– Му-у-у... Аның «җыры» дулкын-дулкын булып тирә-юньгә таралды. Дөнья яңгыратып мөгрәмәде ул, нибарысы «у-у» дигән авазлар белән генә «көйләде». Мондый илаһи тынлыкны бозалар димени?! Беркем дә: «Әйдәгез, әйдә, мәхлуклар», – дип, арттан кумый, беркем дә колак төбендә чыбыркы шартлатмый.