Әбиле йортта үстек без. Ипи валчыкларын кул белән кадерләп җыйган йортта... Карбыз да арыш ипие белән генә тәмле... Бәрәңгенең дә кабыклысы... «Йокы да ястык сорамый», бүрегеңне баш астына салу да җитә икән... Йокы төшкәч ятып йоклау мөмкинлеге – үзе зур бәхет икән ләбаса! Әбинең өебез баскычында тар гына кара бүреген баш астына салып ятып тору гадәте без – оныкларга кызык тоела иде: «Өйдә рәхәтрәк бит, әби, нишләп монда ятасың?!» Үскәч кенә аңладык – бу гадәтләрнең барысы да тирән мәгънәгә ия булган. Ачлык, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны узган әби-бабайлар гына белгән тыныч йокының, бер кисәк ипинең һәм бәрәңге кабыгының кадерен!
Минем әбием Зәйнәб Буреева 1920 елның 15 октябрендә хәзерге Тәтеш районы Олы Тархан авылында крестьян гаиләсендә туа. Егер-менче елгы ачлык галәмәте аның балачагына туры килә. Ничек кенә булмасын, балаларга белем бирү теләге гаиләдә көчле. Минем әби дә 1938 елда авылда башлангыч һәм урта мәктәпне тәмамлаган беренче карлыгачлар арасында. Шул ук елны Буада башлангыч мәктәп укытучыларын әзерли торган курслар ачыла – укырга теләге зур кызны шунда җибәрәләр. Кулдан язылган гаризасы бүген дә саклана әле. Андагы каллиграфияне күрсәгез!
Курсларны тәмамлап, өч елга якын башлангыч мәктәптә укытканнан соң әбине 1941 елда Кызыл Тархан авылына мәктәп мөдире итеп куялар, соңыннан Үтәмеш авылы мәктәбенә күчерәләр. Ә аннан... дәһшәтле сугыш еллары башлана. 1942 елның көзендә әби военкоматка чакырыла. Бары тик ике сорау бирәләр: «Сугыш барганын беләсезме?», «Сез Совет власте яклымы?» Яшь кыз биш көннән соң сугышка китәргә җыена башлый. Кыска вакыт эчендә үз урынына кеше таба, мәктәптә тиз арада ремонт оештыра, 84 кубометр утын әзерли... Кызларының сугышка китүен әти-әнисе соңыннан гына белә – ул киткәч. Гаиләдә уникенче бала булып туган кызның олы яшьтәге әнисенә бу хәбәрне әйтергә кыюлыгы җитми. Йөрәге түзмәс дип уйлый... Булачак сугышчыларны баржага төяп Казанга җибәрәләр. Ә аннан 45 яшь кыз Төньяк флотка таба кузгала. Нәрсә көтәсен белмәгән кызларга дүрт көнлек юл бетмәс кебек тоела. Тезгә җиткән чәч толымнары киселә – алда аларны Мурманск шәһәре көтә.
Аларны самолетлар сакларга куялар. Кулларында – 4 килограммлы винтовка. «Йокларга вакыт юк. Үзәккә үтә торган салкын. Баскан җирдән йоклап алырга өйрәндем...» Землянкалар турында сугыш киноларыннан гына түгел, ә әби сөйлә-гәннәрдән дә хәтерлим. «Караң-гылык, уртада зур тимер мич, такта сәндерәләр... 45 пар бияләйне чиратлашып киптерә идек...» Бер елдан старшина званиесе бирелгән кызны элемтәче итеп куялар. Морзе әлиф-басын өйрәнеп, бер үк вакытта өч аппаратта эшли башлый ул. Сугышның ахыргы көненә кадәр старшина-связист Буреева Мурманск шәһәрендә хезмәт итә – иленә карата бар мәхәббәте шулай исбатлана. Кыю авыл кызы Бөек Җиңүне каршылаганнан соң гына кайта...
Авылга кайтуга Зәйнәп Әхмәтҗан кызы күрше Бидәнге авылындагы мәктәпкә урнаша. Озак та үтми сугышка киткәнче эшләгән мәктәбенә җитәкче итеп кайтарыла. Ул еллар авыр булуына карамастан, әби аларны яратып искә алды: «Кешене өмет яшәтә. Сугыш кына булмасын!» Сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан егет Әнвәр Хөсниев белән үрнәк гаилә коралар. Бер-бер артлы биш бала туа…
1950 елда тынгысыз укытучы, мәк-тәп мөдире Тәтеш педагогика көл-лиятен тәмамлап, диплом ала. Тор-мышын, бар көчен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул елларда авылда балалар укыту мөмкинлеге булу – зур мәртәбә, әмма мәктәп бинасы иске. Әби моңа гел борчыла һәм җиң сызганып хыялын чынга ашырырга керешә. Аның тырышлыгы белән 1960 елда авылда яңа мәктәп ачыла! Сугыштан соңгы авыр елларда мәктәп төзетүнең нинди көч таләп иткәнен әби үзе генә белгәндер.
Авыл башка тормыш белән яши башлый! Ялның ни икәнен белмәгән Хөсниевлар мәктәп янында ук йорт торгыза, мунча өлгертә, алмагачлар утырта. Бригадир бабам өй бакчасында умарталар үрчетә. Өй янындагы инештә – кош-корт. «Мунча яккач бар авылны дәшә идек. Мунчасы булмаганнар килә иде. Ишегалдында – аертылган бал. Авыл халкы белән дус яшәдек», – дип сөйли иде әби. Авылдашлар чыннан да рәхмәтле булган, күрәсең. Аннан соң ул чорда укытучыларга карата мөнәсәбәт тә бөтенләй башка бит. Әби-бабайга булган хөрмәтне мин хәзер, ничәмә-ничә еллар узгач та тоям. Гәрчә әбинең авылда яшәмәгәненә 40 елга якын вакыт узган булса да…
Бабам үлгәндә минем әтием – кечкенә уллары Әхмәткә бары тик 12 яшь була. Әти өйләнгәннән соң, татар халкы традияләренә тугры калып, әбине яшәргә үзләренә – Тәтешкә алып килә. Менә шуннан безнең балачак тарихы башлана. 21 елга сузылган әбиле тормышыбыз... 9 Май – Бөек Җиңү көне иң олы бәйрәм булып саналган гаилә тарихы... Безнең өчен һаман да иң матур чәчәкләр – бәйрәмгә аткан шомырт һәм лаләләр. Ел саен Җиңү көнендә авылга кайтабыз. Әби-бабайлар каберен зиярәт кылабыз, әби йөргән сукмаклардан узабыз... Тормышны үлеп яратучы әбиебез 85 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. Без – 5 бала, 12 онык, 19 оныкчык Бөек Ватан сугышы белән бәйле гаилә тарихыбызны кадерләп яшибез. Ә әби салдырган мәктәп һаман да эшли. Мәктәп янындагы нигез дә яши – Хөсниевлар нигезендә көн саен азан тавышы яңгырый – мәчет төзелде. Авыл уртасындагы бу урын нәкъ әби яшәгән еллардагыча – авылдашлар җыела торган җир...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк