Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага эш сәфәре

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәре судының яңа бинасын төзү проекты турында фикер алышуда катнашты

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасын төзү мәйданчыгы һәм проекты белән танышты. 

Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе һәм башка рәсми затлар белән Рөстәм Миңнеханов төзелеш урынын карады һәм проект турында фикер алышуда катнашты. 

Бина төзеләчәк җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 5 800 кв. м. тәшкил итә, Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасы мәйданы 4 022,17 кв. м. тәшкил итәчәк, 65 машина кую урыны булачак. 

Бинаны агымдагы елның август аена планлаштырганнар, ахыры 2018 елның икенче кварталында көтелә. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәр суды рәисе Газиз Гыйсметдинов, Түбән Кама ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар