Аллаһы Тәгаләдән көн саен балаларыбызга, үзебезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез. Исән-сау гына була күрик, чирләп китсәңме?! Ник чирләдем, көненә төшүләр участок табибының ишеген ачып керүдән башлана. Ул, диагнозыңны тәгаенләр өчен, сине белгечтән белгечкә, бер кабинеттан икенчесенә йөртә, анализлар тапшырта башлый. Ә аның һәркайсында дистәләгән кеше чиратын көтә. Күбесе бу чиратларга түзә алмый, аннары вакыты да чамалы бит аның. Китә шуннан түләүле клиникаларга... Анда инде барысына да акча кирәк.