Логотип
Яңалыклар

IV Республика ифтарына волонтерлар җыю дәвам итә

IV Республика ифтарына волонтерлар җыю дәвам итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” үткәргән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Татарстан мөфтие билгеләп үткәнчә, ким дигәндә 700 волонтер җыю планлаштырылган булган. Бүгенгә бу саваплы эштә катнашырга теләк белдергәннәр саны 690га җиткән. Әмма алдан язылганнарның ниндидер сәбәпләр белән ифтарга килми калулары мөмкин. Шуңа әлегә буш урыннар бар, диде ул.

Искәртеп үтик: әлеге киң күләмле ифтар ашын үткәрүдә ярдәм итәргә теләге булганнары биредә теркәлү уза ала. Өстәмә мәгълүматны 89274533000 телефоны буенча шалтыратып яки ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп белешергә була.

 чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар