Логотип
Актуаль тема

Мәхәббәт җиңүгә китерә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты-ның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе оештырган «Мәхәббәт җиңүгә китерә» фотопроекты Бөек Ватан сугышы фронтовикларының мәхәббәт тарихларына багышланган. Ә аларның мәхәббәте бары берәү һәм гомерлек! Күргәзмәдәге тарихлар арасында ярты гасырдан артык, хәтта 75 ел бергә яшәгән гаиләләр бар. Димәк, сынаулар мәхәббәт көчен, гаилә кадерен сакларга өйрәткән. Бүген аларның хикмәтле тормышлары, тугрылыклы мәхәббәтләре безгә зур үрнәк. Проекттагы гаилә тарихларын сезгә дә тәкъдим итәбез.


Бөек Ватан сугышы тарихы каһарманлык һәм батырлык белән бәйле булса да, аның тагын бер зур кыйммәте – ярату. Туган илеңне, туган авылыңны, халкыңны… Шушы ярату белән бергә илне сакларга киткән егет-кызларыбыз йөрәгендә саф мәхәббәт тә булуын онытмыйк. Сугышның иң авыр мизгелләрендә тугрылык һәм мәхәббәт фронтовикларга һәрвакыт терәк булып торган, авырлыклар аша узарга ярдәм иткән. Ә бәлки, биргән вәгъдәләр, өйдә сагынып көткәннәр догасы гомерләрен дә саклап калгандыр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты-ның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе оештырган «Мәхәббәт җиңүгә китерә» фотопроекты Бөек Ватан сугышы фронтовикларының мәхәббәт тарихларына багышланган. Ә аларның мәхәббәте бары берәү һәм гомерлек! Күргәзмәдәге тарихлар арасында ярты гасырдан артык, хәтта 75 ел бергә яшәгән гаиләләр бар. Димәк, сынаулар мәхәббәт көчен, гаилә кадерен сакларга өйрәткән. Бу проект гаилә тормышы-ның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын чагылдыра. «Мәхәббәт җиңүгә китерә» фотопроектындагы гаиләләр тарихы Бөек Җиңүгә, тормышка һәм киләчәккә булган ихтирамны күрсәтә. Бүген аларның хикмәтле тормышлары, тугрылыклы мәхәббәтләре безгә зур үрнәк. Проекттагы гаилә тарихларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

 


Нурания һәм Котдус МӨЛЕКОВлар 
Буа районы, Аксу авылы.


Зөя елгасында батып салкын тидергән әнисе вафат булганнан соң, әтисе кечкенә Нуранияне алып Ленинградка чыгып китә. Бәхетсезлеген онытырга теләп, бәхет эзләп чыгып киткәннәрне Ленинградта да зур сынау көтеп торган була. Сугыш башлануга – 1941 елның 8 сентябреннән шәһәр 872 көнгә блокадада кала. Үзәгенә үткән ул авыр елларны Нурания апа үлгәнче онытмый. «Тәрәзә төбен кимерер чиккә җитә идем, тик каты, кимереп булмый», – дип, елый-елый искә ала. «Мин күргәннәрне балаларның балаларына язмасын», – дип тели гомере буе. Ул чакта аларны ач үлем-нән корюшка балыгы алып кала. Әтисе шул кечкенә балыкларны тотып алып кайта торган була. Хәсрәт өстенә ачы кайгы – әтисен трамвай таптап үтерә. Блокададан соң Ленинградта тома ятимә булып калган 14 яшьлек кызны проводница булып эшләгән ике туган апасы табып алып кайта. Балалар йортына үзе кебек ятимнәрне карарга урнашып, бар йөрәк җылысын аларга бирә. Яшь фронтовик белән очрашуы алдагы тормышын хәл итә... 


Котдусны 17 яше тулуга фронтка җибәрәләр. Ә аңа кадәр үсмер егет инде урман кисә, окоплар казырга йөри... Сугышта 83 нче артиллерия полкында Латвия, Литва, Эстонияне азат итүдә катнаша. Каты яралана. Җиңүне ул Вильнюс шәһәрендә каршылый. Әмма әле аңа туган якларына тиз генә кайтырга туры килми. 1950 елга кадәр хезмәт итә. «Сугыштан соң да сугыш булды әле анда. Бик куркыныч иде», – дип искә ала ул елларны Котдус абый. Ул үлемнән әбисе һәм әтисенең догалары гына алып калды дип уйлый. Җиде айдан әнисез калган Котдусны алар тәрбияләп үстерә. Беренче күрүдә үк гашыйк булган кызны Котдус Күл-Черкен авылыннан дусты белән барып ала. Әнисез балачак ачылыгын да, тормыш авырлыгын да татыган, сугышны да кичкән ике йөрәк кушылып, бер-берсенә терәк булып 50 елдан артык гомер кичерә. Нурания апага Котдус абый гомер буе «Нурлыбикәм» дип кенә эндәшә! Хәтта күпләр аны үз исеме дип уйлый.

Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә бәрәкәт тә була: дүрт кыз, дүрт ул үстерәләр. Бүгенге көндә инде онык-оныкчыклары 150 гә якынлашып килә. Бәхетле, уңды­рышлы нәсел бүләк итә алар җиргә. Нурлыбикәсе инде гүр иясе. 98 нче яше белән барган Котдус абый әле егетләрчә: «Яшибез, Аллаһы боерса», – дип гомер итә. Балалары өчен аксакал бүген дә киңәшче әле. 

 

Фатыйма һәм Һади МӨХӘМӘТНӘБИЕВләр,
Балтач районы, Смәил авылы.

 


Башкортстан Республикасы Туймазы районында туган Фатый­ма гомерлек ярын – күрше Татар-стан егетен сугыш утында очра-
та. «Урта мәктәпне тәмам­ладык. 21 июнь кичендә чыгарылыш кичәсе уздырдык, икенче көнне йокыдан торышка сугыш башланган дигән хәбәр алдык. 1942 елның май аенда комсомол кызларны җыеп, комиссариатка чакырдылар. Шуннан фронтка ук алып кит-теләр. Ай буе бомбалар астында барганнан соң Сталин­градка килеп җиттек. Зенит-артиллерия частена билгеләделәр, өйрәнүләр башланды. Зенит-артиллерия утының идарә приборында хезмәт иттем. Безнең эш дошман самолетын тотып, мәгъ­лү­матны пушкага җиткерү иде. Пушкалар безнең мәгълү­матлар буенча ут ачалар. Фашистлар Сталинградны бомбага тота башлады, шәһәр тоташ ут эчендә калды. Ул чакта шәһәр генә түгел, Идел үзе дә янды бугай... Иптәшләрне югалту кайгысын да кичеререгә туры килде. 1943 елда Белоруссия фронтына күчтек», – дип язып калдырган Фатыйма апа үзенең истәлек­ләрендә. Сугышта югалтулар белән бергә табышлар да була. Балтач районы Смәил авылыннан Һади исемле егет белән ул Белоруссия фронтында таныша. 


Һадины яше җиткәч армиягә алалар. Нәкъ биш көннән илгә Гитлер гаскәрләре һөҗүм итә. Телефонист, стрелок булырга укыталар һәм Белоруссия фронтына җибәрәләр. Фатыйма хезмәт иткән зенит частена старшина итеп билгелиләр. Ике татар баласы менә шушында очраша. Туган телләрендә сөйләшүләре араларны тагын да якынайта, тирә-якта ут өермәсе булганда да тормыш дәвам итә – ике йөрәктә мәхәббәт бөреләнә. Көтелгән Бөек Җиңү хәбәрен алар Латвиядә чакта ала. Ниһаять, тыныч тормыш! Ниһаять, алар гаилә корып балалар үстерәчәк! Тик яшьләр уйлаганча җиңел генә булмый. Сугыш беткәч, хатын-кызларны өйләренә җибәрә­ләр, ә ир-егетләр кала. Һади белән Фатыйма ир белән хатын булып аерылышырга уйлый. Никахларын Латвиядә теркиләр. Аннан соң Фатыйма туган ягына кайтып китә, ә Һади хезмәт итәргә кала. Ел буе ике арада хатлар йөри... Егет, туган авылына кайтып төп­ләнгәч, хатыны артыннан китә. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән, әмма яши-яши туган ягына әйләнгән Смәилгә Фатыйма
шул чакта килә. Лаборант та, кибетче дә, хисапчы да булып эшли, ә Һади абый 32 ел буе Шаумян колхозын җитәкли.
Өч кыз, өч малай тәрбияләп үстерәләр. Иңгә-иң куеп 44 ел бергә яши алар. 


Минненур һәм Шәрипҗан ӘХМӘТҖАНОВлар,
Сарман районы, Иләксаз авылы.


75 ел бергә яшәгән бу гаиләнең иң кадерле ядкаре – чигелгән кулъ-яулык. Ул әле дә сандык төбендә саклана. Бер авылда туып, бер чиш­мә суын эчеп үскән, бер класста укып, бер парта артында утырган Минненур белән Шәрипҗан арасында мәхәббәт хисләре бөреләнә. Җи­­денче сыйныфны тәмамлагач, Шәрипҗан, вербовкаланып, Пермь краена хәрби заводка эшләргә китә. Кыз исә вәгъдә билгесе итеп аңа чиккән кулъяулык бүләк итә. Үсмер егет зур-зур котлованнар казуда эшли. Чиләндерә торган авыр эшкә түзә алмыйча, авылына кайта.


Су­гыш башланганда аңа 17 яшь була. Тагын бер елдан Шәрипҗанны ар­­миягә алып, Ленинградка җибә­рәләр. Минненур егетенә кабат зур чәчкә төшереп кулъяулык чигеп бирә. Йөрәк җылысы кушып чигел­гән бу кулъяулык сөйгәнен исән-имин алып кайтсын дип теләгәндер ул. Шәрипҗан шәһәрне һәм аэродромны фашист илбасарларыннан саклый, Ленинград камалышын уза. 1944 елда утлы боҗра өзелгәннән соң аларны Фин култыгына аэродром төзергә җибәрәләр. Кызыл байраклы Балтыйк флотының аэродром-инженер батальоны Кениг­сбергны алуда да катнаша. Шәрип­җан Җиңү көнен диңгез янындагы немец шәһәре аэродромында каршы ала. Герма­ния­дә төзелеш бригадасында эшләп, туган авылына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Сугыш буена – чигелгән кульяулыгы күкрәк кесәсендә, Миңненуры уенда була егетнең. Шуңа да туп-туры кыз янына кайта ул. Ниһаять яшь йөрәк­ләр бергә кушыла. Гомерлеккә! Күп­ләргә кү­рергә насыйп булмаган таҗлы туйларына кадәр бербөтен булып яшиләр. Дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген Шәрип­җан абый 101 нче яше белән бара. Инде оныгының оныгы үсеп килә.

 

Эльвира ӘХМӘТОВА, 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы 

«Мәхәббәт җиңүгә китерә» фото­күргәзмәсен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышладык. Әлеге проект дүрт ай эшләнде. Фотокүргәзмә фронтовик гаиләләре турында 45 тарихны үз эченә ала. Анда барлыгы 53 фронто­викның тормыш юлы, биографиясе, гаиләсе һәм нәсел дәвамчылары турында мәгълүмат тупланган. Стендларда – фронтовикларның сугыш елларында кичкән авыр сынаулары, язмыш өлешенә төшкән очрашу һәм аерылышулар, фронттан килгән хатлар, гаиләләрдәге бәхетле мөнәсәбәтләр, гомер буена дәвам иткән мәхәббәт тарихлары.
Фронтовикларны, күбесенчә, аларның каһарманлыгы, сугыш елларындагы тормышы аша гына беләбез. ЗАГС ида­рәсе буларак, әлеге тарихларны тагын да киңрәк ачарга булдык һәм аларның гаиләләре, балалары, оныклары, тормыш иптәшләре турында да мәгълүмат җыйдык. Бу проектны оештыруда республиканың барлык ЗАГС бүлекләре катнашты. Фронтовик гаиләләре белән сөйләшеп, гаилә фотоальбомнарыннан фотолар җыйнап эшләнде бу проект.
Без кулланган 300 фото – барысы да уникаль. Фотокүргәзмәдә күрсәтелгән фронто-викларның берсе – Тукай районыннан Советлар Союзы Герое Николай Якуп улы Якупов, икесе Ленин ордены кавалеры. Әлбәттә, барлык фронтовиклар да орден, медальләр белән бүләкләнгән. 15 фронтовик әле дә исән-сау. Алар хәзер 99 яшьтән алып 104 яшьтә. Аларга исәнлек-саулык телибез. Ветераннарыбыз да, илебез тарихы да онытылмасын.
Бөек Җиңү бәйрәме белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар