Логотип
Салатлар

Кыярдан кореяча салат

Бөтен кеше дә белгән теге укроплы салат түгел бу, ахырына кадәр укып бетерегез! Артык үсеп, саргаебрак та киткән кыярлардан кышка бик тәмле салат ясарга була.

Кирәк:

2,5 кг кыяр (әйткәнемчә, зур-зур кыярлар да эшкә ярый. Орлыкларын кертмичә генә угач, ул 1,5 кг кала);

2 кишер (угач, 250 г чыгарга тиеш);

1 баш сарымсак.

Маринад өчен:

125 мл аш серкәсе (9%лысы);

стаканның 1/4 өлеше шикәр комы;

125 мл сыек май;

1 аш кашыгы тоз (чүмәкәйләп);

ярты кап «Морковь по корейски» тәмләткече.

Кыярны юып, угычтан уабыз. Озын итеп уа торган угыч бик кулай моның өчен. Нинди генә корал куллансагыз да, кыярдан озын-озын нечкә тасмалар телергә кирәк. Үзәген (орлыклы өлешен) умыйбыз. Кишерне дә шулай ук озын итеп уабыз. Сарымсакны вак угычтан чыгарабыз.

Уган яшелчәләр белән маринад өчен тәгаенләнгәннәрне табакка салып, бергә болгатабыз. Табакны полиэтилен элпә белән каплап, бер тәүлеккә суыткычка куябыз. Искә төшкән саен, алып болгатабыз. Икенче көнне салатны тагын бер болгатып, ярты литрлы стерильләштергән банкаларга тутырабыз да, салкын газ миченә тыгып, ут элдерәбез. Мич кызгач, температураны 150 градуска куеп, 15 минут тотабыз. Аннары мичтәге банкаларны сак кына алып (бик кайнар!) стерильләштергән калай капкач белән томалыйбыз.

Бәрәңге боламыгы, дөге, токмач янына бирер өчен бик шәп була ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар