Җәй көне тирегә тискәре тәэсир итүче факторлар байтак — кояш, җил, тузан, диңгез тозы... Тире кибә, тирли, матурлыгын югалта. Май бизләре ныграк эшли башлый, моның нәтиҗәсендә биткә бетчә чыга. Кояш нурлары тирене картайта, өстәвенә, кайберәүләр күзлек кимичә, күз кысып йөри, бу — җыерчыклар хасил булуга китерә.