– Галия! Галия дим… Кайда йөрисең син? Әйттем бит мин сиңа... Нишләп өстәл әзер түгел?
– Соң Газинур, көтү вакыты бит. Мал-туарны каршы алырга кирәк.
– Галия, күпме әйтергә була сиңа, без мунчадан чыгуга самаварың кайнаган, өстәлең төзелгән булырга тиеш. Мәфрүзә көтәргә яратмый, дип каты итеп кычкырды да Газинур, ишек төбендә торган кирза итекне Галиягә томырды.
... Галия сискәнеп уянып китте. Ах, әле дә ярый төш булган икән.