Кыяфәтең ни сөйли?

Кемнең генә төз гәүдәле, яшь, матур һәм сәламәт буласы килми икән? Тормышта үз урыныңны табу, уңышка ирешү өчен дә иң мөһим шарт бу. Эшләре гөрләп барган чакта кеше ару-талу белән исәпләшми. Эшлекле, дәртле, бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итәрлек сылу-чибәр булып күренү кайчакта кешенең үзеннән дә тора. Һәрхәлдә, «Уң килгән, уңышлы кеше» имиджын булдыру һәм саклау турында уйлану зарур. Кием-салымына, төс-кыяфәтенә, үз-үзен тотышына игътибарлы шәхес хакында бу бик булдыклы, уңган, эшлекле дип уйлаулары табигый.
Әминә, мин кара төсне яратам: өстемә киеп йөри торган киемнәремнең күбесе кара икән. Бу төс миңа килешә дип уйлыйм. Ә тирә-юньдәгеләр гел карадан киенә торган хезмәттәшләрен ничек кабул итә икән? Мин бер фирмада бухгалтер булып эшлим. Ачык, чуар, бизәкле киемнәр миңа бигүк килешеп бетми дип уйлыйм.
– Әгәр сез бухгалтер икән, кара төс сезгә кирәкле имидж тудырырга булыша дип исәплим. Җитди, эшлекле сөйләшүләр алып барганда караңгырак төстәге кием кию урынлы. Ә кара төс белән мавыгуыгыз тиздән узачак. Кара төс сексуаль – җенси дәрт өсти торган төсләрдән санала. Дөрес, ул берәүне дә яшьрәк күрсәтә торган төс түгел. Тормышыгызда үзгәрешләр булгач, төсләр палитрасына карашыгыз да үзгәрәчәк. Күңелегез күбрәк ачык-якты төсләргә тартылачак.
Җәй җитүгә калын, авыр киемнәрне салып ташладык. Җиңел, юка күлмәкләр рәхәт бит. Ләкин тулы гәүдәлеләргә артык килограммнарны яшерү авырлашты.
– Әйе, җәйге әсседә күләмле киемнәр артык. Дөрес, 2010-2011 елгы көзге-кышкы модалы киемнәр коллекциясендә зур күләмле әйберләр дә шактый. Әлбәттә, күләмле әйберләргә, артык авырлыкны яшерер чамасы булганнар сөенә. Кагыйдә буларак, күләмле әйберләр кешене ябык, җыйнак итеп түгел, ә бәлки зур, авыр гәүдәле итеп күрсәтә. Ә менә ярымсыланып торган (кием белән тән тиресе арасында 2-3 сантиметр ара калырга тиеш), җиңел, шома, шуышучан тукымалардан тегелгән киемнәр теләсә кемне зифа, сылу итеп күрсәтергә мөмкин. Һәр очракта да гәүдә, тән төзелешен истә тотып әш итү мөһим. Артык авырлыкны яшерүнең хәйләләре күп. «Алма» тибындагы гәүдәле булсагыз бил, арка тирәсе калыная, ә аяклар, бот тирәсе төз килеш кала. Киң туника, бил өлеше күтәренкерәк итеп тегелгән җәйге җиңел-иркен күлмәкләр аларга аеруча килешә. Ә «груша» тибындагы тулы гәүдәлеләргә билдән киңәеп киткән клеш итәк һәм киң чалбар кулайрак.
Мин бизнес белән шөгыльләнәм. Партнерлар белән килешүләр төзегәндә төпле, җитди, ышанычлы ир-ат имиджы мөһим. Кеше күрке — кием. Бу очракта нинди киемнәр отышлырак?
– Психологлар шундый эксперимент үткәргәннәр. Юлны аркылы чыгарга тротуарда күп халык җыелып тора икән. Яшел ут кабынганын көтеп тормыйча джинс, свитер кигән яшь егет юл аркылы чыга, әмма аңа берәү дә иярми. Килешле яхшы костюм, ак күлмәк кигән, галстук таккан ир, кызыл ут янып торуына карамастан, юл аркылы чыга башлагач, җыелып торган төркем дәррәү аның артыннан иярә. Караңгырак төстәге яхшы костюм, аксыл күлмәк, модалы галстуклар олпат, күренекле, төпле итеп күрсәтә, кешегә җитдилек өсти.
Җәй көне урамда, транспортта кайбер ханымнардагы бижутериягә күзем төшә дә, кызыгып куям — гап-гади материалдан, пластиктан гына әшләнгән булсалар да, ул муенса-алкалар гаҗәеп матур күренәләр. үземнең дә шундыйларны тагасым килә килүен дә, тик икеләнәм: андый бизәнү әйберләре кияр яшьтән чыкмадыммы икән әле мин?
– Затлы, кыйммәтле бизәнү әйберләре хатын-кызның дәрәҗәсен, статусын билгели, аның җәмгыяттә тоткан урыны турында сөйли. Унҗиде-унсигез яшьлек туташлар алтын бизәнү әйберләре такканда, әлбәттә, үз яшьтәшләреннән өлкәнрәк тоелачак.
Яшьрәк күренергә теләгән клиентларыма исә мин гади бижутерия тагарга киңәш итәм. Бигрәк тә җәй көне. Күктә кояш балкып торганда, бөтен җирдә гөлләр чәчәк атканда, якты, җете ачык төсле бижутерия һәркемгә килешәчәк. Аның үзегез яратканын, күзегезне, күңелегезне сөендергәнен сайлап алу исә бер дә авыр булмас.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.