Логотип
Яңалыклар

Казанга Фатих Кәрим кайтты

Бүген Казанда, «Яшьләр» скверында язучы, шагыйрь, журналист, хәрби офицер Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәлнең авторлары – скульптор Денис Мельников һәм Захар Карамян.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр катнашты. 

Иң элек сүз Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнехановка бирелде.  
– Бөек Җиңү көне алдыннан күренекле язучы һәм фронтовик шагыйрь, чын патриот  Фатих Кәримнең һәйкәлен ачабыз. Туган илен яратуның ачык мисалы ул. Үз теләп Ватан өчен сугышка китә. Рядовой солдаттан командир дәрәҗәсенә күтәрелә. Фатих Кәримнең сугыш елларында татар әдәбиятына керткән өлеше бәяләп бетергесез, – диде ул.  

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышын шагыйрьнең шигъри юллары белән башлады:
Үлем турында уйлама,  
Илең турында уйла.
 Илең турында уйласаң,
 Гомерең озын була, 
Фатих Кәримнең әлеге атаклы шигыре иле өчен кан койган, иле өчен гомерен кызганмаган кешенең үзе үлгәннән соң да хәтере яшәве турында тагын бер кат искәртә. Шуның дәлиле булып Казанның үзәгендә каһарман шагыйребез Фатих Кәримгә һәйкәл куелды. Шушы идеяне хуплап гамәлгә керткән безнең республика җитәкчеләренә рәхмәт. 

Менә – балам, син анасы аның.  
Балабызны тотып ант итәм.
Мылтык тотып баскан җиремнән,
Бер адым да артка чигенмәм, - дип язган ул.

Әлеге юллар бүген безгә васыят кебек яңгырый.  Туган илебездән, туган телебездән чигенмәбез!
 
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис – әлеге һәйкәлне кую инициаторы.  Тантанага килүчеләрне ул да сәламләде:
Үләм икән үкенечле түгел, 
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, - дип яза шагыйр Фатих Кәрим беренче тапкыр сугышка кереп чыкканнан соң.  Бездән 53 язучы сугышка китә. Иң соңгысы -  Фатих Кәрим була. Чөнки ул моңа кадәр лагерьлардан әйләнеп кайта. Декабрьнең 29да, Яңа елны каршыламыйча да сугышка китеп бара. Аның кебек язучылар Бөек Ватан сугышында булмаган. Чөнки калган язучыларның күбесе йә штабларда эшли, йә фронт газеталарында, ә Фатих Кәрим беренче көннән алып, блиндажларда, окопларда сугыша, тезенә автоматын куеп, шуның өстенә кәгазен куеп, шигырь-поэмалар яза. 150 шигырь, 9 поэма, 2 повесть, 1 драма яза. Мондый мисал дөньяда башка юк. Гиннесс китабына кертерлек гаҗәеп шәхес. Аның бер шигыре дә югалмый, ул аларны редакцияләргә җибәреп бара. Моның өчен батырлык та, акыл да кирәк. 
Кызганыч, кызы Ләйлә бу көнне күрә алмады. Мин махсус аның портретын ясатып алып килдем. Менә ул Ләйлә ханым бронзага әйләнгән әтиегез! Күрегез! 

Тантаналы чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. 


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН: Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ает авылында туа. Нәкъ 100 ел элек беренче әсәрләрен иҗат итә башлый. Ул «Яшь ленинчы», «Крестьян газеты», «Кызыл армеец» газеталарында, «Атака», «Азат хатын» («Сөембикә») журналларында эшли. 
 1933–1937 елларда Татар китап нәшриятендә балалар әдәбияте секторын җитәкли. 1938 елда, милләтчелектә гаепләнеп, кулга алына һәм 10 елга  хөкем ителә. Акланганнан соң, үз теләге белән, гади солдат булып, сугышка китә. 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр фронтның беренче линиясендә сугыша. Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә өч ай калгач, 1945 елның  19 февралендә, Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәре янында һәлак була. 
Сугыш елларында аның иҗаты зур үсеш кичерә. Окоп ышыкларында, землянкаларда иҗат иткән шигырләре, «Гөлсем», «Идел егете», «Үлем уены», «Партизан хатыны», «Өмет йолдызы» кебек поэмалары, балладалары сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасы булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар