Кышның үтә дә салкын көне иде. Хәер, урамда гына түгел, җанымда да боздай салкынлык иде минем. Табиб диагнозымны яшерүне кирәк санамады: “Синең авыруың начарга охшаган, — диде. - Дөресрәге, аның тиздән начарга әйләнүе мөмкин”, — дип өстәде. Нәрсә бу, кайдан килеп төшкән чир бу? Ни өчен, Ходаем, миңа җибәрдең бу хәсрәтне?