Көндезләрен ул – Мәскәүдәге бик зур бер компаниянең бүлек җитәкчесе: аның кул астында әллә күпме кеше эшли. Берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр хәл итә. Казанны бик ярата, берничә илдә, шәһәрдә торып караганнан соң аны яшәр өчен иң рәхәт, иң җайлы шәһәр дип саный. «Казанны ташлап китә алмыйм», – дигәч, компанияләрендә бары аңа гына онлайн эшләргә рөхсәт иткәннәр. Ә кичләрен, ялларын Нәргизә ШӘРИПОВА... байкерга әйләнә. Мотоцикл аның өчен транспорт чарасы гына түгел, ул – аның күңел таләбе. Нәргизә адреналин гына эзләми, аңа байкерларның фәлсәфәсе якынрак: мотоцикл тавышы, очсыз-кырыйсыз юл, таң ату, кичке шәфәкъ күренешләре, юл читендәге кафеларда эчкән каһвә тәме, ышанычлы дуслар...
Мотоциклларга бу мәхәббәт кайдан башланды, Нәргизә?
– Очраклы гына дияр идем. Берсендә шулай уйлыйм: «Кешеләрнең нинди генә шөгыльләре юк, ә мин үземдә бернәрсәгә карата андый зур теләк тоймыйм», дим. Дуслар белән очрашкач та шул хакта сүз чыкты. «Ә сиңа интернет «интересное» дип нәрсәне тәкъдим итә?» – ди алар. Ачып карадым. «Матай да матай минем анда», – дим. «Ул сиңа шулкадәр ошыймы?» – диләр. Аннан кемдер искә төшерде: «Син бит янәшәдән матай узган саен борылып карап каласың», – диде.
2016 елның август ахыры иде бу. «А» категориясенә кайда укырга була икән дип автошкола эзли башладым. Үземнең өй янында ук таптым. Укыдым, категорияне алдым. Хәзер матай кирәк бит инде дип уйлыйм. Акча җыеп, язга алырмын дип хәл иттем. Ул елны ирем белән аерылыштым, ипотека түлим... Мәскәүдә эш тәкъдим иткәч, бер икеләнми шунда күчендем. Язга матайлык акчам да җыелды. Ул чакта Казанда йортым бар иде әле: көтелмәгән чыгымнар килеп чыкты да, җыйган акчам өйгә кереп китте... 2018 елның язы җитте. Инде шлемым да, перчаткам да бар. Тик акчага тагын башка урын килеп чыкты... «Барыбер алам!» – дим. Бурычка кердем. Шулай итеп, иң беренче тапкыр матайга Мәскәүдә утырдым. «Анда йөреп булмый бит», – диләр күпләр. Куркыныч иде, билгеле... Тик метроны бер дә яратмыйм, өстәвенә, эш тирәсендә парковка да бетте. Кар төшкәнче йөрдем ул елны. Беренче сезонда бөтен кеше дә шулай, чөнки матайда йөрү сиңа ошый! Суык та куркытмый. Алыштырасы кием-салымны офиска, шкафка илтеп куясың да... Шулай итеп, үземә өр-яңа дөнья ачтым – байкерлар белән таныштым. Беренче сезонда Мәскәү тирәсеннән ерак китмәдем әле, чөнки матаем кечкенә иде – Сергеев-Посадны гына карап кайттым.
Матай алдым, тик моны бит әле әниләр белми. Пропискам аларда булгач, штраф та аларга килгән. «Бәхет хаты»н әни ачкан һәм барысын да аңлаган. Ул минем белән бер атна сөйләшмәде... Апаларның кайсыдыр аңа: «Ә үзеңне оныттыңмы?» – дигән.
Алар гаиләсендә иң беренче булып машинага әни утырган. Алма агачыннан ерак төшә алмый бит инде...
Икенче сезонның башында авариягә очрадым. Матайны гараждан чыгарганга өч кенә көн иде әле. Алдымда барган машина ишегалдына борылганда утын кабызмады, ә мин аны узып китәргә теләдем. Машина аша очып чыктым... Ул чакта куртка алган идем инде, экипировкада булгач, артык зыян күрмәдем – кулым гына бәрелде. Ә матаем менә ярамаслык хәлгә килде.
Бу юл һәлакате бер нәрсәне аңлатты: матайга утыргач, мин һәрвакыт куркырга тиеш. Казан хатын-кызларының «WindRose МСС» мототөркеме әгъзасы мин хәзер. Без анда 12 кыз. Һәр елны берәр темага календарь әзерлибез һәм шуны сатудан кергән акчага шәһәрдә акцияләр үткәрәбез. Аларның барысы да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүгә багышлана.
Быел менә яз башында ук уздырган мотоликбезда ГИБДД хезмәткәрләре, «BKE» мотомәктәбе директоры, юрист катнашты. Алар мотоцикллар белән бәйле юл һәлакәтләрен тикшерделәр, ничек моны булдырмаска дигән сорауга бергәләп җавап эзләдек. Ул, гадәттә, «УРАМ» экстрим-паркында уза, һәм анда бик күп кеше җыела. «Игътибар, мотоциклист» дигән акция кысаларында исә быел Ирбис заправкалар челтәре белән коллаборация ясадык: мотоцикллар юлга чыга, дип, яз саен шулай машина йөртүчеләрнең исләренә төшерәбез.
Курыксаң гына юлда исән каласың. Мотоциклчы юлда бик күренми, шуңа күрә аңа дөньясын онытырга ярамый. Ниндидер фаҗига килеп чыга икән, моңа машина йөртүче дә гаепле булырга мөмкин, әмма бу бит синең гомереңне кире кайтармый, алган җәрәхәтләрең дә беркая китми. Мотоцикл – машина түгел, ул ачык, бәреләсең икән, аяк-кулың, башың бәрелә, алар имгәнә. Менә шуңа күрә шәһәрдә йөрергә бик яратмыйм,
күбрәк сәяхәтләргә чыгам. Трассада миңа тынычрак. BМW F850GS Adventure – өченче матаем. Биш ел элек алдым. Ул – сәяхәтләргә йөри торган мотоцикл, аның белән иң ерак юлларга да чыга алам.
Иң беренче сәяхәтегез кая булды?
– Авариядән соң икенче матай алдым, беренче тапкыр ерак юлга аның белән чыктым әле. 2020 ел иде ул, локдаун вакыты. Читтән торып эшләүгә күчтек – офиска барырга кирәк түгел. Нәкъ шул вакытта торган фатирымны да бушатуымны сорадылар. Мәскәүдә нишлим инде хәзер, дим. Башкалада әйберләрне вакытлыча сакларга калдырырга заманча складлар – Антресоль бар. Мин дә әйберләремне шунда тутырдым да... Кырымга чыгып киттем. Берүзем! Анда чикләүләр ул кадәр үк кырыс түгел иде, әмма кунакханәләр эшләми. Бер кырым татарына туры килдем – ул мине үзенең сеңлесе дип урнаштырды. Өч ай эчендә матай белән бөтен Кырымны урап чыктым. Юлсыз урыннардан да үтәргә туры килде, егылдым да – мотоциклым асфальт юлдан йөрергә генә ярый икән дигән нәтиҗә ясадым.
Германиядә яшәп алырга туры килде, ә 2021 елда Казанда эшли башладым. Шул вакыт бер мотосалоннан телефоныма реклама килде. Тест-драйв уза аласыз дигәннәр. Яңа мотоцикл алу турында уйламасам да, нигәдер барырга булдым. Утырып карауга, бу минеке, дидем... Байкерлар аны «гусь» дип тә йөртә, чөнки алгы өлеше казның башын хәтерләтә. Багы зуррак, 24 литр бензин сыя. Сәгатенә 120–130 километр тизлек белән барсаң, 500 чакрымга җитә.
Яңа мотоциклым белән беренче тапкыр Эльбруста булдык без. Үзем генә бардым. Тур сатып алу түгел инде бу... Беренчедән, миңа матайда йөрү ошый. Юлда машинада йөрергә дә яратам, әмма бу бөтенләй башка. Машинада син тирә-юньне күзләрең белән генә күрәсең, ә матайда гәүдәң, тәннең һәр күзәнәге белән дә тоясың.
Икенче зур сәяхәтем Казаннан Төркиягә булды. Тагын берүзем чыгып киттем. Ялым иде, ашыкмыйча, туктый-туктый, карыйсы килгән җирләрне карап, бер атнада Аланиягә барып җиттем. Күп түгел, 2500 чакрым гына юл уздым... Бер ел Төркиядә яшәп кайттым. Матай белән Аланиядан Каш ягына, Мармариска бардым. Күбрәк йөрермен дип уйлаган идем, чынлыкта иң аз йөргән мотосезоным булды ул – эссе комачаулады.
Ә иң күп йөргән мотосезоным узган ел булды.
27 мең километр! Шуның 10 мең чакрымы – Памир белән бәйле. Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан аша бардык. Анда берүзем бара алмаячагымны белә идем. Әмма күрәсе килү теләгем шундый көчле иде! Кирәк бит: танышларымның Памирга җыенучы танышлары килеп чыкты. Юлдашларымның җәйге ялы озынрак иде: кире кайтканда Дүшәмбедән Казанга кадәр тагын берүзем кайттым. Худжандга кадәр юл ярыйсы, аннан Шымкентка кадәр куркынычрак булды. Заправкага туктагач, син берүзеңме әллә, дип сорамыйча калмыйлар. «Юк, дуслар белән, хәзер килеп җитә-ләр», – дим. Шактый кыйммәт техникада йөрим бит... Беренче тапкыр Эльбруска барганны хәтерлим. Алдан маршрут төзедем, беренче чиратта тукталу урыннарын планлаштырдым: анда кунакханә булырга тиеш. Әлбәттә, парковка белән! Үземә генә түгел, матаема да берни янамасын. Ир-атлар палаткада да куна аладыр. Хәер, юлда танышкан байкер кызлар арасында да: «Палаткада гына кунам», – диючеләрне дә очратканым булды. Ә мин, дөресен әйтәм, куркам. Үземне ышанычлырак тою өчен баллон да йөртәм, хәтта пычак та, әмма барыбер шикләндерә. Элиста шәһәрендә Слава дигән байкерның Байк-Пост дигән урыны бар – байкерларны бушлай кундырып чыгара. Әмма мин анда тукталма-дым – гаражда йоклыйсым килмәде. Чиләбедә дә бер байкер-сәяхәтче таныш байкерларны өендә кундыра – аның шартлары күпкә әйбәтрәк. Бензинга гына акча җыеп юлга чыгып китүчеләр байтак – алар өчен Россия-дәге Байк-Постларның адреслары, телефоннары күрсә-телгән махсус карта бар. Казанда да Байк-Постлар бар, безгә дә байкерлар күп килә. Ә юлда яхшы кешеләр барыбер күбрәк очрый. Памирдан кайтам шулай. Төнлә юлда йөрергә яратмыйм, шуңа күрә кояш баеганчы туктарга тырышам. Ә ул көнне караңгыга калдым.
Юл начарланды. Кызылорда тирәсе иде ул. Кинәт яңгыр башланды – «дождевик» кияргә дә өлгермәдем. Ниһаять алда бер мотель күренде. Хәзер җылынам дисәм, урын юк, диләр. Ә мин суга төшкән кебек – бө-тен җиремнән су ага. Шул вакыт ике хатын-кыз килеп керде. «Сезнең бүлмәгез өч урынлы», – ди ресепшендагы ханым аларга. «Безгә бит ике урынлы гына кирәк», – ди болар. Каяндыр тәвәккәллек килде: «Керте-гез әле мине үзегез белән», – дип сорадым. Шымкент-тан Екатеринбургка баралар икән. Мин дә ул көнне Шымкенттан чыктым. «Без сезне юлда күрдек, хатын-кыз дип кенә уйламадык», – диделәр. Керттеләр!
Шлемны салганчы руль артында хатын-кыз утырганын күпләр белмидер дә...
– 2020 елда Мәскәүдән Казанга матайда кайттым. Локдаун вакыты әле. Казанга кергәндә Осиново бистәсе янында бөтен машинаны туктатып тикшерәләр. Мине дә туктаттылар. Өстемдә кара төстәге иркен куртка, шундый ук чалбар. Документларымны суздым. «Сез кызмыни?» – диде ГИБДД хезмәткәре шаккатып.
Сәяхәтләргә берүзең чыкканда заправкаларда бик игътибар итәләр. Кайчак ир-ат белән исәнләшкән кебек исәнләшергә кул сузалар, ә син шул вакыт шлемыңны саласың...
– «Бу бит хатын-кыз шөгыле түгел, нигә өйдә утырмыйсың», диючеләр дә бар... Казанда байкер кызлардан гына торган бер чат эшли – анда 200 дән артык кеше. Бу сүзне ишетүен аларның һәрберсе яза... Безнең «WindRose МCC» мототөркеменә нигез салучы Юля Кузнецова матайда инде 19 ел йөри! Алар кайчандыр клуб оештырырга теләгәч, ир-ат мотоклубларыннан килеп: «Нәрсәгә кирәк бу сезгә?» – дигәннәр. Ә кызлар: «Безнең шулай ук матайда йөрисе килә һәм йөри алабыз», – дип расларга теләгәннәр. Хәзер инде безне мотодөнья хөрмәт итә. Байкер кызларның барысында да эчке ныклык – стержень бар.
Байкерларның һәммәсе дә тизлек яратамы?
– Барысы да кешедән тора. Минем үземә тизрәк кирәк. Вакыт та барыбер чикле: ял вакытына дип кенә китәсең бит – ерак барам дисәң, көнгә 1 мең чакрым үтәргә тиешсең. Әмма трассада һава торышына, юлның ниндилегенә дә игътибар итмичә булмый. Туктап карыйсы килгән җирләр күп. Туктарга теләсәң дә, туктарга ярамый торган урыннар да бар. Таҗикстанда булганда Әфганстан чигенә үк барып җиттек. Андагы тауларның матурлыгы! Илләрне икегә аерып Пяндж елгасы ага.
Тик туктап хозурлану түгел, тизлекне әкренәйтергә дә ярамый – каршы ярда автоматлар белән йөриләр. Куркыныч, шул ук вакытта күңелдә: «Мин менә кая килеп җиттем!» – дигән сөенеч тә бар... Һәр яңа сәяхәт дөньяга карашны үзгәртә, шуңа да күргән саен күбрәк күрәсе килә. Быел менә Камчаткага бардым. Тагын бер мавыгуым бар – җилкәнле яхталар. Төркиядә булганда укып, права алган идем. Күптәнге хыялым чынга ашты – Тын океанда биш көн яхтада булдык!
Байкерлар арасында нинди хорафатлар бар?
– Үз шлемыңны башка кешегә киеп карарга бирергә ярамый дигән хорафат барлыгын беләм. Ерак юлга чыкканда, матайга: «Мин бүген өйгә кайтмаска да мөмкин», дигән уй белән утырам. Нәкъ менә шушы уй юлда мине саклап йөртә кебек... Матаем белән сөйләшәм дә әле мин! Бигрәк тә авыр маршрутлар үткәндә. Төркиядән Казанга без Ләйсән исемле бер дус кызым белән кайттык. Юлда безне навигатор таулардан алып китте. Һәм бер-заман юл бетте... Менә шундый вакытта матаең белән сөйләшәсең инде: «Җаныкаем, әйдә, без булдырабыз!» – дисең... Сүз уңаеннан: Ләйсәннең өч баласы бар, әмма бу мавыгу аңа комачауламый.
Байкерларның экипировкасына игътибар итмәү мөмкин түгел...
– Матурлыктан бигрәк, ул җайлы булырга тиеш! Экипировка – безнең саклану чарасы. «Башта экипировка аласың, ә сдачага – мотоцикл», – ди байкерлар. Минеке кебек авариядә, мәсәлән, күпләр иңбашын сындыра, ә мине ул чакта мотокуртка коткарды.
Төрле чаклар була инде. Памирда әнә 44 градус эссе иде. Анда куртканы теләсәң дә киеп булмый, ә ансыз мин үземне шәрә итеп тоям... Матайда шортыдан гына йөрүче кызларны да күрәсездер. Мин үзем чалбарсыз утырмыйм, чөнки Кырымда егылып, торбага аягымны пешердем... Экипировкадан соң минем өчен иң мөһи-ме – аптечка. Нәрсә генә юк анда! Ул да юлда миңа бер ышаныч бирә: ни генә булса да, кул астымда барысы да бар дип уйлыйм. Ә болай һәр чираттагы сәяхәткә алган әйберләрең кими бара. «Дождевик» кына үземнән калмый – аны һава торышы әйбәт дип күрсәтсә дә, алырга кирәк. Яңгырда чылансаң, шунда ук туңасың.
Рәссам яки шагыйрь кебек үк, байкер булып туарга кирәк, диләр. Дөрестер. Минем өчен ул – яшәү рәвеше. Тормышымны матайдан һәм юлдан башка инде күз алдыма да китермим. Аны аңлату да авыр... Юл ул синең уй-фикерләреңне үзгәртә. Юлда син телефонга карамыйсың, интернетта утырмыйсың, китап укымыйсың – үзең белән үзең генә каласың. Иң мөһиме – үзеңне үзең алдамыйсың. Башка вакыт андый чаклар да була. Ә юл алдауны яратмый... Юлда син табигать белән бер бөтенгә әйләнәсең: яңгыр сиңа ява, кояш сине кыздыра, җил сиңа исә... Яңа илләр, яңа җирләр күргәндә күңелеңдә яңа хисләр туа – дөньяны аңлау килә. Коптерым бар – һәр сәяхәттән әллә никадәр видео белән кайтам. Кабат караган саен шул мизгелләр яңара... Памирдан кайтканда Казакъстанда ком буранына эләктем. Яннан шундый каты җил исә, томан кебек берни күренми. Аны онытып буламы?!
Бер мотосезонны ябуга икенчесен көтә башлыйсың. Яңа планнар корасың, маршрут төзисең, ялыңны көйлисең. Дөнья шулкадәр матур – күрәсе килгән урыннар шундый күп! Барысына да өлгерәсем килә. Киләчәктә «мин менә шунда бармадым» дигән үкенечләр белән яшәмәс өчен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк