Логотип
Мөнәсәбәтләр

"Калак белән алма казыйм әле!" Татарларны төрлечә сөйләштерә торган диалекталь сүзләр тупланмасы

Күрше Чувашия Республикасының татар, дөресрәге, мишәр җирлекләрендә танышлары, дуслары булмаганнар бу, мөгаен, дөрес җөмлә түгел, дип уйлап куйгандыр. Ялгышасыз! Батыр һәм Комсомол районнарында яшәүче милләттәшләребез нәкъ менә шулай сөйләшә. “Калак белән алма казыйм әле”, аларча: “Көрәк белән бәрәңге казыйм әле”, – дигәнне аңлата.


Татар халкы төрле төбәкләрдә яши. Район белән район арасындагы сөйләм теле аермасы шуңа килеп чыккан да. Бер-берсенә күрше, янәшә урнашкан җирлекләрнең уртак диалекталь сүзләре дә күп. Әмма Татарстанның бер очы белән икенче очы бер-берсен аңламаслык сүзләр дә җитәрлек. Кайберләрендә бер үк сүзнең төрле мәгънәләрдә йөрүе мәзәк хәлләр дә китереп чыгарырга мөмкин әле. Танышларымның берсе сөйләгән иде: “Азнакайлыларга (ул үзе – Яңа Чишмә районыннан) әкәленең ни икәнең аңлатам, озынча, шома, дип. Тәгәри-тәгәри көлделәр, аларда ул сүз кеше әгъзасын аңлата икән”.


Бу юлы әдәби телдә мәгънәсе бер булып, төрле авыл-район диалектында икенче мәгънәгә ия булган сүзләрне барларга булдык. Чувашиядән башлаганбыз икән, дәвам итик.

Шулай итеп, әлеге республикада яшәүче милләттәшләребез көрәкне – калак, бәрәңгене алма, дип әйтә. Ә алманың үзен буалма, диләр. Эченә тозлы эремчек тутырылган камыр ризыгы аларда – кәлҗемә, Актанышта шул ук сүз белән сумсага әйтәләр, ә Татарстанның кайбер районнарында кәлҗемә – җебегән, дигән сүз.

Чувашия татарларында тагын сүз бар: түр, Татарстанда ул – өйнең алгы өлешен аңлатса, аларда – капка төбе. Сүз уңаеннан, алар капканы да капка дими, ә яшелчә исеме белән йөртә – кабак ди. Җәймә сүзе бездә өстәлгә яки урын-җиргә җәя торган тукыма булса, аларда җәеп пешерә торган ризык. Бездә рус милләтеннән булган хатык-кызларга "марҗа" дисәләр, алар камка бөҗәген марҗакай дип йөртә. Аннары ул якларда “таем” дигән сүз ишетсәгез дә һич тә үпкәләмәгез, безнеңчә “җаным”, дип яратып әйткән сүзнең синонимы ул, гәрчә Татарстанда йорт хайванына шулай дәшсәләр дә.


Безнең төбәкнең шундый кызыклы диалекталь сүзләргә иң бай районнарының берсе – Актаныш. Биредә болай да үзенчәлекле сөйләм, диалектлар исә кайвакыт җөмләләрен башка төбәк кешеләренә бөтенләй аңлаешсыз итәргә мөмкин.

Әдәби телдә абый кешене аңлаткан агай сүзе аларда “абау” кебек гаҗәпләнүне аңлату ысулы. Кешегә берәр бәйрәм чарасына бирелә торган бүләк – аларда кечкенә урман дигән сүз. Ачуланганнарын алар талау сүзе белән белдерә, әдәби сөйләмдә ул урлау мәгънәсендә йөрсә дә; шулай ук көек сүзе дә – ачу килгәндә кулланыла, “Көек килә”, ди алар, гәрчә көек – көйгән дигән мәгънәдә йөрсә дә.

Гөләндәм дигән хатын-кыз исеме белән актанышлылар чәчәк букетын атый. Кул дигәч, кешедәге кул күз алдына килсә, әлеге район халкы билгеле бер җир, урынны шулай дип атый. Сәйлән – күп районнарда бисерны аңлатса, Актанышта төймә; нәрсәне дә булса җәйгәндә кулланыла торган җәю фигыле белән актанышлылар язгы ташу, җәелгән суны атый. Күңел ачуны биредә ирек ачу диләр, ирек әдәби телдә азатлык мәгънәсендә йөри. Сүз үңаеннан, Чувашия татарларында да  бар әле бу төшенчә. Алар “сагындым”ны “иректем” ди. Аннары, актанышлылар кыйнамый, ә кисә. Кызык, ә! Димәк, Актанышта яшәүче калай әтәчләр: “Хәзер мин сине кисеп атам!” – дип сөйләшә.

Балык Бистәсендә дә кыйнау сүзе башкача яңгырый, алары “ватып атам” ди. Тагын Балык Бистәсе һәм Саба якларында кашыкны калак диләр, бу сүзне, гомумән, төрле район халкы төрлечә аңлый, ахры, кем нәрсәне тели – шуны калак дип йөртә. Ә калакның беренчел мәгънәсе – агачтан ясалган коймак-белен әйләндерә торган җайланма. Шул ук районнарда  “чокырны алып бир әле”, дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Аларга һич тә берничә метр тирәнлектәге чокыр-чакыр кирәкми, бу районнарда яшәүчеләр чәйне чокырдан, ягъни чынаяктан эчә. Апас, Буа, Кайбыч якларында исә чынаякны “йомыр/йомры” диләр, әдәби телдә йомры йомгак кына булса да. Аннары, әдәби сөйләмдә ишекне, капканы ачканда кулланыла торган ачу сүзен Татарстанның күпсанлы үзәк районнарында тамак сүзенә ялгап кулланалар. Бу, әлбәттә, кеше әгъзасының ачылуы дигән сүз түгел, ә ашыйсы килүне белдерүче тамак ачу төшенчәсе.


Тагын бер киң таралган омоним – тәкә. Тәкә диюгә иң беренче күз алдына дүрт аяклы йонлы йорт хайваны килеп баса.  Тик Актаныш, Минзәлә, Сарман, Кукмара районнарында тәкә – ризык, кемдәдер пирог, кемдәдер бәлеш яки сумса. Юка дигәч тә төрле район төрле ризыкны күз алдына китерә. Бу очракта сүз сыйфат турында бармый, каядыр юка – белен, ә Апаста, әйтик, составында катык булган күпереп пешә торган камыр ризыгы. Малларга эчерү өчен он һәм су кушып ясалган апара сүзе Кукмара якларында аяк астында ята, алар пычракны шулай дип атый. Тагын Кукмарада җәйләүдән чәй эчәләр, бу сүз биредә чәй тәлинкәсен аңлата. Әдәби сөйләмдә исә – кыр-болын мәгънәсендә йөри. Бихисап күп районнарда өстәл артында бал кашыгы дигән сүзне дә ишетергә мөмкин. Бу һич тә балны гына сосып ала торган махсус кашык түгел, ә кечкенә чәй кашыгы. Беренче карашка берничек тә бер-берсе белән бәйләп булмый торган кашык һәм аяк сүзләрен керәшеннәр бәйли алган. Кашыгаяк – аларда савыт-саба дигән сүз.


Күп районнарда аякка кия торган йоннан бәйләнгән кыска балтырлы оекбашны башмак дисәләр, кайбер җирлекләр таналарын шулай атый. Яңа Чишмә мишәрләре яздан көзгә кадәр ындырда тир түгә. Юк, алар һич тә ярты ел дәвамында икмәк чистартып ятмый анда, ә бәрәңге, яшелчә үстерә, чөнки биредә ындыр – арткы бакча дигән сүз. Аннары алар идәнне дә, өстәлне дә себерә, чөнки бу районда себерү – сыптыру мәгънәсендә дә йөри икән. Әлеге җирлектә яшәүчеләр үзләре шаярып: “Бездә идәнне дә, өстәлне дә, анаңны да себерәләр,” – диләр. Байтак районнарда кешеләр бер-берсен шыттыра ала, әдәби сөйләмдә үсемлекләр дөньясына кагылган әлеге сүз алдауны аңлата. Шул ук Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Апас якларында да “Шыттырма инде!” – дигән сүзләр ишетергә мөмкин.
 

Апас дигәннән, биредә утны кабызмыйлар, ә элдерәләр. Кайбер җирлекләр ашны ашамый, ә эчә. Минзәлә кебек з-д хәрефләрен алыштырып сөйләшүче районнар чүкеч белән казакка суга. Башка җирдә моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырлар иде, ә Минзәләдә бу – кадак кына. Башкортстан ягында яшәүче милләттәшләребез исә суны да, сүзләрне дә сиптерә. Анда тезеп китеп сөйләүне шулай атыйлар.

 

фото: https://pixabay.com/
чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыклы тема. Дэвамы булсын иде... татарстанда районнар бик куп...

    Хәзер укыйлар