Брюссель каласы читендә традицион Сабан туе уздырылды. Бирегә төрле шәһәрләрдән һәм күрше илләрдән кешеләр җыелды, кайсылары өчен ул яшьлегенә кайту кебек булды, милли мәдәнияткә чумуга сәбәп иде. Кече ватаннан читтә гомер итүчеләр өчен тансык рухы вакыйга турында “Бельгиядәге татарлар” җәмгыяте хәбәр итә.