Сугышның нәрсә икәнен
Әле белмәгән чакта
Әбиләрнең сөйләшкәнен
Тыңладым бала чакта.
Кулларында тал чыбыгы,
Имеш, бәбкә саклыйлар.
Күләгәдә гәп саталар,
Яннарында сабыйлар.
Бар гамьнәре шунда кебек,
Үткәнне сагыналар.
Сыктамыйлар, елашмыйлар,
Көлешәләр җай гына.
Шундый кызык хатирәләр:
«Кара син Хәтирәгә!
Кем охшатыр аны бүген
Сука тоткан бер иргә?»
«Ә үзең соң, Фәхриямал,
Әйләндең бит Фәхригә,
Гыйззәт булган иде Газзә,
Шәмгун булды Шәмгыя».
«Малакаем, ул заманда
Бүтән чара калмады.
Балтасы да, чалгысы да
Безнең кулда уйнады».
Ятим калган киң яланнар,
Бүреләре азынган.
Кырга чыккан хатын-кызлар
Учак-казан яныннан.
«Хатын-кызга буйсынамы
Эш коралы, мал-туар?
Ирләр өнен ишетсеннәр –
Тамак кырдык, бил будык».
«Башкавыллар нишләгәндер,
Ә без таптык әмәлен:
Ирләр булып каршыладык
Ил белән Җиңү көнен».
Ямьле генә гәпләшәләр
Чирәмле күләгәдә.
Балачагым әбиләре,
Сагынам сезне мәгәр!
Күз яшьләремне сеңдерде
Алъяпкычлар итәге.
Ирләренә дигән назлар
Оныкларга тәтеде.
Ир йөрәкле әбиләрнең
Догасы һаман бер үк:
«Шөкер әле, илләр тыныч,
Сугыш чыкмасын берүк...»
Кырлар түренә сибелгән
Ирләргә дигән назлар...
Читән буе күләгәдә
Әбиләр белән казлар...
* * *
Һәр авылның үз һәйкәле
Сугышта калганнарга.
Һәйкәлгә язган исемнәр
Җитәдер полкларга.
Олау-олау киткәннәрнең
Кайткан бары кырыгы.
Авылдашлар куйган «һәйкәл»:
Бусы, диеп, Сәми үре,
Бусы Вәли тыкрыгы.
Шул үрләрдән чана шудык,
Ыкка төштек тыкрыктан.
Авыл шулай «уйлап тапкан»
Яуда калган ир-улларын
Саклау җаен тарихта.
Өйләр дә хәзер ят өйләр –
Үр-тыкрык янындагы.
Хуҗалары ятып калган
Кайсы ил туфрагында,
Нинди үр яулаганда?
Ятим өйләр тирәсендә
Мин кабат йөрдем юри.
Үзгәрмәгән атамалар:
Һаман шул Вәли тыкрыгы,
Һаман шул Сәми үре...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк