Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театры Абхазиядә ике спектакль күрсәтәчәк

22, 23 июнь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиянең Сухум шәһәрендә иҗади сәфәрдә булачак. Тинчуринлыларның Абхазиягә бу беренче гастроле, дип хәбәр иттеләр Тинчурин театры матбугат хезмәтендә.

Театр Сухум каласында С.Чанба исемендәге Абхазия дәүләт драма театрында Исламия Мәхмүтова әсәрләре буенча куелган "Мәхәббәт чишмәсе" һәм "Күрәсем килгән иде..." спектакльләре белән чыгыш ясаячак. Гастрольләр Абхазия Республикасы Мәдәният һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы арасында планлаштырылган уртак чаралар турындагы килешү нигезендә тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Абхазиядә. Директор әлеге Абхазиядән Татарстанга җавап гастрольләр турында сүз алып барыр дип көтелә.

Гомумән алганда, театр труппасының июльдә яллары башлана. Абхазиядән кала, тинчуринлылар җәен, ягъни яңа театр сезоны башланганчы кая да булса гастроль белән баруны күздә тотмый, дип ачыклык керттеләр театрда.

 (Миләүшә Низаметдинова әзерләде).
(Фотода - "Мәхәббәт чишмәсе" спектакленнән күренеш. Фото tinchurinteatr.ru сайтыннан алынды)

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар