Мошенниклар юл штрафлары белән бәйле ялган квитанцияләр тарата башлаган.
Халыкка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында ялган «бәхет хатлары» килә башлаган. Мондый хатлар килү юлда батырланып чабучылар өчен табигый хәл. Ул хәтта машина йөртүчегә штраф салынуы, түләү турында мәгълүмат була. Билгеле булганча, штраф 30 көн эчендә түләнсә, 25 процент ташлама ясала. 60 көннән соң да түләнмәсә, эшкә суд приставлары алынырга, түләү ике тапкыр артырга, чит илгә чыгу тыелырга, милеккә арест салынырга мөмкин.
Дөрес, салынган штрафка карата шикаять бирергә мөмкин, ләкин бу аны түләгәч кенә рөхсәт ителә. Шуңа күрә күпләр килгән штрафны тизрәк капларга ашыга. Ә мошенниклар нәкъ менә моны исәптә тотып эшли. Алар штраф турында рәсми документларны оста итеп ялганлый, хәтта фотоларны да терки. Чын һәм ялган «бәхет хаты»н аеру мөмкин дә түгел. Тик менә түләү өчен реквизит ялган һәм акча дәүләткә түгел, ә җинаятьчеләргә китә.
Мошенниклар машиналар, хуҗаларның исем-фамилияләре, адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматка ия була. Эчке эшләр министрлыгы базасында сакланган мәгълүмат ничек алар кулына күчә, монысы билгесез. Алар шул мәгълүматларны кулланып фотошоп ярдәмендә оригиналдан аерылмаслык документлар ясый. Соңгы вакытта мондый очраклар ешайган, дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгы.
Берничә йөз сум ялган штраф түләү бер хәл, ә менә түләү кәгазендәге махсус QR-код аша фишинг-сайтларга күчеп, банк картасы реквизитларын мошенниклар кулына тапшыру күпкә куркынычрак.
Ничек сакланырга соң?
– Квитанциядәге «Түләү алучы» һәм счет номерын игътибар белән тикшерегез.
– QR-кодларны кулланмаска тырышыгыз.
– Түләүләрне банк кушымтасы яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гына башкарыгыз.
– Штрафлар өчен аерым банк картасы булдырыгыз һәм аны буш тотыгыз. Түләр алдыннан гына анда акча күчерегез. Бик сак булыгыз! Мошенниклар йокламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк