​Yкчәгә кара!

Җәй көне хатын-кызның бар җире дә матур булырга тиеш. Ә менә үкчәләр турында күп вакыт онытып та җибәрәбез. Алсу, йомшак үкчәләр — хатын-кызның тагын бер бизәге ләбаса. Матур үкчәләрен ялтыратып атлаган хатын-кыз артыннан үзегез дә сокланып карап каласыздыр әле. Яргаланып һәм каралып беткән үкчә берәүне дә бизәми. Үкчәләрне йомшарту өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез. Берәрсен сынап карагыз әле.

! Беренче эш итеп, аякларны ярты сәгать буе сабынлы җылы суда парландырабыз. Суга диңгез тозы яки чәй содасы да кушарга мөмкин. Чәй содасы тирене йомшарта. Аннан соң аякны корытып, түбән­дәге ысулларның берсен сынап карыйбыз.

! 1 йомырка сарысына 1 чәй кашыгы лимон суты һәм 1 аш кашыгы крахмал кушып болгатабыз. Шушыны үкчәгә сылап, кипкәнче тотабыз. Аннан соң аякны җылы суда юып, үкчәгә майлы крем ягабыз.

! Менә бу ысулны куллану да яхшы нәтиҗә бирә. Алоэның зур бер сусыл яфрагын изеп, үкчәгә ябабыз һәм полиэтилен элпә белән урап, өстеннән оекбаш киеп куябыз.
Төнлә шулай йоклыйбыз. Алоэ яраларны бик яхшы төзәтә.

! Телевизор караган арада да вакытны бушка үткәрмибез. Пешкән бәрәңгене кайнар килеш изеп,
шуңа ваклап туралган ярты баш суган белән кәбестә яфрагы куша-быз. Шушы боламыкны ике капка бүлеп салабыз, капны аякка чорнап куябыз. 

! Суганның үзен генә кулланганда да нәтиҗәсе яхшы. Бер баш суганны урталай бүлеп, бер-ике кат кайнар су белән пешекләп алабыз да, шуны үкчәгә бәйләп, йокларга ятабыз. Иртән аякны кырчын таш (пемза) белән ышкып юабыз, майлы крем сылыйбыз. 

! Ваклап туралган канлы үләннән төнгелеккә куелган компресс та файдалы. (Канлы үлән тиредәге гөмбәчекләрне җиңәргә дә булыша.) 

! Каешланган үкчәне эре бөртекле тоз (ә иң яхшысы – диң­гез тозы) кушылган зәйтүн мае белән ышкып карагыз әле. Зәйтүн мае үкчәне йомшарта, ә тоз чистарта. 

! 1-2 алманы уып, 200 г сөт, 1 чәй кашыгы чәй содасы кушып болгатабыз һәм калын итеп үкчәгә ягабыз. Өстеннән бинт һәм полиэтилен элпә белән урап, ярты сәгать тотабыз.

! Бик нык яргаланган үкчәләрне дәвалар өчен ак чыршы (пихта) бәлзәме дә булыша. Аны үкчәгә калын итеп ягып, өстеннән бинт белән урап куярга һәм шул килеш төнгә калдырырга кирәк. 
 
! Пешекләнгән кәбестә яфрагына бал сылап, шуны үкчәгә ябу да бик файдалы. Бал яраларны төзәтсә, кәбестә яфрагы тирене йомшарта. Кәбестә яфрагы булмаса, балның үзен генә ягарга була. 

! Үкчәләр ярылып интектерсә, менә бу рецепт та файдалы булыр: тигез күләмдә парафин, салицил кислотасы һәм балавыз алып, шуны «су мунча­сы»нда эретегез дә, җылы көенчә үкчәгә ягыгыз. Бер каты кипкәч, икенче һәм өченче кат итеп ягарга кирәк. Шуның өстеннән бинт белән урап, йокларга ятыгыз. 
Иртән аякны сабынлы-содалы җылы су белән юып, кырчын таш белән ышкыгыз.

Халык ысуллары нәтиҗәле булса да, үкчә ярылу – организмга А һәм Е витамины җитешмәүне аңлата. Безнең рецептларны куллану белән бергә, өстәлегездә шушы витаминнарга бай ризыклар да күбрәк булсын. А витамины сөттә, йомырка сарысында, балык маенда күп. 

Ә Е витаминына үсемлек майлары, чикләвек һәм бодай ярмасы бик бай. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7247
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4823
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3636
    1
    20
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1503
    0
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату