Логотип
Театр

«Тантана -2026» театраль премиянең җиңүчеләре билгеле булды

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана-2026» премиясе җиңүчеләре игълан ителде.

Шулай итеп, бәйгегә гариза биргән Татарстан театрлары арасында быелгы җиңүчеләр:


 «Дебют» номинациясендә: 
     Азат Җамалетдинов   –   А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының «Дон Кихот» спектаклендәге Санчо Панса роле өчен;
     Илназ Гаффанов   –   Ә. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Алтын алка» спектаклендәге Миңлебай роле өчен.


 «Иң яхшы эпизодик роль»: 
     Ирек Гайнетдинов   –   Буа дәүләт драма театрының «Каюм Беренче» спектаклендәге Вәли, Фатыйх, Гаяз рольләре өчен;
     Рамил Вафин   –   Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Тынлык» спектаклендәге N иптәш роле өчен.


 «Курчак театрының иң яхшы актеры»: 
     Ирина Гайнуллина, Алсу Хәйсарова   –   «Әкият» татар дәүләт академия курчак театрының «Кар патшабикәсе» спектаклендәге Герда роле өчен.

 

 «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»
     Зөһрә Мөхәммәтгалиева   –   Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының «Яшен» спектаклендәге Кабанова роле өчен.

 «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»: 
     Рөстәм Гайзуллин   –   К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ал яулыклы язмышым» спектаклендәге Байтимер роле өчен.


 «Музыкаль спектакльдәге иң яхшы роль» (балет, заманча хореография, пластик спектакль): 
     Аманда Гомес   –   М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Одетта-Одилия роле өчен;
     Вагнер Карвальо   –   М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Ротбарт роле өчен.

 «Иң яхшы хатын-кыз роле»: 
     Гүзәл Шамарданова   –   Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Галлия» спектаклендәге («Зина» новелласы) Зина роле өчен.

 «Иң яхшы ир-ат роле»: 
     Ришат Әхмәдуллин   –   Г. Камаль исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектаклендәге Кемаль роле өчен;
     Роман Ерыгин   –   Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Степанчиково авылы һәм анда яшәүчеләр» спектаклендәге Фома Фомич Опискин роле өчен.

 «Актерлар ансамбле өчен»: 
    «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының  «Затворник и Шестипалый»  спектакле (MON театраль мәйданчыгы);
    Түбән Кама яшь тамашачы театрының  «Чехов. Репетиция»  спектакле;
    Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театрының  «Маяк»  спектакле.

 «Балалар өчен иң яхшы спектакль»: 
    К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының  «Кечкенә Мирза»  спектакле.

 «Иң яхшы кече формадагы спектакль»: 
    «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының  «Судьба человека»  спектакле (Демидов кәнсәләбикәсе).

 «Иң яхшы зур формадагы спектакль»: 
    Г. Камаль исемендәге Татар дәүләт академия театрының  «Сафлык музее»  спектакле.

 «Иң яхшы музыкаль спектакль»: 
    «Әлиф» иҗат берләшмәсенең  «balballar» («Балбалы»)  спектакле;
    М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының  «Аккош күле»  спектакле;
    Г. Камаль исемендәге Татар дәүләт академия театрының  «Башмагым»  спектакле.

 «Эксперимент»: 
    С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  «Нос. Сон»  спектакле;
    Әлмәт татар дәүләт драма театрының  «И’тальян» («Кьоджинские перепалки»)  спектакле.

«Намус һәм тугрылык»:

 Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Кариев театрына нигез салучыларның берсе ветеран-артист Нуриәхмәт Сафин.

Фото: Мәдәният министрлыгы рәсми сайтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар