Логотип
Күңелеңә җыйма

Коронавируслы кайнана

«Авырган кешеләр гадәттә нишли? Дөрес, лимонлы чәен эчеп, өендә утыра. Ә минем кайнана оныгымны сагындым дип безгә килеп җиткән», – дип шалтырата иптәш кызым. Аның тарихын сөйлим әле.


«Авырган кешеләр гадәттә нишли? Дөрес, лимонлы чәен эчеп, өендә утыра. Ә минем кайнана, оныгымны сагындым, дип, безгә килеп җиткән», – дип шалтырата иптәш кызым. Аның тарихын сөйлим әле. Бәлки сез киңәш бирерсез.


Кайнанам, оныгын тугач ук мәхәббәтенә төрде. Каенсеңлем башка шәһәрдә яши. Һәр кешенең үз тормышы. Алар кунакка еш килми. Кайнанам да атна саен барып йөри алмый, чөнки эшли. Кызының ике баласын сирәк күрә ул. Шуңа күрәме, безнең улыбыз тугач, бар мәхәббәтен оныгына бирде. Улым үземә охшаган, дип еш әйтә, күрәсең, оныгын да үзенә охшатадыр.

Юк, әни белән начар түгел безнең мөнәсәбәтләр. Аерым яшибез. Баланы карарга булышты. Беренче вакытларда нык ярдәм итте һәм моның өчен рәхмәтлемен. Хәзер инде Данилга өч яшь, ул балалар бакчасына йөри. Кайнанам атна саен оныгын үзенә китерүне сорый. Баштагы мәлне шулай иттек тә. Улыбызны әбисендә калдырып, киноларга йөрдек, дуслар белән очраштык. Хәзер мин дә эшкә чыктым. Ялларда чыгып китәсең икән, өйдәге эшне эшләргә өлгермисең. Шуңа сирәгәйде безнең йөрүләр. Аннан соң коронавирус та башланды бит. Ял җитә башласа, әни шалтырата. Ә минем һаман-һаман улымны әбисенә җибәрәсем килми. Данил гел әбисен сөйли, телефоннан шалтыратып сөйләштерергә куша, балалар бакчасына бармаган көнне әбигә илтегез дип елый. Көнләшә башладыммы шунда, аңламыйм. Әмма улымның шуның кадәр әбисенә барырга ашкынып торуы ошамый. Әмма ирем бер атнаны булмаса, икенче атнасын улыбызны әнисенә илтә.


– Әнигә бала белән рәхәт бит. Без дә ял итәбез, – ди.

Өч атна элек кайнанам коронавирус белән авырды. Егылып чирләп ятмады, әмма ис сизүе бетте. Ул ике атна буе беркая чыкмый «карантин»да утырды. Без дә тынычлыкта калдык. Әмма өченче атнаны оныгымны сагындым, китерегез, дип иремә шалтыраткан. Имеш, ике атна үтте, димәк, авыру узды, температура юк. Бераз йөткерә икән, әмма ул куркыныч түгел. Ә үзе тест бирмәгән. «Тест нәтиҗәсен күрмичә, улымны җибәрмим», – дип каршы төштем. Ирем белән аздан гына ызгышып китмәдек. Ул әнисе ягына басты: «Ике атна үтте, димәк, терелгән инде, истерикага бирелмә әле», – диде. Әмма тагын бер кат утырып сөйләшкәч, акыл җиңде.


Әмма шатланырга иртәрәк булган икән. Якшәмбе көнне кибеттән кайтып керсәм, кайнанам улыбыз белән уйнап утыра. Ирем иңсәләрен генә сикертте. «Әнине куып чыгара алмыйм бит инде мин», – диде. «Әни, син терелеп бетмәгән бит әле, нигә безгә килдең инде? Оныгыңның авыруын телисеңмени? Башта тест бир, аннан соң оныгың белән рәхәтләнеп уйнарсың», – дип әйттем, бөтен җыелган ачуымны чәчрәтмәскә тырышып.


Кайнанам үпкәләде:
–    Әле мин картаеп беткәч, әбиең «заразный» дип бөтенләй оныгым белән очраштырмассыз, – дип, пыр-пыр килеп җыенды да, Данилны башыннан сыпырып алды, безнең белән саубуллашмый да чыгып китте.
«Әнигә алай әйтергә кирәк түгел иде», – дип, ирем үпкәләде. Әмма мин дә әни, миңа да үз балам кадерде. Аның авыруын теләмим. Бер начарлык та эшләмәдем, бары баламны сакларга тырыштым.

 

Әни инде ике атна безгә шалтыратмый. Ирем шалтыратса да, коры гына сөйләшә. Беләм, ул минем гафу үтенүне көтә. Әмма үземне гаепле санамыйм. Чак кына маңкасы булган кеше дә бала янында йөрергә тиеш түгел, ә ул коронавирус белән авырган кеше.
                                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ике атнадан соң заразный тугел бит инде ул. Рәхмәт әйтә белмәгән килен икәнсез. Упкәләрлек булган шул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшлэгэнсез. Хэр ана узенен баласы очен кайгыра. Кайнанагыз очен онык игрушка Кебек кенэ, уйнап-соеп китергэ, э бала авырыса, сезгэ карарга. Ирегез границы не умеет расставлять. Минеке дэ шундый ук. Мин Ана эйтэм или узен жайлап эйт чирле кие килмэсеннэр бала кырына эти-эниен, или мин эйтэм, но потом не обижайся, если покажется, что грубо сказала

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэтсез бэндэ икэнсен, рэхэт курсэссен. Ана кеше бик кин кунелле, син бит анын улы белэн торасын, бала да эбисен бик ярата, барасы килеп тора....кадерен белергэ кирэк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Килен итэгендэ дэ ир бала… барысы да алда.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хэзерге чир тулы донъяда, ничектэ балаларны, чирлэтмэскэ тырышырга кирэк, сагындым диеп чабарга тугел. Олы кеше узе анларга тиеш, мина все дозволено диеп чабарга, упкэлэп утырырга кирэкми. Куркыныч чир икэнен белэ торып нечего йорергэ. Баштарак чирлэгэн кешелэрне 1 ай карантинда утырттылар ойдэн чыгармыйча, даже участковыйлар килеп тикшереп йорегэн. Эби монда НЕПРАВА, просто уз сузлелек кочле анарда, килен дорес эйткэн.

            Хәзер укыйлар