Логотип
Проза

Кайтарылу сере

Мин Гали абзабызның авылдан чыгып ычкынган көнен анык хәтерлим. Кайчан, ничек, нинди вакыйгалардан соң – бөтенесе хәтергә уелган.

Абзабыз вафат. Моннан ун ел чамасы элек бакыйга китеп барды. Ташкенттан алтмыш чакрым чамасындагы Ахангаран дигән зур кышлакның кызыл комлы зиратында ята ул. Мин аның дәфененә баруым хакында «Урта Азиядәге уртакларымда» дип язган да идем.

Абзам темасына әйләнеп кайтуымның бүтән сәбәбе бар. Кайчанрак, ничегрәк чыгып качты соң әле ул сугыштан соңгы ач-ялангач, әмма җырлы-моңлы авылдан, колхоз кешесенә паспорт бирү, авылдан чыгу тыелган заманда? Һәрхәлдә, мин моны үземнең исәпләвемчә, 1948 елның кышыннан да иртәрәк булмагандыр дип уйлыйм. Ул чакта паспортыңны учлап, туры айгырлы тарантас үрәчәсеннән аякларыңны салындырып, гомеребез булса, кайчан да бер кайтырбыз әле дип, артыңа да борылып карамыйча, илдән чыгып китү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Гомер иткән чокырыңнан башыңны да чыгарып карый алмаган сталинчыл заманда, кешелексез заманда авылдан чыгып таюның нинди әмәлен тапкандыр ул!

Бездә, минем якын-тирәмдә, бу чор нечкәлекләрен аңлатырлык кеше дә калмады бугай инде. Әмма мин бу юлы сөйләргә җыенган очрак абзабызны эчке сызу-сыкранудан туктап, юк, болай ярамый, мондый мал-колга хас түзем зынҗырын өзеп, ничек кенә булса да, илдән чыгып ычкынырга кирәк дигән хәлиткеч карарга китергән вакыйга булгандыр дип уйлый алам. Һәрхәлдә, вакыйганың миңа билгеле өлеше шуны раслый кебек.

Минем шул хакта сөйлисем, үзем күргәнне сурәтлисем килә. Мәктәптә укымыйм, укымасам да, күп нәрсәне хәтерли, бәяли башлаган чагым иде. 1948 елның җир өстенә туң төшә башлаган сентябрь төне булырга тиеш бу. Авыл кешесе белә: урак урылып, уңыш җыелып бетмәгән, җирләр сөрелеп җитмәгән, чәчеләсе көзге арышлар чәчелеп, табигатьнең, көмәненнән котылган ана кебек, җиңеләеп калып, җәйдән көзгә күчеп азапланган искиткеч серле мәле иде бу. Җитмәсә, Ай! Күк йөзендә тулган Ай!.. Җир өстендә – караңгы. Булса да булыр икән шундый каршылыклы кайтарылу: күк йөзе никадәр якты булган саен, җир йөзендә шулкадәр караңгы. Бер карасаң, ул караңгы да түгел, киресенчә, шундый алдаткыч якты, айлы караңгылыкта ат юлына ялгыш кына төшереп җибәргән йөзегеңне дә җиңел генә таба алырсың сыман. Күктә – җирдә караңгы булганы өчен якты, җирдә исә күктә якты булганы өчен генә караңгы диярсең.
Ә менә без эзләгәнебезне – караңгыда яктыны, яктыда караңгыны табарбызмы?
Безнең ул төнгә кереп барган кичебездә казларыбыз югалган иде.

Бу безнең – сугыш азагында – атасыз, үткән кыш ачлыгында уртанчы абзабыз вафат булып, биш җаннан дүрт җанга калган гаиләбез, бигрәк тә соңгы вакытларда гәүдәсе как сөяккә калган әнкәебез өчен фаҗига иде. Бәлаләр безгә, хәтердә калуынча, гел кышын килә тор­ды. Әйе, үткән кышта бишенче сыйныфта укып йөргән һәм ачлыктан шешенгән абзам Нияз мәктәптән кайтты, эчен тотып аунады-аунады да, мәңгелеккә күзен йомды. Ул тешләрен шулкадәр кысып җан биргән, уртларын канаткан иде, мәрхүмкәй. Аны кәфенгә төрер алдыннан тешләрен ачтыра, авызын суландыра алмаган килеш күмделәр. Шул ук кыштан язга чыгып барганда, бозаулый алмыйча, сыерыбыз зыянлады. Без малсыз калдык. Күпмедер вакыттан соң тагын кайгы: әнкәебез ахирәте Садыйка түтки белән Өршәкбаш-Карамалы базарына киткән иде. Гали абзабыз, инде егет кыяфәтенә кер-гән үсмер, кичен дус кызлары-егетләре өчен аулак җыены үткәрде. Алар кара-каршы басып, мине аптырашта калдырып, бер-берсенә «кода-кодача» диешә-диешә, бик озак әйләнеп биеделәр. Шунда ишеткән бер җыр әле булса хәтеремдә: Сандугачлар да сайрамый, / Сандугач­лар да сабыр. / Шулай янса яшь йөрәгем / Кылычтан нечкә калыр...

Йоклап киткәнмен. Бервакыт, янәшәмдә барыбыз суккан бер палас ябынып йоклаган өлкән бертуган абзаларымның, җырдагыча, «кылычтан нечкә калып», йөрәк ярып елаган тавышларыннан уянып киттем. Бозы суланып утырган тәрәзә туңы аша таң сарысы саркыла. Ниндидер куркыныч күмәк ялгызлык, шом һәм зар-елаш. Күз алдыгызга китерегез: балигъ булмаган бала кара төндә салкын палас астында абзаларының бертавыштан үкереп елауларыннан иңке-миңке уянсын әле. Тагын ни булган? Әткәсез калдык. Абзасыз-тугансыз калдык. Сыерсыз калдык. Ипи-бәрәңге юк, кием-салым юк. Әллә әнкәсез дә калганбызмы? Аларга кушылып, мин дә елый башладым. Баксаң, абзарыбыз түбәсен тишеп, бүреләр өч сарыгыбызны, ике кәҗәбезне бугазлап чыкканнар икән. Бүреләр, тупсабызга утырып, инде үзебезне көтәләрдер, дип, тышка чыгарга да куркабыз...
Әле күптән түгел, былтыр, урак кызып кына барганда, Гали абзабызның башын чак өтөрмәгә тыкмый калдылар. Дусты Әхнәф белән ындыр табагына көлтә ташыган җирләреннән өйләренә кайтканда аларны районнан килгән упалнамуч белән милитсия туктата, фурманнарына җәелгән чыпта төбеннән көлтәдән коелып калган ике-өч уч ашлык таба. Авылда шау-шу купты. Бурлар тотканнар!.. Тентегәннәр!.. Тапканнар!.. Өйдәге шомлы давылны инде әйтеп тә торасы юк. Егет булып җитешкән бердәнбер улыңны пркарулга алып китсеннәр әле. Әнкәй, мискинә, коелыплар төште. Ул, авыл сәвите «липутаты», фронтта үлгән иренең пахарун кәгазен кү­-
тә­реп, тикшерүчеләргә чапты. Ничекләр ышандыргандыр, авыл советы яклап калдымы, эшне зурга җибәрмә­деләр. Гауга шуның белән колаксыз тынды. Әмма аб­зыйның, үкси-үкси, йодрыгы белән өстәл төйгәнен хәтер­лим: «Калмыйм мин монда!.. Башымны ашыйлар минем монда!..»

Һәм менә тагын яңа кайгы: бу төндә күз карасы кебек карап торган казларыбыз өйгә кайтмады. Алты каз бәб­кәбез. Аналары белән җиде баш. Аларны бәбкә дип тә булмый, алар инде, сугым чорына керә барып, ит утыртканнар, канатларын кага-кага һавада оча, аннан авыр гәүдәләре белән гөпелдәп җиргә төшә дә башлаганнар иде. Каян гына эзләмәдек без аларны: Җидегән тугаеннан да, Кырлыган буеннан да, Өязе үзәненнән дә, авыл буйлап та. Юклар тек юклар. Җитмәсә, җирдәге бар нәрсәне серле караңгыга күмеп, ай яктырта. Көтелмәгән казадан аптыраган-алҗыган, үзенә урын тапмыйча өзгә­ләнгән әнкәбез, үзе дә бәбкәләрен иярткән ана каз кебек, ай-вайга куймыйча, безне бөтенләй кире якка – авылның аскы очындагы Качаган тугае ягына алып китте. Өязенең Хафаса әбиләр янындагы күперенә җитәрәк, әллә кайлардан га-га-га тавышлары чыгарып оя-оя казлар каршылады. Әнкәй, үзләренеке дип куанып, күпердән казларын чакыра башлады:
– Гәз-гәз-гәз!..

Казлар каңгылдап җавап бирделәр. Әмма алар безнеке түгел икән шул. Тавышлары гына безнеке кебек иде. Кызык кайтарыла: тавышлары безнең казларныкы, әмма үзләре безнеке түгел. Гадәттә, буявы табылса, канатларына буяудан төртке төрткән, буявы-фәләне булмаса, чәлтерләренә чүпрәк бәйләгән бәбкәләрне әнкәй төнге караңгылыкта ак боз кисәкләре сыман Өязе суында йөз­­гән казларның, канатларын да, аякларындагы чүпрәк­лә­рен дә күрмичә, үзенекеләр түгелле­генә инана алмагач, ачуы кабарып, күңел хакы өчен аларны ничек кенә бул­са да танырга, үзенеке итәргә тырышып газаплана иде. Элегрәк инде тән-тиякләре тазарып, бәбкәдән каз рәве­шенә үтеп, каз малы, гадәт­тә, эттән, аттан кала иң акыл­лы һәм хәйләкәр мал булганлыктан, ияләрен тавышыннан танып, шундук очына-очына килеп җитә торганнар иде. Бу юлы алай булмады, чөнки, әйткәнемчә, бире­дәгеләр безнең казларга кода-кодагый да түгелләр иде.

Күңеле ярсыган әнкәй, түземе бетеп, безне әллә кайлардан агарып күренгән Акъяр тарафларына алып китте. Гомеребездә диярлек малыбыз түгел, үз аягыбыз да басмаган кире як – Акъяр тавына килеп җиттек тә, балалары суга төшкән кеше кебек, аптырап калдык: казларыбыз да күренми, ары баруыбызның мәгънәсе дә калмаган иде. Без кайтыр якка борылдык.

Каңгыл-коңгыл килеп күпер төбендә безне тагын баягы казлар каршылады. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр шундый матурлык күрдем: Хафаса карчык кү­пере төбендәге карт өянкеләр айның сирпелеп төшкән көмеш яктысында аксакаллар кебек оеп калганнар да, суына барган төн һавасын зеңгел-зеңгел китереп, мандолинада уйнап утыралар. Бу газап та, ләззәт тә иде. Әйе, ышанасызмы, мин, киндер ыштанлы, яланаяклы алты яшьлек малай, ике абзам һәм әнкәм-бәгърем арасында казлар эзләвемне онытып, мандолиналарның оркестр моңнарын тыңлый идем! Ә казлар ай нуры ташкыныннан күзен югалткан җир өстендә караңгыланып, сукыраеп калган төнге тере һаваны ертып, суга салынган май йомарлаклары кебек җитди кыяфәттә, ашыкмыйча, үз дәрәҗәләрен белеп, вәкарь белән генә каңгылдап-сөй­ләшкәләп йөзәләр дә йөзәләр... Өязе ярларына кунаклаган бөдрә таллар, карт өянкеләр, елганың балыклары да үтәли күренеп торгандай дулкыннарында кайтарылганнар. Өянке шәүләләре арасындагы су көзгесендә казлар­ның аккоштай сыннары да. Бөгәл муенлы гәүдә­ләре дә. Тере казлар һәм шунда ук шәүләләре кайтарылган казлар!.. Менә кызык!.. Моның сере нәрсәдә? Югалтыш­тамы, әллә табыштамы? Йомшак кына җил исеп куюга дулкыннарның бу очтагы вак чеметеме аргы очтагы чеметеменә барып бәрелә, алар өсте-өстенә менеп шад-ралана, җил тына, нурдан күпер салынып, теге чеме­темнәр бер-берсеннән яктылык алып ераклаша башлый... Күз алдыбызда кайтарылган бу матурлык югалтуларыбыз белән дә безнеке иде!.. Тукта, бәлки әле югалтып өлгермәгәнбездер? Әнкәй дә, шушы серне аңларга теләгәндәй, ярның упкындай текәсенә килде һәм кубыз зеңләгән тавышлар чыгарып, янә чакыра башлады:
– Гәз-гәз-гәз!.. 

Тере казлар да, аларның сурәтләре һәм кыңгыраулары да елгада кайтарыла, әмма берсе дә безнеке түгел иде.
 – Гәз-гәз-гәз!.. – диде әнкәй тагын да ярсый төшеп.

Казларның үзләре, сурәтләре һәм каңгылдаулары һаман елгада кайтарыла, әмма алар бу юлы да безнеке түгел иде. Елга көзгесендә без үзебез дә кайтарыла идек. Болар без дә, түгел дә идек. Ай нурларының җирне биләгән караңгылыгына чумып, өйгә таба юнәлдек. Кайтуыбызга, өйнең эчен сөремле төтен баскан иде.

Казлар белән мавыгып, өебездән чыгып киткәндә без өстәл өстендәге җиделе лампабызны сүндерергә йә булмаса аны бер читкәрәк этәреп куярга онытканбыз икән. Лампа куыгыннан чыккан очкыннанмы, әллә филтә өстендәге ялкыннан кызып китепме, Гали абзыйның бераз гына югарыдарак – чөйдә эленеп торган бердәнбер пинжәгенә ут капкан, һәм аның сул җиңе без кайтып кергәндә көйрәп, көлгә калган иде.
Беркем бернәрсә эндәшмәде.
– Монда калмыйм! – дип сукты йодрыгы белән имән өстәлгә абзый. – Калмыйк, инәй!.. Уф-алла арбаңны майла!..
Башкасын мин хәтерләмим.

Бу аның авылдан чыгып китәр өчен соңгы чик булгандыр. Күрәсең, казларыбыз югалган төн аны өнсез, пинжәген җиңсез, үзен илсез итте. Соңыннан төшенүем-чә, шушындый кара төннәрдә янган пинжәк җиңнәре һәр татар авылын корыткан икән. Кансыз хакимият кылган гөнаһлар халыкта югалган сугым казлары булып кайтарылган.
Безгә, ниһаять, айнып, Өязе дулкыннарында кайтарылган ак казлар кебек, изгелектә кайтарыласы иде.

* Халык сөйләме: упалнамуч – уполномоченный; язгы-җәйге кыр эшләре чорында район җитәкчелегенең колхозларга җибәргән махсус вәкиле; фурман – фургон, печән, агач, көлтә ташый торган озын арба; липутат – депутат.


«Сөембикә», № 1, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бигрэк гыйбрэтле язма...Алла сакласын янадан мондый заманнан, дуска тугел, дошманга да язмасын. Безнен татар халкы бигрэк михнэтле халык, тузем. Рэхмзт авторга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт. Мин дә ул елларны яхшы хәтерлим. Иң эшчән, булган егет- кызларын тагы бер югалтуы иде бу татар авылларының.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Айдар Хәлим - бик оста язучы. Безнең әнкәйләрнең тормышын язган.

        Хәзер укыйлар