Хастаханә тормышы бер көйләнгән җайга бара да бара. Иртәнге алтыдан ук тыз-быз йөгерешә башлаган шәфкать туташларын, табибларны күзәтеп торсаң, Аллаһ үзе ярдәм бирсен икән боларга дип куясың. Кемнедер юл һәлакәтеннән алып килгәннәр — ашыгыч ярдәм кирәк, кемдер палатада яткан җирдә үзен начар хис итә башлаган — ашыгу сорала, кемнедер тәгәрмәчле арбага салып реанимация дигән җиргә үк алып китеп баралар...