Дөньяда 46 миллионнан артык кеше Альцгеймер авыруыннан интегә. Галимнәр фаразлавынча, 2050 елга бу сан 131 миллионнан да артып китәчәк. Баш мие эшчәнлеген картаюдан саклау медицина өчен әле дә зур кыенлык булып кала. Хәзерге вакытта бу куркыныч авырудан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – профилактика.
Шуңа күрә галимнәр даими рәвештә тикшеренүләр уздыра. Альцгеймер авыруыннан профилактика чаралары эзли. АКШтагы Уэйк-Форест университеты һәм Калифорния университеты белгечләре яңа фәнни тикшеренүдә баш мие эшчәнлегенең картаюыннан нәтиҗәле чара ачыклаган – физик активлык.
Тикшеренүдә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнашкан. Аларның хәтерләре инде бераз какшый башлаган иде. Ә бу, үз чиратында, Альцгеймер авыруы өчен зур куркыныч тудыра. Әлеге кешеләр аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып барган. Ике төркемгә бүлеп, аларга төрле күнегүләр билгеләнгән. Бер ел буе беренче төркем уртача һәм югары интенсивлыктагы аэробик күнегүләр (мәсәлән, тиз йөреш, йөгерү, велосипед), икенчесе түбән интенсивлыктагы күнегүләр: сузылу, тән тигезлеген саклау белән шөгыльләнгән.
Эксперимент ахырында катнашучыларга баш мие сканерлау һәм акыл эшчәнлеге тестлары үткәрелгән. Нәтиҗә шаккаттыргыч булган. Физик күнегүләр сизелерлек уңай үзгәреш китергән. Тикшеренүчеләр даими физик активлык, хәтта аның түбәнрәк булганы да хәтер бозылуын туктата ала дигән фикергә килгән.
Әгәр физик активлык хәтере какшый башлаган кешеләргә дә ярдәм итә икән, димәк баш мие эшчәнлеген яхшырта, дип ышандыралар. Әмма сүз артык нагрузкалар турында бармый.
Баш мие эшчәнлеген картаюдан саклау өчен куркынычсыз 3 киңәш:
1. Иң гади һәм нәтиҗәле юл – тиз адым белән йөрү. Сез җылылык һәм бераз тир бәрү билгеләре сизәргә тиеш, әмма иркен сулый алырга һәм сөйләшә алырга тиешсез. Бу – уртача интенсивлыктагы шөгыль билгесе.
2. Дача эшләре дә файдалы: чүп утау, су сибү, уңыш җыю, бакчада йөрү – уртача нагрузка булып санала. Ә бакча казу – югары интенсивлыктагы эш, чөнки сулыш һәм йөрәк тибеше сизелерлек арта.
3. Күнегүләр 30–40 минуттан да ким булмасын. Кыска вакытлы шөгыльләрнең нәтиҗәсе булмый, ди белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы урта яшьтәгеләргә һәм өлкәннәргә атнасына 150–300 минут уртача физик активлык яисә 75–150 минут югары интенсивлыктагы күнегүләр эшләргә тәкъдим итә. Табиблар исә икесен бергә кушарга киңәш итә. Мәсәлән, өй җыештыру, бакчада эшләү, тиз йөрү, йөзү, велосипедта йөрү һ. б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк