Логотип
Яңалыклар

Кукмарага эш визиты белән килгән Татарстан Президенты яңа төзелгән күпфатирлы йортны ачу тантанасында катнашты

Бүген Кукмарада сөенечле вакыйга булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүче 21 гаиләгә республика программасы кысаларында Гафиятуллин урамында төзелгән яңа йорттан фатирлар тапшырылды. Райондашларыбызның шатлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар уртаклашты. Символик ачкычны “Строй-Гарант” оешмасы генераль директоры Илсур Шәрипов тапшырды.

сылтама: http://kukmor-rt.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар