Хатын-кыз хыянәте бик тиз сизелә икән ул. Күңел сизә икән аны. Ышанмый идем, башымнан кичкәч ышандым инде.
Хатын хыянәт иткәнче мин яхшы ир идем. Теләсә кайда йөрмәдем, уемда гел эш иде. Көне-төне эшләдем. Ә ир-ат ни өчен эшли? Күп вакыт ирләрнең эшләвенә күз йомалар. Хатын-кыз эшләсә, балаларын туйдырыр өчен, диләр, ә ирләр гаиләсен туйдырыр өчен эшли. Бөтен җаны-тәне белән тели ул моны. Якыннарының киләчәге матур булсын өчен тырыша. Буш вакытларымда гел гаиләм янында булдым. Башкалар кебек дуслар белән балыкка, мунчага бару, эштән соң сыра эчү гадәтләрем бөтенләй булмады. Хатыным белән мөнәсәбәтләребез дә бик яхшы иде. Өйләнешкәннән соң ике ел җәннәттә яшәгән кебек яшәдек. Бер-беребезне бер караштан ук аңладык, назладык, бергәләп хыялландык. Аннан соң яшьлек дәрте бераз сүнде, әмма мин хатынымны яратудан туктамадым. Хәтта тагын да ныграк ярата башладым.
Ул һәм балам бөтен дөньям иде. Ул бәхетле мизгелләрне әле дә күңелемдә саклыйм. Иртән бергәләп торабыз. Башта улыбызны балалар бакчасына кертәбез, аннан хатынымны эшенә илтәм, соңыннан үзем эшкә китәм. Кич барысын кабат җыям да, өебезгә кайтабыз. Эшемнең, гаиләмнең тәмен беләм. Якты матур киләчәк мине тагын да канатландырып яшәтте. Күзләрем янды. Гомеремдәге иң кадерле вакытлар ул. Ипотекага алган иң беренче фатирыбызны сагынам. Бер генә бүлмәле Казан читендәге фатир иде ул. Әмма ул безнең өчен иң кадерле урын иде, чөнки үзебезнеке. Үзебезнең хәләл көч белән алган. Ипотеканы тизрәк түләп бетерер өчен төп эшемнән өстәмә эшләр алып, өч ел эчендә әҗәтләрне ябып бетердек. Әйе, ул вакытларда төнлә юньләп йокламадым да, әмма мин бәхетле, дөресрәге, без бәхетле идек.
Аннан карьера буенча күтәрелә башладым. Зуррак фатир эзләргә тотындык. Бергәләп төрле-төрле фатирлар карадык. Бу да матур мизгелләр, чөнки хыялларыбыз уртак иде. Өч бүлмәле фатир алдык. Мин эшләгән акча ипотека түләргә дә, елга бер генә булса да, диңгезгә барып кайтырга да җитте. Хәерчелектә яшәмәдек. Хатыным нәрсә киясе килсә, шуны алып киде. Балага да иң яхшысын сатып алдык.
Шулай бәхетле яшәгән вакытта хатынымның хыянәте ачыкланды. Хатын-кыз хыянәте бик тиз сизелә икән ул. Күңел сизә икән аны. Ышанмый идем, башымнан кичкәч ышандым инде. Хатын-кызның үз-үзен тотышы, киенүе генә түгел, сөйләшүе үк сиздерә аны. Әмма тотылмаган карак түгел, диләр. Бу хәлләр башланып ике айлап вакыт узгач, хатыным кызлар белән өч көнгә ял итәргә күрше республикадагы санаторийга барыйм әле, диде. Бервакытта да аңа чик куйганым юк. «Бар, бездән ял итеп кайт. Улым белән без синнән ял итәрбез», – дидем көлеп. Бик озаклап җыенды ул бу сәфәргә. Хатыным киткәч, күңелне корт кимерә башлады. Ә дус кызлары белән микән соң ул дигән уй китмәде. Дус кызларына шалтыратып белешү түбәнлек булып тоелды. Санаторий 2 сәгатьлек кенә юл. Улымны әбисенә калдырдым да, юлга кузгалдым. Эзләп таптым. Ул иптәш кызлары белән түгел, сөяркәсе белән иде.
Тавыш куптармадым. Хатыным мин килеп, эзләп йөргәнне сизмәде дә. Кайткач барысын да уртага салып сөйләшермен дип уйлап, кайтыр юлга чыктым. Юл үтә озын булып тоелды. Җаным авыртты. Үземне үлгән кебек тойдым. Мин чынлап та рухи яктан үлгән идем. Хатыныма карата мәхәббәт бер мизгелдә нәфрәткә әйләнде.
Ял итеп кайткан хатыным ишек ачуга, улыбыз аңа каршы йөгерде. Сагынган иде әнисен. Аларның кочаклашып, гөр-гөр килүен карап тордым да, улымның бәхетен җимерәсе килмәгәнемне аңладым. Балага гаилә кирәк. Ул бит бернидә гаепле түгел дип уйладым. Улымны күрмичә яшәүне күз алдыма китерә алмадым. Шулай да хатын белән сөйләштем. Ул, әлбәттә, мине уйлап чыгаруда гаепләде. Дус кызларыннан башка беркем белән аралашмаганын әйтте. Дус кызларыннан шалтыратып сорарга кушты. Хатын миңа хыянәт итүен танымады.
Бала хакына гаиләне җимермәскә булдым. Әллә «ялда» бер-бер хәл булды, әллә безнең сөйләшү тәэсир итте, хатын элекке хәленә кайтты, хәтта бераз моңсуланып калды. Әмма минем күңел каткан иде инде. Бар уем ничек тә үч алу иде. Ирлеге тапталган, күңеле ачу тулы ир, үземә ышаныч беткән чак. Эштә миңа ошаган бер кыз бар иде. Ошату дип әйтү дөрес булырмы. Аның тышкы кыяфәте бик матур, кызыктыра торган иде. Хатын-кызның башын әйләндерү өчен күп кирәкми икән. Елмаю һәм комплимент җитә. Ул кыз белән безнең «роман» башланды. Әмма безнең мөнәсәбәтләр көндез бергә әбәт ашаудан узмады. Мин булдыра алмадым. Хыянәт минеке түгел иде. Әмма бу кечкенә «хыянәт»тән соң хатыным белән араларыбыз җылынып китте. Без бергә ятып йоклый башладык. Әмма элекке кебек улыбызны әбисенә илтеп куеп, ялларны икәү генә уздыру уе ялгыш та килмәде.
Хатыным авырга узды. Беренче уем: бала минеке түгел. Әмма төшерт дияргә батырчылыгым җитмәде. Ул баланың гаебе юк бит. Кызыбыз туды. Баштагы мәлләрдә аны ярату түгел, кулыма да ала алмадым. Хатыным баланың минеке булуына антлар эчеп елады. Кыз кеше кыз кеше инде, яраттыра белә. Мин яраттым ул баланы. Хәзер уйлыйм: кызымны ныграк та яратам бугай әле.
Ә хатыным белән ике арада зур яр калды. Мин аны бары тик балаларымның әнисе итеп кабул итәм. Узганнарны искә тешереп, бер-беребезнең җанын телеп яшәмибез. Гаиләне саклап калырга үзем хәл иттем, беркем көчләмәде. Нигә үткәннәр белән яшәргә дип уйладым. Әмма икебез арасындагы дәрт, эмоцияләр, мәхәббәт китте. Юк алар. Күңелемдә балалар гына. Хатыным белән кочаклашу-үбешү кебек назланулар да бетте. Әйе, бер-беребез алдындагы «бурыч»ны үтибез, әмма ул эмоцияләрсез.
Тормыш дәвам итә дип уйлап яшим. Хәзер шәһәр читендә йорт төзеп ятам. Анысы да балаларым өчен. Ялларда рәхәтләнеп табигать кочагында ял итә алсыннар өчен тырышам. Хатын белән бөтен сөйләшү бары тик балалар турында гына. Икәү генә калганыбыз да, каядыр барганыбыз да юк. Безнең белән һәрвакыт балалар. Алар өчен матур гаилә иллюзиясе тудырып яшәп ятабыз. Кеше үз-үзен алдалап яши алмый, бигрәк тә ирләр, диләр. Хатыны хыянәт итүгә аннан китә ир, диләр. Күрәсең, мин башка камырдандыр. Балаларым өчен яшим. Аларны яратам. Ә хатын-кызларга карата җылылык, мәхәббәт юк. Бөтенесе дә минем хатын кебек хыянәт итеп, хыянәт итмәсә дә, хыянәт итәргә хыялланып яши кебек. Ә хатыным һаман йөриме юкмы, миңа инде барыбер. Бер хыянәт иткән хатын туктый алмый, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сез икешэр эштэ эшлэп ипотека тулэгнсез, Хатыныгызда сезнен кебек тырышса, сояркэ турында уйларга хэле калмаган булыр иде, Узегез гэепле, Буген нинди аш пешерим, он беткн, улымнын ботинкасы тузган дип, азрак инегеп яшэсэ, сезгэ хыянэт итмэс иде, чит ирлэр турында уйлау тугел, алдагы кон очен борчылып яшэр иде. Мин 3 эшккэ чабам ипотека тулэр очен, ирлэр онгэ тугел, тошкэдэ кермилэр. Арыта.
0
0
0
0
Шулай ук хыянәт иткән ирләрдә.
0
0