән гафу үтенеп: «Миннән булмый икән бу...» – дидем. Ә ул: «Киләсе дәрескә дә сезне көтеп калабыз!» – дип, исемлеккә язып озатып калды. Гомерем буе аңа рәхмәтлемен... Үземә иптәшкә күршем Гөлсинәне дә чакырдым – икәүләп йөри башладык. Сеңлем дә миңа өстәмә дәресләр бирә, ә мин үзем өйрәнгәннәрне күршемә җиткерәм. Шулай итеп бергә укыган иптәшләребезне куып җиттек.

Төркемдәгеләрнең барысы да намазда. Ахшам кердеме, яше-карты тизрәк намазга ашыга. Бер мин ак карга кебек калам. Бик оят: җир ярылса, оятымнан җир ярыгына төшеп китәрдәй булам. Тик җир убылмый, таулар ишелми... Көннәрдән бер көнне тәвәккәлләп хатын-кызларга кушылдым һәм намаз укучылар рәтенә бастым. Өйдә китаплардан әкрен генә биш вакыт намаз уку тәртибенә өйрәндем.

Мәчеттә безне Коръәнне гарәпчә дөрес итеп укырга өйрәттеләр. Сеңлем миннән имтихан ала. «Булдырасың, апай!» – дип мактап куя, хаталарны төзәтә. Намаздан соң әти-әни, туганнар рухына дога кылуы үзе бер рәхәтлек бирә. «Их, әниебез исән булса...» – дип, сеңлем белән якты хатирәләрне барлыйбыз. Намазга басуымның сәбәпчесе Равилә апа дисәм дә, безгә аның оеткысы балачактан ук салынган булган. Әниебез үзлегеннән өйрәнеп, бик күп догалар белә иде. Аларны безгә – дүрт баласына да өйрәтте. Әтиебез Котдус 45 яшендә каты авырып вафат булды безнең. Ятим калуның бик авыр хәл икәнен аңлап, абыебыз Илдус шул вакыт: «Әни, әтисез яшәп буламы ул?» – дип сораган иде... Әнинең ул чакта бер Аллаһы Тәгаләгә таянып, безне үстереп, укытып, аякка бастыруы, тормышта үз урыннарыбызны табуыбыз укыган догаларына Раббыбызның җавабыдыр дип уйлыйм. Әни гел: «Сорый белеп сорасаң, ихлас күңелдән ышанып көтсәң, Аллаһы Тәгалә бирә ул», – дия иде.

Әниебезнең биш вакыт намазны калдырмый укыган вакытлары бар иде. Аның сабырлыгына, тырышлыгына, иманының ныклыгына шакката идек. Ярдәм сорап килгән кешегә өебезнең ишеге һәрвакыт ачык булды. Коръән ашына чакыру алгач, әнинең ничек итеп шул мәҗлескә әзерләнүен хәтерлим. Ярым җитди итеп, ярым шаяртып: «Репетиция ясыйм», – дия иде. «Бик җаваплы эш ул, кызым. Аның өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе бар», – ди иде.

89 яшенә җитеп гүр иясе булды әниебез. Аңа бүләк итеп бирелгән намазлыклар, дисбеләр, үз кулы белән язган сүрә-аятьләр, изге теләкләр язылган дәфтәре китап шкафымның иң өске киштәсендә бик кадерле истәлекләр булып саклана. Әни Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәде. Шөкер, инде без дә шушы юлда. Абыебыз Илдус, мин, сеңлем Әнисә (кызганыч, апабыз Зөлфия вафат) Аллаһының барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанып яшибез. Ул ҮЗЕ рәхим-шәфкатеннән ташламас, иншааллаһ. Әниебез шулай дип әйтә иде.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА. Арча.

Фото: Гвазинур Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар