Логотип
Яңалыклар

Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Сабан туе үтте

Ригадагы Сабан туена Латвиянең үзеннән, Эстония һәм Литвадан 200ләп кеше җыелган иде. 

Сабан туе мәйданын Латвиянең милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе бинасы янәшәсендәге паркта оештырганнар. “Бәйрәм милли рухта үтте, җыелган халык бик теләп уеннарда катнашты, аралашты. Бәйрәмгә 200ләп кеше җыелды, шуларның дүрттән бер өлеше Эстониядән һәм Литвадан килгән кунаклар иде. Казаннан да кадерле 2 кунагыбыз бар иде – Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм якташыбыз, Халыкара конкурслар лауреаты Лилиана Газизова”, - дип хәбәр итте Латвия татарларының “Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахун. Шунысын да искәртү кирәк: татар халкының милли бәйрәмендә җирле латыш халкы да теләп катнашкан. 

Ригада быелгы Сабан туе Татарстан һәм Латвия республикаларының Мәдәният министрлыклары, Латвия татарларының “Идел” җәмгыяте, Башкорт корылтае көче белән оештырылган.

Латвиягә татарлар Бөек Ватан сугышыннан соң килеп туплана башлый. Аларны бирегә Россиянең үзәк төбәкләреннән чакырталар һәм аларга Балтыйк буеннан Себергә сөрелгән крестьяннарның җир биләмәләрен бирәләр. Татар кешеләре шулай ук Латвиянең төрле сәнәгать предприятиеләренә эшкә килгән белгечләр арасында да күп була. Татарлар биредә үз җәмгыятьләрен төзиләр, рәсми рәвештә ул 1988 елда теркәлә. Хәзерге вакытта Латвиядә 3 меңләп татар кешесе яши.

Фотоларда — Сабан туе мәйданына чакыру баннеры; Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм Латвия татарларының халык ансамбле кызлары.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар