Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уеннарын популярлаштыра

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уены демоверсиясен әзерләгән. Уен “Акыллы көрәш” дип атала. Бу хакта Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе рәисе – тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре егете Наил Шабанов сөйләде.

“Акыллы көрәш” уены нигезендә - татарның үткәне һәм бүгенгесе, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган сораулар. Алар ярдәмендә татар яшьләре, гаиләләре, гомумән буш вакытын файдалы уздырырга теләгән һәркем уен формасында татар тарихына, мәдәниятенә бәйле кызыклы фактлар белән таныша ала. Әйтик, уен карточкаларында Казанга ничәнче елда нигез салынуы, Идел буе Болгарында ничә хан идарә иткәнлеге хакында сораулар бар. Аларга җавап биреп, уенчылар баллар туплый. Уен тартмасындагы милли бизәкле график сурәтләрнең барысын да яшьләр үзләре ясаган.

Икенче өстәл уены “Әкият” дип атала. Ассоциацияләргә корылган бу уенны татар рәссамнары белән берлектә әзерләгәннәр. Соңгылары арасында танылганнары да, рәсем сәнгатендә беренче адым ясый торганнары да бар. Әлеге рәссамнарның 84 иҗади эше карточкаларга төшерелгән. Уен кагыйдәләре буенча, катнашучыларга берничә карточка өләшенә. Уенчы аларның үзендә нинди ассоциация тудыруын, шулай ук алып баручы карточкасының нинди булуын әйтеп бирергә тиеш. Сүз уңаеннан, өстәл уеннарының икесендә дә миллилек йөреш ясый торган кечкенә фигураларда да чагыла: аларны Казан гербындагы зилант рәвешендә эшләгәннәр.

Наил Шабанов әйтүенчә, иң беренче чиратта, бу уеннарны төбәкләрдә эшли торган татар яшьләре оешмаларына тарату ниятләнә. Өстәвенә, уен менә дигән бүләк тә була ала. Киләчәктә “Акыллы көрәш”не мобиль кушымта, компьютер уены рәвешендә эшләү уебыз бар, дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли. Оешма, нигездә, Санкт-Петербургка татарлар яшәгән башка төбәкләрдән укырга килгән татар яшьләреннән тора.

“Санкт-Петербургка килгәч, биредә татар яшьләре белән беркемнең дә шөгыльләнмәвен күрдек һәм бу эшкә үзебез алынырга булдык. Башта татар яшьләренең танышып аралашуын күздә тоткан иҗади очрашулар, кичәләр оештырдык. Әмма, тора-бара, гадәти чаралар белән генә яшьләрне җәлеп итеп булмавын, башка нәрсәләр уйлар табарга кирәклеген аңладык”, – дип сөйләде Наил.

Моннан тыш, Санкт-Петербург татар яшьләре “Сабантуй шоу” проектын да гамәлгә ашыра. Бу чара “Беренче канал”дагы “Вечерний Ургант” тапшыруы форматында уздырыла. КВНчы егет Айнур Әхмәтов чакырылган кунак белән шаяруларга корылган әңгәмә алып бара. “Сабантуй шоу”ны быел Питерга гастрольләр белән килгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектальләре алдыннан әлеге театр артистлары катнашында да оештырганнар. Проект зур уңыш казанган. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5678
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2669
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4340
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2218
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1952
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек