Логотип
Күңелеңә җыйма

​Бер – яшьлектә, бер – картлыкта

Читтән караганда менә дигән пар, балалары үсә, эш урыннарында дәрәҗәле кешеләр... Һәм кинәт шундый хәбәр: «Аерылышабыз...» Чынлыкта, мондый хәлләр «кинәт» кенә килеп чыкмый инде ул – читләр күзенә бик бәрелеп тормый торган сәбәпләре һәрвакыт була.

Йөрисең! Күрше Хәлим белән очрашасың!
Ире аңа үзен яклап сүз әйтергә дә ирек бирмәде, үз туксаны – туксан: «Йөрисең!» Ятса да шуны кабатлады, торса да... Капка­ны ачып, урамга чыгу, каядыр бару, кем беләндер сүз алышу турында уйларга да мөмкин­лек калдырмады: «Хәлимнән хәбәр китергәннәр, хат керт­кән­нәр, кая яшердең?» – дип үзәгенә үтте. Хатыны ишегалдына чыкса – ияреп чыкты, өйгә керсә – керде. Мунчага барса, артыннан барып, мунча өйалдында саклап утырды. «Балалардан, киленнән, тирә-күршедән оят, Хәлимнең гаиләсеннән яхшы түгел», – дигәнне ишетмәде. Сүз белән җанны кыйнавы бер хәл, аннан кул күтәрә үк башлады... Йөз-бите күгәреп йөрүләр берничә тапкыр кабатлангач, Галимә апа түзмәде. Дөресрәге, ул, бәлки, тагын алга таба да сабыр иткән булыр иде дә, читтәге балаларының түземлеге төкәнде: «Шушы яшьтә әнине кыйнатып ятып булмый бит инде», – дип, кайтып, Галимә апаны үзләренә алып киттеләр.

Ул каршы килмәде. «Аерым торып карыйк, бераз сүрел­сен, акылына килсен, аннары кире кайтырмын», – дип уйлагандыр инде. Ә ире, ул китүгә, судка аерылышырга гариза язып, араларны рәсми рәвештә дә өзеп куйды... Юллар бөтенләйгә ябылды. Яшьли кавышкан, биш бала тәрбияләп үстергән ир белән хатын шулай итеп карт-лыкларын икесе ике җирдә уздырдылар. Көнләшүенең урынсыз икәнен соңлап булса да аңлады да бит ире, әмма өлкәнәйгән көндә үзен ил-көн алдында шулай түбәнсеткән, хурлыкка калдырган өчен Галимә апа аны инде гафу итә алмады шул... Соңгы урыннары исә менә барыбер янәшә: авыл зиратында бер чардуган эчендә яталар – анысын балалары шулай хәл итте. 

...Кушылып яши дә башламаган килеш шактый яшьләрнең аерылу турында сүз кузгатуына инде күнегеп киләбез. Статистика мәгълүматларына караганда, баштагы дүрт елда никахларның 40 проценты таркала. Һәр икенче пар аерылыша дигән сүз бу. Белгечләр, ун ел элек һәр өченче пар гына аерылыша иде әле, ди. Гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешкән егет белән кызның бер-берсеннән шулай тиз күңеле сүрелүе, аларны кавыштырган мәхәббәтнең сүнүе фаҗига, әлбәттә. Бигрәк тә – балалар туарга өлгергәндә. Ятимнәр тагын арта, димәк... Ә менә 20-25 ел бергә яшәгән ир белән хатынның: «Аерылышабыз», – диюен без кайчак бөтенләй аңламыйбыз, кабул итәргә теләмибез бугай. 
 

«Холыклар килешмәде...»

Аерылышканда, яшьләр генә түгел, өлкәннәрнең дә күбесе шушы сәбәпне атый икән. «Ничек инде, шул гомер килешкән дә, хәзер генә ярамый башлаганмы?» – диясе килә... Чыннан да, шулай икән, бу хатаны элегрәк тә төзәтеп булгандыр бит. Әйтергә җиңел... Бездә кыз баланы: «Барган җиреңдә таш бул!» – дип, ә ир баланы: «Берне алып – бер белән яшәргә», – дип үстерәләр.

Ике арада аңлашылмаучылыклар өйләнешеп яши башлауга туса да, шуңа күрә күпләр: «Кеше ни әйтер?», «Әти-әниләр борчылыр», дип, проблеманы «онытырга», «күрмәскә» тырыша, «тора-бара ияләшер­без, бер-беребезгә күнәрбез», диләр. Балалар туа. «Алар­ны үстерергә, аякка бастырырга кирәк», – дип уйлый ир белән хатын. Яшь чакта мәшәкатьләр дә күбрәк була бит: йорт-җирне кайгыртасы, булмаганны – булдырасы, карьера турында уйлыйсы... Нәрсәнедер үзгәртергә, гадәттә, вакыт та табылмый, үзгәртәсе дә килми. Аннан балалар үсеп җитә, таралыша, ир белән хатын икәү генә кала. Менә шул чакта элегрәк күз йомган, күрмәмешкә салышкан проблемалар баш калкыта да инде. Икәү генә торырга, иртәдән кичкә кадәр гел икәү генә булырга әзер түгелләр икән бит: бер-берсе белән аларга рәхәт түгел, күңелсез... Бер түбә астында ике ят кеше! Иренең (яисә хатынының) мең дә бер кимчелеге күзгә ташлана башлый: йоклаганда гырылдый, башкаларның гел начар якларын гына күрә, саран, чәчен атнага бер генә юа, үзе турында гына кайгырта... Яшьлектәге кебек «үзгәрер», «үзгәртермен» дигән өметләр инде юк, була да алмый. «Калган гомерне сине аңламаган, «синеке» булмаган шушы «чит» кеше белән ничек яшәп бетерермен?!» – дигән уй парларның берсен (кайчак икесен дә) айнытып җибәрә. Хәер, шушы уй башларына килеп тә, язмышлары белән килешеп, гаиләдә яшәп калучылар да байтак. Әмма аерылышырга тәвәккәлләүчеләр дә бар.

Белгечләр, «холыклар килешмәде»нең төп сәбәбе ир белән хатынның үзара аралаша, бәхәс-конфликтларны чишә белмәвендә дип аңлата. Холыкның монда катышы юк, диләр.
 
Быелның тугыз аенда Татарстанда 10 108 пар аерылышкан. Шуларның 1601 е (ягъни 15,8 проценты) бу карарга бергә инде егерме ел һәм аннан да күбрәк яшәгәч килгән. 
 

«Эчүеннән арыдым...»

– Очрашып йөргән чакта, салгаларга яратуын сиздермәде шул, – дип сөйли Гөлсинә апа. – Туйдан соң бер туганнарына кунакка бардык: ирем ике чәркә аракыны бер-бер артлы күтәрде дә куйды! Шуннан башланды... Буемда бар иде инде: бала тугач туктамасмы, дип өметләндем. Булмады... «Кыз янына малай алып кайтсаң, эчмим», – дип тәүбә итте. Ышандым. Улыбыз туды, ә ул эчүен ташларга уйламады да. Бала­лар «әти» дип әйтергә тилмермәсен, дидем, тагын түздем. Хәзер үкенәм: исерек белән араны яшь чакта ук өзәргә кирәк икән. Язмышым бөтенләй башкача булыр иде... 25 елдан соң аерылыштык. Үз йортыбыз белән тора идек: рәсми рәвештә аерылышсак та, бер түбә астында яшәп калдык. Балалы бер хатынны ияртеп кайтты. Алар зал ягында тордылар, мин – йокы бүлмә­сендә... Өч ел шулай яшәдек. Моны яшәү дип атап бул­са... Хәзер әнә: «Кертәсеңме, кире кайтыйм әле», – ди. «Юк инде, чыгып киткән җиреңдә генә тор», – дим...
Сер түгел: яшьрәк чакта күпләр якын кешесе хакына күп нәрсәгә түзә, күз йома, килешә, кичерә. Аның бәйрәмнәр яратуын да, бар тапканын комарлы уеннарда юкка чыгаруын да, вакыт-вакыт кул күтәрүен дә... Әмма түземлекнең дә чиге була! Олыгаеп килүче хатын-кыз, болай да гомере буе түзгән исерек белән җәфаланган­чы, ялгызы, балалары, оныклары белән генә яшәүне инде өстенрәк күрә. 
 

«Балабыз юк...»

Аерылышуларның бер сәбәбе – кысырлык, ирнең яки хатынның бала алып кайтырга теләмәве. Кайчакта парлар әти-әни булуны белә торып суза: башта карьера ясыйк, яхшы фатир алыйк, дөнья күрик, диләр. Тик һәрнәрсәнең үз вакыты шул: бала сөю теләге туганда, алар инде моңа сәләтсез булып чыга. Россиядә гаиләләрнең 15 проценты бу бәхеттән мәхрүм... Яшьрәк чакта: «Иртә әле, өлгерербез», – дип, хатынын бәби алып кайтудан тыеп торган ир-атның күбесе, бала табу белән бәйле берәр проблема тууга, аерылышу турында сүз кузгата. Аерылып, яшьрәк хатынга өйләнеп тә куя. Бер парны беләм: балалары булмауга ир гаепле икәне яшь чакта ук ачыкланса да, хатыны аның белән кала. «Язмышым шулдыр», – ди… Икесенә дә 45 яшь тулгач, ир: «Берәүне очраттым… Ичмасам, аның улларын булса да сөярмен», – дип, ике балалы хатынга китеп барды. 
 

«Ул мине канәгатьләндерми...»

Ике арада рухи якынлык булмау, ир белән хатынның уртак түшәгенә дә үтеп керә. Аларның бер-берсенә тартылмавы, җенси мөнәсәбәтләрнең булмавы яки аз булуы – бу яшьтә аерылышуларның иң төп сәбәпләренең берсе шушы, ди белгечләр.
 

 «Ул миңа хыянәт итә...»

Шагыйрь әйтмешли, әйе, «өчпочмактан тора бу дөнья...» Һәм бу очракта өченче, артык кеше күп вакыт хатын-кыз була. Яшьрәк чакта читтә мавыгулары булса да, гаиләдән китәргә җөрьәт итмәгән ир кинәт хәзер тәвәккәлли. Күпләр бу адымны «урта яшьләр кризисы»н кичергәндә ясый. Бер танышым әйтмешли, ир-ат бер гомердә әллә ничә тормыш яшәмәкче... Картлыктан, тиздән киләчәк үлемнән куркып (әйтерсең, яшь хатын янына китеп кенә аннан качып котыла аласың!) ясалган әлеге адымның күп вакыт мәхәббәт белән бернинди бәйләнеше дә булмый. Гомумән, гаиләсеннән киткән ир-атларның 30 проценты беренче хатынын сагынып яши, ди әнә белгечләр. Күперләрне бөтенләй яндырып китмәгәндә кире кайтучылар да бар. Кайтырга мәҗбүр булучылар да. Бер мисал менә: кызларын кияүгә биргәч, танышымның ире, нәкъ кызы яшендәге сөяркәсе янына чыгып китте. Хатынының ул чакта түккән күз яшьләре! Ашау-эчүдән калды, ябыкты. «Кичке ашны һаман икебезгә әзерлим әле», – дип, бик озак вакытлар сөйләде ул. Ә аннан ире инсульт кичерде һәм… яшь бичәсе аны өенә кире китереп куйды. Нишләсен, «балаларымның әтисе бит» дип, хатыны кабул итте – авыру кешене урамга чыгарып ташлый алмыйсың! Тәрбияләп аякка да бастырды әле. Кемнең кем икәнен аңларлык сабак булды бу иргә, тик күңел-ләрдә беркайчан онытылмаслык юшкыны гына калды. (Ир-атның акыллысы бу яшьтә гомер иткән хатынын, гомумән, ташламый. «Мин яңа гаилә дә кора алам, ә ул?» – дип уйлый андый ир. Балаларыңның әнисе бит ул, синең белән бөтен авырлыкны бергә кичкән, сиңа таяныч булган кеше...)
 

«Мин аннан туйдым...»

Кешенең гомер озынлыгы хәзер шактый озын, гел берәү белән генә яшәп ул ялыга – аерылышуларның бер сәбәбе шул, ди белгечләр. Бәхәслерәк фикер. Тормыш юлыннан шулкадәр вакыт янәшә атлагач, ул синең сулар һаваңа әйләнергә тиеш ләбаса! Синең холкыңны, нәрсә ярату-яратмавыңны белгән, теләкләреңне әйтми­чә дә аңлаган, үтәгән кеше көннәрдән бер көнне ялыктыра ала димени?!
 
Кырык яшьтән соң аерылган хатын-кызларның өчтән бере генә яңа гаилә кора. 

...Аерылу – канатың каерылу, ди халык. Яшьрәк чак­та «яралар азрак җөйләнсен дә, тормышны яңадан башлыйм» дигән өмет бар. Ә бишенче, алтынчы, җиденче дистәне ваклаганда... Алны-артны уйламый ниндидер адымнар ясый торган чор инде артта калган. Бу яшьтә кайбер мәсьәләләрне хәл итү дә шактый катлаулана. Әйтик, акча мәсьәләсе. Ирен эшкә озатып, каршы алып кына яшәгән хатын-кызның күбесе, аерылганнан соң матди кыенлыклар кичерә. Һөнәре, белеме булса ярый әле. Тик кулында «хезмәт кенәгәсе» дә булмаса, эшкә кем алыр? (Һәм, гомумән, гомер уртасында ялгызы калганда хатын-кызга күпкә авыррак, кыенрактыр.)

Тик, ни генә булса да, яшәргә кирәк. «Без күрәсен кеше күрмәс», – дип, тормышыгызда булган шушы үзгә­реш белән килешергә һәм яшәргә. Кешегә сынауның үзе күтәрә алганыннан да авыррагы килми, диләр...
Иң элек күңелдәге үпкәләрдән арынырга кушалар. Монысы – иң авырыдыр... Ахирәтләргә сөйләп күңелне бушату – бер нәрсә, тик бу очракта белгеч киңәшләренә колак салу дөресрәк булыр. 



Акыллы киңәшләре белән мәгълүм Карен Лодато исемле ханымга ике тапкыр аерылышырга туры килгән. Димәк, аңа аерылышу хәлләренең бөтен авырлыгы таныш. «Ялгышларымны соңлап аңладым, – ди ул. – Бер авызың пешкәч, кайнар суны да өреп кабасың...» Гаиләсен, мәхәббәтен саклап калырга теләгәннәргә аның берничә киңәше бар:
Ирегезне санлап яшәгез. «Ул моңа лаек булган чакта хөрмәт итегез аны», – димим мин. Ир-атка үзен хөрмәт итүләрен тою бик кирәк, ул хөрмәтне бигрәк тә хатыныннан көтә. Ә без тискә-реләр: «Хөрмәтне яулап алырга кирәк», – дибез. Иребезнең гап-гади бер кеше икәнен нигәдер гел онытабыз. Ул да хаталардан хали түгел, ул да ялгыша... Әмма тормыш иптәше итеп аны сез үзегез сайладыгыз. Хөрмәткә лаек кешене сайлагансыздыр бит инде. Киңәшемне тотсагыз, ышаныгыз, ул үзгәрәчәк, хөрмәткә лаек булырга омтылачак. Тик хөрмәт иткән булып кыланырга, уйнарга кирәкми – чын йөрәктән булсын.

* Үз-үзегезне алдамагыз: ирегез малны күбрәк таба башлавы, яхшырак машина, зуррак фатир алу гына сезне бәхетле итмәячәк. Нәфеснең чиге юк. Боларына ирешкәч, ул тагын башкасына, зуррагына ымсытачак. Бүгенге тормышыгыздан канәгать, рәхмәтле була белегез. Үзегезне яки ирегезне булдыксызлыкта гаепләргә ашыкмагыз. Йөрәгегезне саклагыз!

* Аллаһы Тәгалә, ир, балалар. Нәкъ менә шушы тәртиптә булсын. Бу очракта кайсы динне тотуыгыз әһәмияткә ия түгел: ир барыбер балалардан мөһимрәк. Самолетка утыргач, очыш алдыннан стюардесса һәрвакыт ул-бу булган очракта, үзебезне ничек тотарга икәнен искә төшерә. Хәтерләсәгез, башта кислород битлеген үзебезгә кияргә, аннары гына балага кигертергә куша ул. Дөрес бит: үзебез сулый алмасак, балага ничек ярдәм итик, ди?! Гаиләдә дә шулай. Гаилә таркала икән, балагызны тиешенчә тәрбияли алмаячаксыз. Аннан шундый көн җитәчәк: ул-кызларыгыз оядан очачак, ә сезне, ирегез белән уртак тел таба алмасагыз, ялгызлык көтәчәк.

* Кичерегез. Беребез дә фәрештә түгел, ялгышабыз. Гафу итүне гадәткә әйләндерсәгез, көндәлек вак-төякне онытып барсагыз (мин үзем, мәсәлән, иремнең юынганнан соң көн саен сөлгесен элеп куясы урынга, ванна шкафы өстенә куеп калдыруын гафу итәм), күңелдәге ачу тау булып өелмәс.

* Күбрәк сөйләгез. Ир-атлар бездән үзгәрәк: алар алай ук сизгер түгел. Нәрсә теләгәнеңне, ни уйлаганыңны аларга һәрвакыт әйтеп торырга кирәк.

* Аерылышу дигән сүз авызыгыздан чыкмасын. Чынлап торып бу адымны ясарга уйламыйсыз икән, әйтмәгез. Аерылышу белән куркыту дөрес түгел ул.

* Ирегез турында начар сүз сөйләмәгез. (Минем үземә моңардан туктау бик авыр булды!) Гаиләгез авыр чор кичерә икән – психологка мөрәҗәгать итә аласыз. Киңәш сорап ирегезне, сезне белгән якын кешеләргә мөрәҗәгать итә күрмәгез. Алар бу очракта объектив була алмаячак. Бигрәк тә – әниегез. 

Белгеч киңәше: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=4167

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар