Логотип
Без бергә

«Яратып туймыйча китәбез…»

Бу хатлар турында Казан педагогика көллиятенең элеккеге укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөлчә­чәк апа Әдһәмованы гүргә иңдергән көнне ишеттем... Үкенеч үзәгемне өзде – аз гына алдарак белсәм, оч­ра­шырга, танышырга өлгерсәк, мә­хәб­бәт тарихларын ул бит миңа үзе сөйләр иде! (Гомумән, Гөлчәчәк апан­ың бөтен тормышы тоташ үкенечтән торган бугай. Язмышын күбрәк бел-гән саен, бу фикерем ныгыды гына. Ни аяныч... Бердәнбер гомер бит ул!) 

Бу хатлар турында Казан педагогика көллиятенең элеккеге укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөлчә­чәк апа Әдһәмованы гүргә иңдергән көнне ишеттем... Үкенеч үзәгемне өзде – аз гына алдарак белсәм, оч­ра­шырга, танышырга өлгерсәк, мә­хәб­бәт тарихларын ул бит миңа үзе сөйләр иде! (Гомумән, Гөлчәчәк апан­ың бөтен тормышы тоташ үкенечтән торган бугай. Язмышын күбрәк бел-гән саен, бу фикерем ныгыды гына. Ни аяныч... Бердәнбер гомер бит ул!) 

...Гөлчәчәк белән Әнгам арасында мәхәббәт уты 1948 елның көзендә кабына. Бик күп кызлар гыйшык тоткан яшь шагыйрьнең көтмәгәндә үзенә игътибар итүе әтисез үскән Гөлчәчәккә башта могҗиза булып тоела. Бу хәлгә ул бик озак ышана алмый йөри... Бу икәүнең таңга кадәр сөйләшкән сүзләре, уй-хыялларына Казан урамнары, Черек күл, Кабан күле, Лядской, Ленин бакчасында үскән сәрви куаклары шаһит. Ә аннан... аннан барысы да кинәт өзелә. Әнгам Атнабайны – яшь шагыйрьне, уку алдынгысын, бюро членын институттан куалар. Урта белемгә ия булуы турындагы документы булмаган икән. Югары белем алырга хыялланган егеткә мәктәп директоры аны яхшылык эшләп биргән була да бит... Әнгам туган авылына – Күрдемгә кайтып китә. Башкортстаннан килгән иң беренче хат сакланмаган, әмма андагы шигырь юллары кызның күңеленә гомерлеккә языла: 
Мин берүзем, 
             ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш кенә булып калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?! 


Җәйге ялын әнисе янында үткәрергә дип авылга кайткан Гөлчәчәк Әнгамга хатларны Казанга, почтага язарга куша. (И-и, ул чакның тәрбиясе?!) Аннан үзе түзми, каникулы беткәнен дә көтмичә, юлга кузгала. Пароходтан төшүгә, чәй дә эчеп тормыйча, почтага ашыга ул. Алты хат көтә аны. Алтысы да Әнгамнан! Әмма конвертларны бер-бер артлы ача башлауга кызның сөенечен кара болыт каплый: ни бу, хатларның һәммәсен дә ул язганмы соң? Берсендә «син бер генә, син гөл генә, сине берәү дә алыштыра алмый» ди, икенчесендә «мине монда кочакларын җәеп, иркәли, назлый белә торган кызлар көтеп торган, миңа рәхәт» ди. Өченчесендә «фотоңа карап синең белән сөйләшәм, алдагы хатым өчен үкенәм, үземне тиргим» дигән юллар, аннан кабат үпкәләүләр, хурлаулар... (Соңыннан күп еллар дәвамында Әнгам кабатлаган «үзем гаепле», «синең алдагы җинаятем» дигән сүзләр – шушы хатлар турында. Аның тәкъдимнәренә Гөлчәчәкнең һәрвакыт шикләнеп караулары да – әлеге хатлар шаукымы. Институттан куылгач, киләчәккә корган планнары кинәт юкка чыккан, юллар чатында нишләргә белмичә калган егетнең бәргәләнүе, бөтен дөньяга үпкәләве булдымы икән бу, белмим. Гөлчәчәк аларны почтадан чыгуга мең кисәккә ертып җилгә очырса да, юшкыны барыбер кала шул, онытылмый.)

Ул чакта акыл белән көрәштә йөрәк җиңә: салкын гына булса да җавап хаты яза кыз. Аралар өзелми кала. Берсен-берсе әле табып, әле югалтып еллар уза. Кыз күңелендә өмет уты сүнде дигәндә, хатлары, «киләм» дигән сүзләре белән Әнгам учакка утын өсти дә, очкыннар кабат ялкын булып үрли... Аерылышканнарына җиде ел да 46 көн дигәндә, ул, чыннан да, һич көтмә­гәндә-уйламаганда Гөлчәчәк Әдһәмова укыткан Мүлмә авылы мәктәбенә килеп керә. Бу юлы инде барысы да башкача булыр кебек тоела. Әмма барысы да өр-яңадан кабатлана. Ул: «Киләм», – дип китә һәм... тагын килми. Нигә? Сорауга җавап юк...

Күп еллар узгач, бер очрашканда ул Гөлчәчәк апага: «Бернсны яратканымны беләсең. Аның белән язмышым охшаш бугай. Син дә минем Клариндам...» – ди. Роберт Бернс – шотланд шагыйре. Без аны «Любовь и бедность» («Здравствуйте, я ваша тетя!» кинофильмы), «Моей душе покоя нет» («Служебный роман») кебек җырлары аша беләбез. Агнес Крэг исемле ханым белән Бернс озак вакытлар хат алыша, ул аңа һәрвакыт: «Кларинда», – дип дәшә. Аның белән рухланып, шагыйрьнең шактый шигырьләр иҗат иткәнлеге мәгълүм. Әйе, кайсы чорда яшәсә дә, шагыйрьгә рухландыручы кирәк. Кавышкан очракта, көнкүреш мәшәкатьләре, бала чүпрәкләре арасында рухны сүндерми саклау, ай-һай, мөмкин эшме?! 

Аннан, киткән очракта, Уфада уллары кала – Азамат белән Салават. Тәгәрәп үсеп килүче малай-ларның әнисе – Сәвия... Гөлчәчәккә юллаган соңгы хатыннан соң ике-өч ел гына узар да, шагыйрь түбәндәге юлларны язар: 
Ә мин сиңа җыр да язмаганмын,
Эзләгәнмен аны ерактан.
Күрмәгәнмен – ничә еллар буе
Үз янымда нинди җыр яткан!


Юк, Гөлчәчәк апа белән аларның язмышлары кушылмауга арада яткан еллар һәм юллар гына гаепле түгел­дер, юктыр... Җаваплылыктан да китә алмау бардыр, язмыштан да узып булмагандыр. Гөлчәчәкнең барлыгын Сәвиясе гел белеп яши. (Шагыйрь хатыннары күтәргән йөкне теләсә кем иңнәренә сала алмый!) Төрле еллар, төрле вакытлар булгандыр. Гөлчәчәк апага иң соңгы шалтыратуында Әнгам ага: «Мин сиңа һәрвакыт хәлем хөрти чакта шалтыратам. Синең белән сөйләш­кәч, ничектер җиңел булып китә. Бисә әйтә, синең эшең рәхәт, Гөлчәчәк белән сөйләшәсең дә кеше буласың, минем андый кешем юк», – ди».
 

Мин хәзер синең алдыңда эшләгән җинаятем өчен иң авыр җәза алырга – гомер буе газапланырга тиеш.


Тик бу язма: «Алар нигә бергә булмаган?» – дигән сорауга җавап эзләү түгел. «Бәхет», «Җиз кыңгырау моңнары» кебек үлемсез җырлар авторы, Башкорт­стан­ның халык шагыйре Әнгам Атнабайны, аның шигырь­ләрен кабат күңелдә яңарту бу. Аннан – бу икәүнең рухына бер дога. Бигрәк тә – шушы мәхәббәт аркасында гаиләсез дә, баласыз да калган Гөлчәчәк апа рухына. Әнгам Атнабайның «Аэропортта» (1972) дигән шигыренең шушы юлларына Гөлчәчәк апа Әдһәмова­ның бөтен язмышы сыйган кебек тоела миңа: 
...Киләбез, көтәбез, китәбез...
Шул килү һәм китү – гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез: 
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез... 

Ә хәзер, әйдәгез, хатлар, дөресрәге, алардан өзекләр укыйк. 

«22.07.49. Гөлчәчәк! Син миннән хат көтәсең, ә мин синнән, чөнки мин беренче булып хат язган идем инде.  
«Сагынам» дип әйтсәм ялгыш булыр, ләкин Казанда Казаныннан да, институтыннан да тыш, бер бик якын нәрсәм торып калган шикелле һәм аның белән бергә буласы килгән кебек.» 
«26 апрель, 50. Аксәет. Гөлчәчәк! Гафу ит, минем ачыктан-ачык (откровенно) буласым килә һәм бернинди әдәби буяусыз, менә нәрсәләр беләсем килә (тик син дә миңа дөрес, чын йөрәктән җавап бирсәң иде):
1. Син мине яраттың. Ул яратуны кайтарырга мөмкин түгел, шулаймы?
2. Ә синеңчә ничек, дуслыктан ярату үсәме?
3. Әгәр мин синең алда хәзер гафу үтенсәм, син мине гафу итмәс, биткә төкерер идең, дөресме?
4. Танышың кем? Мине дә таныштыра аласыңмы аның белән?

Бу сорауларга аптырама да, ачуланма да, көлмә дә, алар миндә кинәт кенә туган, очраклы сораулар түгел, ә озак эволюциядән соң революция!
Аксәет. Төн. Тышта яз. Әри елгасының шаулап агуы ишетелә. Алда унлы лампа яна. Өстәл өстендә китаплар крепосте. Мин сиңа хат язам һәм күз алдыма сине китерәм: акыллы һәм белергә тырышып карый торган зәңгәр күзләр, сизелер-сизелмәс кенә җыерылган кашлар, ихтыяр көчен тышка сиздереп торган иреннәр...»

Үләсемне белдем, ләкин синең белән аерылырбыз дип күз алдына да китерә алмадым. 


«31.07.50. Гөлчәчәк! Мин синең соңгы хатыңны бүген укыдым, һәм ул хат барлык әгъзаларымны тетрәтте. Юк, юк, кирәкми, Гөлчәчәк, юк, кирәкми, урынсыз мине гаепләвең. Әгәр барысы да син язганча булса – минем соңгы өметем дә, тормышка булган соңгы ышанычым да өзелә, ахры, бөтенләйгә югала...

Мин 1 июльдә Кәрдәгуш авылында оештырылган пионерлар лагерена бардым. Лагерьда барлыгы 60 пио­нер ял итте. Мин өлкән пионервожатый булып эшләдем һәм балалар белән походларга, экскурсияләргә йөрдем. Бүген авылга ат белән китереп куйдылар. Өйгә кердем һәм әнигә беренче соравым шул булды:
– Хатлар бармы? Газеталарның һәммәсен дә җыйнап бардыгызмы?

Әни миңа хатлар китереп бирде, һәм мин алар арасыннан беренче булып синең хатны сайлап алдым. Күз алдыңа китер: ачык тәрәзә, кояш яктысы уйный, тышта моңсу гына тополь шаулый, авыл эштә. Терсәге белән тәрәз төбенә таянып, озын чәчле, юка гына мыеклы, кашлары җыерылган, аскы иренен тешләгән берәү хат укый. Ул кинәт кискен хәрәкәт белән урыныннан калкына һәм папирос кабызып, ачу белән тарта. Аннан соң китаплар стенасы белән уратылган өстәлгә утырып, ашыга-ашыга хат яза башлый...
Гөлчәчәк! Гаепне үзең сизеп гафу үтенү, минемчә, яхшы гадәт. Ләкин мин үз гаебемне белсәм дә, гафу үтенмим, чөнки үтенсәм дә, син бервакытта да мине гафу итмәссең. Ә шулай да бүген хисләремне сиңа язасым килә. Минем хәзер башка беркемем дә юк, бары тик син, һәм мин сиңа үземә ышанган кебек ышана идем. Минем теләгем шундый иде: син укып чыгасың, өйләнешәбез, мин укыйм, матур киләчәк... Ләкин хәзер бу теләк зур куркыныч астында, чөнки синең хат бөтенләй киресен сөйли, минем яратуга, сиңа булган карашка матәм маршы җырлый. Киләсе хатың нәрсә сөйләр? Сау бул. Үбеп: Әнгам.»

«21 февраль, 51. Күрдем. Гөлчәчәк! Син әйтмешли, горурлыгымны җимерәм һәм сиңа карата барлык карашларымны язам. Син мине үзеңнән суынган, алдаган һәм синең исемеңне йөрәктән алып ташлаган дип күз алдыңа китерәсең. Гөлчәчәк, уйла, үлчә акыл белән, кемем бар минем синең шикелле мине аңлый алган? Кемнең рәсеме минем күкрәк кесәсендәге блокнотта йөри? Синеке бит, Гөлчәчәк. Кем, мондагы бер укыту­чының кызы тугач, аңа Гөлчәчәк исеме куштырды? Мин дурак ич, Гөлчәчәк. Кем соң авыр вакытларда, Казанны сагынганда, шигырьләр язганда сүзләр табалмаса, сине уйлый һәм эше җиңеләеп китә? Мин бит ул, Гөлчәчәк! 

Син Уфага бармаган, ягъни билгеләнмәгән очракта да безнең мәхәббәт дәвам итә ала. Мәхәббәт өчен нинди киртә бар соң? Минемчә, үлем генә аны өзәргә мөмкин. Син Уфага килә алмыйсың икән, мин җәйге каникуллар башлану белән сине күрәм бит әле, барысын да шунда сөйләшербез. Әгәр дә син һаман да элеккеге карашларыңда булсаң, иртә димәсәң, риза булсаң, минем белән бергә атларга теләсәң... берәр ЗАГС өстәле табарбыз әле. Казандамы, кайда. 

Минем сиңа булган мәхәббәтем вакыт үтү белән сүрелмәде, ә ул, киресенчә, тирәнәйде, һәм мин синнән башка яхшы, лаеклы тормыш иптәше таба алмавыма инандым. Кемнәрне күрмәдем, кемнәр белән сөйләшмәдем, ләкин барысы да минем изге хисләремә сукыр булдылар, аңламадылар. Әдәбият! Бу турыда синнән башка кем сораша, кем үз күреп киңәш бирә? Беркем дә! Ә миңа хатын, бала анасы, казан янында маташучы гына кирәкми, ә тормыш иптәше, киңәшче, дус, булышчы кирәк! 
Мин югалтсам сине,/ мин югалтам/ Яшьлегемнең матур бизәген,/ Гомеремнең дустын,/ бөек илһам / Бирүчесе – иҗат үзәген.» 

«9 март, 51. Күрдем. Гөлчәчәк! Хатыңны кичә алдым, ләкин җавап яза алмадым, чөнки РОНОдан вәкилләр килделәр дә, мәктәптә кара төнгәчә утырдык. Ә бүген менә әле генә мәктәптән кайттым һәм түземсезлек белән сиңа хат язарга утырдым. Кичә төнлә кайтканда әни йокламаган иде, һәм ана белән ул озак кына сөйләшеп яттык. Бәлки кайберәүләр яшерен сер итеп сакларга яратадыр, ә мин сиңа булган мәхәббәтемне аңардан яшерергә теләмим. Ул барысын да диярлек белә һәм һәрвакыт синең сәламнәреңне кабул итә. Соңгы хатта язылганнарны да мин аңа сөйлим. «Минем янда тормасагыз да, җәйге каникулны монда үткәрерсез әле», – ди. Ана бит, ул гел генә үз янында тоту, якын-тирәдә икебезне бер җирдә эшләтү ягында, «укуың да җиткән инде», диясе дә килеп куя. 

Син назначениене Башкириягә ал. Әгәр Уфа, Бирск ошамый икән, бездә татар урта мәктәпләре дә җитәр­лек. Тирә-якны рәтләргә кирәк дип, борчылма, Гөлчә­чәк. Әгәр кирәк икән, мин тагын бер ел укымыйча эшләргә дә риза; әниең турында да кайгырма, үзебез­нең янга алырбыз. Мин барысына да риза, тик миңа синең белән бергә булу гына кирәк. Кешегә һава никадәрле кадерле булса, син дә минем өчен шулай. Югалтырмын дип куркам мин сине. Синең минем янда булуың иҗатымда да зур роль уйнаячак. Шушы турыда тирәнтен чын кешеләрчә уйла әле, Гөлчәчәк! 

Озын сүзнең кыскасы, әле без тормыш тарафыннан бозылмаган, яшьләр, характерлар килешә шикелле, әйдә канатсыз тормышны тәмамлап, гомернең калган өлешен бергә алга барыйк! 
Уку тәмамлану белән мин Казанга барам, сине үзем белән алып кайтам, аннан калганын шунда сөйлә­шербез. Шулай бит, Гөлчәчәк? Кире какмассың дип уйлыйм. Укуыңда һәм тормышыңда зур уңышлар теләп: Әнгам.»

«30 март, 51. Күрдем. Гөлчәчәк! Имеш, «Синең «Ка­занга киләсе» һ. б. шикелле буш хыяллар белән баш ватасың килми». Минемчә, мондый каршы алуга барма­саң да ярый торгандыр?! (Ләкин бер ялгышуны икенче бер ялгышмау белән төзәтергә дә мөмкин иде.)»
«8 май, 51. Гөлчәчәк! Минем соңгы экзамен – 3 июнь­дә, ә отпуск кайчан бирерләр – белмим. Отпуск алу белән «лечу, лечу к тебе!» Искесе бетмәде, инде яңа уку елына да назначение башланды. Мине үзебезнең мәк­тәпкә ана теленнән һәм географиядән билгеләделәр. 

Госэкзамен беткәч тә син кайтып китмисеңдер бит? Каршы алырсың дип ышанам. О, күз алдына китерәм, ул минутлар ничек булачак: куркыныч та, күңелле дә. Шунда күрербез инде: без аерылышу сынавын ничек үттек икән? Карашлар үзгәрмәгәнме, беренче очрашу нинди хис калдырыр, беренче елмаю чынмы, ялганмы, ясалмамы булыр һәм киләчәк ничек хәл ителер? Сораулар күп, ләкин барысына да Казан перронындагы очрашу җавап бирәчәк. Дөрес! Бу очрашу күңелле дә, куркыныч та. Белгәннәргә сәлам. Экзаменнарда уңышлар теләп һәм, рөхсәт итсәң, үбеп: Әнгам.»

«10 январь, 52. Уфа. Гөлчәчәк! Мин бүгенгә кадәр синең (Сезнең дип язарга теләмим) адресыңны белмә­дем, шуңа күрә хат яза алмадым. 
 

* * *

Шушы өч йолдызны куйгач, ничектер синнән гафу үтенәсе килгән иде, ләкин нигә? Юк, Гөлчәчәк, гафу үтенүнең кирәге дә шуның кадәр генә булса кирәк! 
Синең янга бармадым һәм юлга дип хәзерләгән акчаны (әйдә, дөресен әйтеп сөйләшәбез!) рестораннарда бетердем, янәсе, егет кайгыдан эчә, сөйгәне аның теләгенә риза булмаган! Экзаменнар беткәч, Уфага бардым. Матросов исемендәге кинотеатрның фойесында, мич артында, карарга дип кергән киномны карарга да онытып, менә бу – сиңа җибәргән поэманы яздым һәм шул килеш дип әйтерлек машинкада яздырып сиңа җибәрәм – тәнкыйтьлә. 

Уку башланганчы тагын Уфага барырга булдым. Киттем. Юлда (случайно) Бирскига тукталдым... һәм калдым. Берничә сәгать эчендә бөтен дөньяга төкереп карадым һәм тагын бер ялгыш адым: өйләндем. 
Уфага килдем һәм «Кызыл таң» газетасына литсотрудник булып эшкә кердем. Хәзер шунда эшлим. Шигырьләр бастырам. Төрле кичәләрдә булам, студентлар белән очрашам. Укыйм. Язам. Иртәнге сәгать 9 да китәм, төнге сәгать 3 тә, 4 тә кайтам...
Кайбер очракларда минем үчкә-үч (назло) эшли торган гадәтне син беләсең. Әле күптән түгел шундый вакыйга булды. Төнлә кайттым. Бераз язып утырдым. Яттым. Йоклыйм. Иртән уянып киттем, күзне ярым ачып кына карыйм: Сәвия кесәдәге блокнотны актара. Синең фотоны алып карап торды-торды да, яңадан салып куйды. Мин «күрмәдем». Тордым, ул сорый:
– Блокнотыңда кемнең фотосы бар?
– Гөлчәчәкнең.
– Нигә?
– Ә анысы белән кызыксынма.
– Бәлки син аңа хат та язасыңдыр?
– Анысы хәзергә юк.
– Алдыйсың?
Ләкин син шуның өчен генә хат язган дип уйлама, бу бары тик бик кечкенә, диңгездәге тамчы шикелле генә сәбәп.»

Кешегә һава никадәрле кадерле булса, син дә минем өчен шулай.


«13 гыйнвар, 1952. Якшәмбе. Әйе, әйе, мин сиңа әдәбиятны аңлаганга күрә, һәм кеше буларак тормышың белән кызыксынып язам. Мин бит синең нинди авылга, нинди коллективка эләгүең турында да, ничек укыта башлавың турында да белмим. Бәлки инде син минем исемне дә оныткансыңдыр, ә мин, дурак, шундый ышаныч белән хат язган булам. Бәлки инде...» 
«26.04.52. Уфа. Барсы төгәл, / мәңге кебек иде, / Юкка чыкты кинәт барсы да; / Шуңа йөрәк / ярсып-ярсып тибә, / Уфа урамнарын тарсына. / Мин берүзем, / ләкин йөрәгемдә / Аерылуның миллион газабы, / Го­мер­гәме шулай дәвам итәр, / Бер булырмы әллә азагы?!

Бүген баткан кояшның иртәгә чыгачагы турында уйла­масаң, димәк, киләчәккә өметең өзелгән дигән сүз. Тормышта шуңардан да начары булырга мөмкинме?! 
Сәвия дә хәзер бергә торырга мөмкин түгеллеген аңлый булса кирәк. Тик ул бер яклы гына аңлый,
мин әйткән нәрсәләрне беренче аргумент итеп алмый, ә «сине котырталар, шуның өчен миннән биздең...»
Мин өйләнү белән үземнең мәхәббәтемне югалтмадым, ә аның никадәр көчле булуын һәм моңа кадәр тиешенчә бәяләп бетермәвемне, аңардан һичничек тә котылырга мөмкин булмавын аңладым. Гөлчәчәк! Минем хәлләр сине кызыксындырмас инде, дисең. Дөрес түгел! Әгәр бүгенге Әнгамгә язарга теләмисең икән, кичәге Әнгамгә яз. Бүгенгесенә караганда кичәгесе көчлерәк аның. Бүгенгесе – бары тик тере мәет кенә. Гөлчәчәк! Кем ул «ул»? Хәер, әйтмәсәң дә ярый, чөнки барыбер бәхетле ул «ул»...»

(Дәвамы булачак)
 
  «Сөембикә» журналы, № 7, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмышлар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлчәчәк апа бәхетле гомер кичерде. Шагыйрь хатыны булса ул бәхеттән мәхрум булыр иде. Урыны җәннәттә булсын!

      Хәзер укыйлар