Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин бакчада эшләгәндә киленем кызынып ята...

Исәнмесез! Минем дә эчемне бушатасым килә. Мин – авыл хатыны, ике улым бар. Олысы ике ел элек Казан кызына өйләнде. Кечкенәсе әле институтның икенче курсында гына укый. Тормышларыбыз Аллага шөкер, зарланырлык түгел, сыер да асрыйбыз, тавык-чебеш тә үстерәбез. Ике атнага бер Казан базарына барып сөт, эремчек сатып кайтам... 


(Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды) 


Исәнмесез! Минем дә эчемне бушатасым килә. Мин – авыл хатыны, ике улым бар. Олысы ике ел элек Казан кызына өйләнде. Кечкенәсе әле институтның икенче курсында гына укый. Тормышларыбыз, Аллага шөкер, зарланырлык түгел, сыер да асрыйбыз, тавык-чебеш тә үстерәбез. Ике атнага бер Казан базарына барып сөт, эремчек сатып кайтам. 


Улым өйләнгәч, туйны да яхшылып уздырдык. Мәчеттә никах мәҗлесе үтте. 30 мең генә тамадага китте. Туй ресторанда булды, җырчыларына гына да 50 меңләп акча туздырдык.  Улымның  теләгенә каршы килеп булмый бит инде, киленнең дә ата-анасы безнең кебек колхозник түгел, конторада эшлиләр. Алар каршында ким-хур буласы килмәде.  
 Хәзерге вакытта улым киленем белән шәһәрдә яши, ипотекага фатир алдылар. Ял көннәрендә машиналарына утырып авылга кайталар.


   Миңа 55 яшь, әлегә аягым йөри, кулларым эшли. Балаларым кайтканда өстәлем тулы ризык була. Гөбәдиясен дә, өчпочмагын да пешерәм. Ирем алдан мунчасын ягып куя. Болар буш кул белән кайтып төшәләр. Күчтәнәч тә өмет итмим, ләкин күңелемне борчыганы башка нәрсә. Килен ашаган савытын да юып куймый. «Спасибо, мамочка», – дип маңгаемнан үбә дә, үз бүлмәләренә кереп бикләнә. Үзе белән бер сумка кремнар, майлар, әллә нинди тозлар төяп кайта.  Утыра сәгатьләр буе көзгегә карап, әле битенә массаж ясый, әле башына...  Мунчага киткәч тә, 4 сәгать буе кайтмыйча ята. Ул эсседә нәрсә эшләп бетә  торгандыр, Алла үзе генә  белә булыр.  Авыр сүз әйтергә дә уңайсызланам, шәһәр кызы,  үзе аңлар дип көтәм.  Акыл өйрәтеп, килен белән араны да  бозасым килми. Җәй көннәрендә мин арт ягымны туңкайтым бакчада чүп утыйм. Бу эшләпәсен киеп, кара күзлектән  карлыган арасында кызынып ята.  Күршеләрдән оят! Ичмасам, улым да сүз әйтми, тугры эт хуҗасына караган шикелле, хатынының күзенә карап,  капризларын үтәп тора.  Сихерләгән, ахры, стерва!  Ирем  дә  дәшми, ичмасам...  Мыек астыннан көлеп тик  йөри. Бу ир-атларга эшчән хатын кирәк түгел, үз-үзен карап, бизәнеп-ясанып йөри торган җилбәзәк хатыннар гына булсын  икән!


   Бу юлы киленебез мине тагын шаккатырды.Телефоннына әллә нинди һиндмы, гарәпме музыкасын куйган да, зал уртасында җәелгән паласка утырып, ике аягын икегә аерган. Кулларын тез башына куйган да, күзен йомып утырган. Абзарда сыер ачка мөгри, бу, оялмыйча, медитация ясап утыра!  
  Кая бара бу дөнья? Минем хәлдә калган кайнаналар бармы арагызда? Киңәшләрегезне бирсәгез иде… Рәхмәт, исемемне язмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт эни дигэч соенеп тор...эле киленен "ничего"

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аптырарлык бер жире дэ юк монда)Хэзэр бар кешедэ дэ шундый хэллэр, кунакка гына кайтканда тузерге була инде,берге яшемисез бит. Бер ике замечание ясасагыз, аннан кайтып та тормаячаклар,булачак внукларыгызны да, малаегызны да курэ алмыйча яшерге туры килечек.Минем уземдэ дэ килен бар,шундый ук хэллэр, не обращаю внимания, алар бит мина кунакка гына кайта))

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кэнэгэтсезлек белдерсэгез эшэке кайнана исеме алырсыз. Эшэке кайнана булмагыз, хэйлэкэр кайнана булыгыз! Киленне кул арасына кертерлек ситуация тудырыгыз. Мэсэлэн, алар кайтырга камыр кабарган булса да очпочмак, бэлеш ясарга олгермэгэн булыгыз. Икэу ясасак тиз булыр дип кул арасына кертегез. Сезне узе белэн бер яшьтэге иптэш кызы итеп кабул итсен. Кулын эшкэ ятып тора, кулын тэмле ише сузлэрне мактап туктамагыз! Гэрчэ эш ботенлэй башкача булса да! Бергэ эшлэгэч ойрэнер. Вакыты белэн билем авыртаны сэбэп итеп торалмыйча ятып торыгыз. Кайткач пешереп ашарлар. Бил авыртканда ипилэр катканрак булса, хичшиксез икенче кайтканда йомшак ипилэр, ризыклар узлэре белэн кайтыр. Киленнен мондый булуы устергэн энисе козгесе. Туры эйтеп тозэтэ алмассыз! Мактап кул арасына кертеп жибэрсэгез, узе дэ анламый калсын, сезне ин якын эни итеп кабул итэрлек сузлэр табып жайлагыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яблочко от яблони видимо недалеко укатилось. Сваха может такая же...

            Хәзер укыйлар