Әбиле йортта үстек без. Ипи валчыкларын кул белән кадерләп җыйган йортта... Карбыз да арыш ипие белән генә тәмле... Бәрәңгенең дә кабыклысы... «Йокы да ястык сорамый», бүрегеңне баш астына салу да җитә икән... Йокы төшкәч ятып йоклау мөмкинлеге – үзе зур бәхет икән ләбаса! Әбинең өебез баскычында тар гына кара бүреген баш астына салып ятып тору гадәте без – оныкларга кызык тоела иде: «Өйдә рәхәтрәк бит, әби, нишләп монда ятасың?!» Үскәч кенә аңладык – бу гадәтләрнең барысы да тирән мәгънәгә ия булган. Ачлык, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны узган әби-бабайлар гына белгән тыныч йокының, бер кисәк ипинең һәм бәрәңге кабыгының кадерен!