Логотип
Яңалыклар

Белгиядә татарлар Сабан туен бәйрәм итте

Брюссель каласы читендә традицион Сабан туе уздырылды. Бирегә төрле шәһәрләрдән һәм күрше илләрдән кешеләр җыелды, кайсылары өчен ул яшьлегенә кайту кебек булды, милли мәдәнияткә чумуга сәбәп иде. Кече ватаннан читтә гомер итүчеләр өчен тансык рухы вакыйга турында “Бельгиядәге татарлар” җәмгыяте хәбәр итә.

Бельгиядәге татарлар берлеге рәисе урынбасары Регина Вәлиева халык алдында ТР Президенты сәламләвен укыды. Татар мәдәнияте өлкәсендәге эшчәнлекләрендә активлык өчен төркемнең эшлекле әгъзалары Адәм Кәримов белән ирле-хатынлы Фәридә һәм Равил Каһировларга ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сабан туенда милли уеннар, ярышлар – күзләрне каплап чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, шулай ук йомырка куелган кашык сабын авызга кабып узышу, аркан тартышу һ.б.ш. кызыклы чаралар дөнья мәшәкатьләрен оныттырып торды. Татар милли тәм-томнарыннан биредә өчпочмак, пәрәмәч, чәк-чәк куелган иде, хәтта күмердә эшли торган зур гына Тула самовары да бар иде.

Сабан туенда иң истә калганы Казан артистлары – ТРның халык артисты Илсур Сафин, җырчы Сөмбел Билалова һәм “Сәйдәш” бию театры чыгышлары булды.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар