Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исемендәге "Россия — Ислам дөньясы" премиясе игълан ителде

«Россия — Ислам дөньясы» стратегия төркеме «Россия — Ислам дөньясы» дип аталган бәйге игълан итә. Эшләр рус телендә кабул ителә. Гаризаларны 2017 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Ислам рухы чагылдыруга, динара сабырлык, тынычлык һәм гаделлек темаларына юнәлдерелгән очерк, мәкалә, репортаж, телерадио тапшырулары, фильмнар буенча иң яхшы эшләргә премия биреләчәк. Эшләрнең кайчан басылган булуы мөһим түгел. Хезмәт белән бергә катнашучының үзе турында мәгълүматлар җибәрү кирәк.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегия төркеме рәисе Р.Н. Миңнеханов исемендәге премия призы фонды 500 мең сум тәшкил итә.

Бәйге таләпләре белән тулысынча танышу һәм барлык сорауларга җаваплар алу өчен: podkolzina@rusisworld.com, islamspart@gmail.com электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә  мөмкин. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар