Кемнең генә төз гәүдәле, яшь, матур һәм сәламәт буласы килми икән? Тормышта үз урыныңны табу, уңышка ирешү өчен дә иң мөһим шарт бу. Эшләре гөрләп барган чакта кеше ару-талу белән исәпләшми. Эшлекле, дәртле, бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итәрлек сылу-чибәр булып күренү кайчакта кешенең үзеннән дә тора. Һәрхәлдә, «Уң килгән, уңышлы кеше» имиджын булдыру һәм саклау турында уйлану зарур. Кием-салымына, төс-кыяфәтенә, үз-үзен тотышына игътибарлы шәхес хакында бу бик булдыклы, уңган, эшлекле дип уйлаулары табигый.