Логотип
Яңалыклар

Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете рәсемнәре тавыш бирүнең беренче баскычын узган

200 һәм 2 меңлек банкнотларда сурәтләнәчәк символлар өчен Россиядә 63 мең кеше SMS аша тавыш биргән. Социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр саны — 386 мең. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирүчеләр тарафыннан 3,7 мең символ тәкъдим ителгән, шуларның 18се генә 5 меңнән артык тавыш җыеп, беренче баскычны узган. Алар арасында Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете бар. Хәзер исә Казан (Идел буе) федераль университеты өчен дә актив рәвештә тавыш бирү бара. “Мәскәү, Краснодар крае, Мәскәү һәм Сверловск өлкәләрендә яшәүчеләр актив рәвештә символлар өчен тавыш бирә. Әлеге процесста актив катнашучы 10 төбәк арасында Татарстан булса да, безнең тавышлар 2,7 процентны гына тәшкил итә. Үзебезнең кунакчыл урыннарны таныту өчен бу гына аз”, - дип саный Илдар Шакиров һәм гражданнарны Казанны тагын да танытачак символлар өчен тавыш бирергә өндәде.

Өч этапта уздырылучы бәйгенең җиңүчеләре 7 октябрьдә билгеле булачак. Конкурс Россия Банкы тарафыннан оештырыла. 

http://tat.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар