Логотип
Актуаль тема

Һава торышы бозылганда нишләргә? (КИҢӘШЛӘР)

Бүген кичке 18.00 сәгатьтән иртәгә шул ук вакытка кадәр Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителгән. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны сак булырга чакыра, чөнки җил урыны белән секундына 15-23 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук көчле яңгыр, яшен көтелә.

Шул сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга берничә киңәш бирә:

– һава торышы бозыла башлаганда урамда калсагыз, электр тогын үткәрә торган линияләрдән, реклама такталары һәм витриналары, өй карнизлары, реклама стендлары, сыгылып төшкән агач кәүсәләре яныннан еракрак торыгыз. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен, иң яхшысы – бина подвалында яки подъездда саклану;

– әгәр сез табигатьтә булганда, җил көчәюен сизеп алгансыз икән, бу очракта урманда яки сулык янында ориентацияне югалтмас өчен билгеле бер чаралар куллану кирәк.
 
Явым-төшем булганда:
 
▲урамда калсагыз, һавадагы электр тапшыру линияләре бөтенлегенә игътибар итегез;

▲ каралты-кураларның конструкциясен ныгытып куегыз, алар ишелеп кешеләргә зыян китерергә мөмкин;

▲үз йортлары белән яшәүчеләргә исә яңгыр сулары агып төшә торган канализацияне дә әзерләү чараларын да күрергә кирәк.
 
Боз яуганда:

▲ өйдән чыкмаска киңәш ителә;

▲ бина эчендә булганда, тәрәзәләрдән ераграк торыгыз;

▲ электр җайланмалары белән кулланмагыз, чөнки, гадәттә, боз яуганда, яшен дә була;

▲ урамда калсагыз, ышык урынны сайлагыз. Әгәр дә инде андый җир таба алмыйсыз икән, бу очракта башыгызны кул, сумка, кием белән боздан каплагыз;
 
▲ агачлар астына ышыкланмагыз, чөнки ул очракта яшен сугу ихтималы бар, җитмәсә көчле җил, боз агачны сындырып, сез җәрәхәтләнергә дә өммкинсез.

Яшен булганда:
 
▲ әгәр велосипед яки мотоциклда барганда, яшен күренә башлый икән, кичекмәстән хәрәкәт итүне туктатып, яшен туктаганын транспорттан 30 метр читтә көтегез;
 
▲ автомобильдә барырга да киңәш ителми, чөнки аның электр системасы эшчәнлеге дә бозылырга мөмкин. Туктап торып, машинаның бөтен тәрәзләрен ябып, явым-төшем туктаганын көтәргә кирәк.

▲ Әгәр сез яшен вакытында ачык урында каласыз икән, бу очракта уйсулыкта җиргә ятарга (ком яки ташлы җиргә) киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл, буа булмасын, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста таралырга сәләтле.

▲ Җәяүлеләргә юл аркылы чыкканда, трассалар янында, машина йөртүчеләргә исә юл хәрәкәте вакытында аеруча уяу булу таләп ителә.
 
Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Хәвеф-хәтәргә очраган вакытта 112 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр, кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә.
 
Ышаныч телефоннары:

– Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге 8-831-469-1778;
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе 8 (843) 227-46-96.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар