Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV республикакүләм ифтар ашына ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә.
Шуңа күрә волонтерларның саны да күбрәк кирәк булачак. Быел Казанның хәрби училищесыннан да егетләрне ярдәмгә чакырырга карар кылганнар.Озакламый рамазан аена аяк басачакбыз, ә “Казан Арена” стадионында авыз ачу мәҗлесен оештыру җәһәтеннән очрашулар, фикер алышулар башланды инде. Быел күмәк намаз уку стадион эчендә, ягъни футбол кырында узачак. Ун мең кешене урнаштыру, аларга тиешле урыннарын күрсәтү кирәк. Һәр килгән кунак үзен иркен тотсын өчен өстәлләр ике этажда әзерләнелер, дип көтелә.
Татарстан Диния нәзарәтендә Республикакүләм ифтар мәҗлесенә хәстәрләнү эшләре күптән башланып китте. Мәгълүм булганча, үткән елны ифтар мәҗлесендә биш меңгә якын кеше катнашкан иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узганча, быел ифтар ашына 10 мең кеше килер, дигән фаразлар бар. Бирегә Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да чакырыла.
Мәҗлесне оештыруда волонтерларның роле дә зур булуын истән чыгармаска кирәк. Узган ел стадионда 230 волонтер эшләгән булса, быел аларның саны күбрәк булу сорала. Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова: “Яшьләр бүлеге булгач, безгә волонтерларны туплау мәсьәләсе йөкләнә. Быел җәмгысе 700 чамасы волонтер кирәк булачак. Алар Казаннан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан килерләр дип өмет итәбез”, – ди.
Волонтерларны туплау өчен яшьләр оешмалары, дини уку йортларында белем алучыларга да мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Ифтар мәҗлесенә ярдәм итәргә теләүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаша икән. 14 яшьтән алып 70 яшькә чаклы булганнар үз ярдәмен тәкъдим итә ала. Айгөл сүзләренә караганда, аларга аерым катгый шартлар куелмый. Араларында шәригать кануннары буенча яшәүчеләр дә бар, шулай ук диннән ерак торганнары да очрый. Ипле, игътибарлы, хезмәт сөючән, матур киенгән булса, без барысына да шат, ди яшьләр җитәкчесе.
Татарстан районнарында гомер итүче яшьләр, өлкәннәр дә Казанда узачак дини чарадан читтә калмый. Мәсәлән узган ел, Кукмара районы сөендергән. “Кукмараны аерым телгә алып узасы килә, чөнки монда яше-карты – бөтенесе җыелып килгән иде. Араларында тулы гаиләләре белән дә килеп ярдәм күрсәтүчеләр булды. Ерак район дип тормадылар, Бөгелмә, Мөслимнән дә булышчыларыбыз булды. Питрәч, Чирмешән, Яшел Үзән дә үз волонтерларын безгә җибәрде. Быел әле менә Чистайдан зур төркем килер дип көтәбез. Шулай ук Казанның хәрби училищесында белем алучыларны җәлеп итәргә уйлап торабыз. Ике катта оештырылгач, аларның ярдәменә мохтаҗ без. Егетләр озатып, күрсәтеп торучылар буларак хезмәт күрсәтер дип исәпләп торабыз. Безгә, гадәттә, 14 яшьтән 70 яшькә чаклы кешеләр килә. Руслан исемле бер абый күптән безгә шалтыратып куйды инде. “Ифтарга сезгә булышырга киләм”, – ди. Олы яшьтә булуына карамастан, узган ел ифтардан соң өстәлләр ташып йөргән иде. Менә андый алтын волонтерларыбыз булганда, Инша Алла, барысын да башкарып чыгачакбыз. Шулай да ярдәмчеләребез күбрәк булуын телибез”, – ди Айгөл Биктимерова.
Аллаһының ризалыгы өчен авыз ачкан кешене ашатып, үзе дә ураза тоткан кешенең савабына ирешергә теләүчеләр булса, түбәндәге телефон аша мәгълүмат алырга мөмкин: 89274533000, яки Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.