Логотип
Яңалыклар

​«Көндәшлекне яклау турында»гы законда үзгәрешләр

«Көндәшлекне яклау турында» Федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр 4 июльдән үз көченә керде. Әлеге закон урта һәм кече эшкуарлыкны яклауга юнәлтелгән. Бу хакта Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел җиткерде. 
Яңа кагыйдәләр буенча бер физик зат яки берничә физик зат гамәлгә куйган юридик затның оешмасы ел дәвамында товар сатудан 400 миллион сумнан артык табыш алмый икән, димәк, аңа ниндидер өстенлекләрдән файдаланып, көндәшлекне бозган килешүләр төзегән дигән гаепләүләр ташлап булмаячак икән. Бу шәхси эшкуарларга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар