Логотип
Матур булыйк

Җәйге челләдә матур булыйк!

Җәй көне тирегә тискәре тәэсир итүче факторлар байтак — кояш, җил, тузан, диңгез тозы... Тире кибә, тирли, матурлыгын югалта. Май бизләре ныграк эшли башлый, моның нәтиҗәсендә биткә бетчә чыга. Кояш нурлары тирене картайта, өстәвенә, кайберәүләр күзлек кимичә, күз кысып йөри, бу — җыерчыклар хасил булуга китерә. 

Урамнан өйгә кайтып керүгә үк битне юарга кирәк. Бик теләсәгез дә, битне салкын су белән юмагыз – ул бүлмә температурасында булсын. Битне сабынлап юарга ярамый! Онытмагыз, җәй көне тире болай да сусызлыктан интегә, сабын исә аны тагын да ныграк киптерәчәк! Пенка, мусс, косметик сөт кулланыгыз. Гадәттәгечә, тирене скраб белән чистартуны дәвам итегез, әмма моны хәзер сирәгрәк эшләгез. Бит тирләсә, тирене ышкымагыз, битне кәгазь салфетка белән генә корытып алыгыз. Шуннан соң термаль су сиптерсәгез була. 


Тирене дым белән туендырабыз. 
Битне чистартканнан соң, термаль су сиптерегез, ул кипкәч кенә, дымландыручы крем сөртегез. Көндезге крем җиңел текстуралы, дымландыручы, кояштан саклаучы (SPF саклау факторы унбиштән түбәнрәге түгел) булырга тиеш. 
Иң яхшысы, крем түгел, эмульсия кулланыгыз. 
Крем сеңгәч, калдыкларын салфетка ярдәмендә алыгыз. Крем тирене дымландырып кына калмый, тузаннан да саклый. Ахырдан биткә уалучы кершән тидерегез. 
Төнгә дымландыручы крем куллану мөһим! Төнге кремны җентекләп сайлагыз – ул тукландыргыч булырга тиеш. С һәм Е витаминнары, антиоксидантлар кергән крем сайларга тырышыгыз. 
Онытмагыз – җәйге эсседә кыш көне кулланыла торган кремнан файдаланырга ярамый! 
Крем сөрткәннән соң тире тирләсә, димәк, крем дөрес сайланылмаган.

Тирегә тонус бирү. 
Иртән бит тиресенә үләннәрдән ясалган боз кисәкләре тидерегез. Битне сөртмәгез, үзе кипсен.

Нормаль һәм коры тире өчен түбәндәге маска файдалы булыр: ромашка төнәтмәсе (бер стакан суга бер аш кашыгы ромашка), йомырка сарысы, бер чәй кашыгы бал, бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы. Катнашманы 15-20 минутка битегезгә сөртегез.

Коры һәм картаючы тирегә. Алманы уып, зәйтүн яки көнбагыш мае белән бал кушып, битегезгә сөртегез. Банан, кишер согы, кара җимеш җиләге, кавын маскаларын кулланыгыз. 

Коры һәм сизгер тирегә. Тирене су белән түгел, косметик сөт белән чистартыгыз. Төрле үлән кайнатмалары белән юыну бик файдалы. Скраб урынына геркулес кулланырга була. Тирегезгә косметик май килешер – калдыкларын коры салфетка белән сеңдереп алыгыз. Коры тирегә бал белән ясалган маска яхшы.

Нормаль тирегә. Абрикосларны изеп, 15 минутка сылап калдырыгыз. Битегез сәламәт төс алыр.

Майлы тирегә. Тирән итеп чистартучы косметик чаралар белән мавыкмагыз – тиренең липид киртәсе бозыла. Пенка һәм мусс кулланыгыз. Спиртлы лосьон һәм тоникларны онытыгыз! Тирегез тирләгәнгә һәм ялтыраганга күрә, миңа крем кирәкми дип ялгышуыгыз бар. Чистартудан соң тире маен югалта һәм тышкы мохитнең тискәре тәэсиренә дучар була! Көндезге кремыгыз бик җиңел булырга тиеш.

Майлы тирегә. Итләч помидорны кабыгыннан арындырып изегез һәм битегезгә ярты сәгатькә сөртегез. Сезгә бакча җиләге, кура җиләге, карбыз, йөзем, шәфталу, уылган кишер, кызыл карлыган, кәбестә, кыяр, петрушка маскалары файдалы булыр. Яшелчә яки җиләкләрне аксым белән катнаштырсагыз, тагын да яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар