Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне ничек кайтарыйм?

Биш еллык гаилә тормышын бер юк кына сәбәп белән сызып ташлап була икән... Терсәк якын да, хәзер тешләп булмый шул. Үз кулым белән гаиләмне җимердем дә, хәзер хатамны төзәтә алмый интегәм. Нишләргә миңа, киңәш бирегезче. Иремне ничек кире кайтарырга?

Биш еллык гаилә тормышын бер юк кына сәбәп белән сызып ташлап була икән... Терсәк якын да, хәзер тешләп булмый шул. Үз кулым белән гаиләмне җимердем дә, хәзер хатамны төзәтә алмый интегәм. Нишләргә миңа, киңәш бирегезче. Иремне ничек кире кайтарырга?
Һәр гаилә дә сүзгә килүләр, кем баш икәнен билгеләргә маташулар, үзеңчә яшәргә тырышулар аркылы узадыр. Безнең гаиләдә озаккарак сузылды кебек бу. Мин гаиләдә үзем ияләнгәнчә тәртип кертергә, аны үземчә төзергә тырыштым, Илнур – үзенчә. Беребез дә юл куймый... Бөтен әйбердә дә кара-каршы фикердә булабыз. Кая ял итәргә, кайсы районда фатир алырга, ял көннәрен кайда уздырырга... Бала тугач, аңа исем сайлау, кайсы бакчага бирү, кайсы түгәрәккә, нинди спорт төренә бирү кебек тарткалашу барлыкка килде. Туганнар, дуслар безнең алай яшәгәнне белми дә иде, кешегә чыгармадык. Ләкин гаиләдә үзара яшәп булмаслык сәбәпкә әйләнә башлады бу. Икебез дә юрганны үзенә тарта, үз фикерен этәрә. Белмим, уртак фикергә килгән дә юк иде бугай безнең. Беребез үзенчә эшли дә, икенчебез озак кына ачуланып йөри шуның өчен. 
Чираттагы сүзгә килүебез Илнурның дусларын кунакка чакырудан башланды. Минем шимбә көнгә үз планнарым бар иде, ә ул аларны нәкъ менә шимбә көнне кунакка чакырырга тели. Имеш, якшәмбедән соң икенче көнне эшкә барырга авыр була. Ә мин барасы җиремне алдан сөйләшеп куйган идем, нәрсә икәнен язмыйм, ләкин Илнур бу хакта белә иде. Минем каршы буласымны белә торып, дусларын шул көнне кунакка чакырган. Мине тыңларга, ишетергә теләмәве шулкадәр күңелемә тиде – теләсәң нишлә, дусларыңны үзең каршы ал дип, баланы күтәреп чыгып киттем...
Яллар үтеп китте, Илнур безне алырга килмәде. Ике көн көттем дә, өйгә кайтырга булдым. Илнур ул көнне эштән соңарып кына кайтты. Ярар, сез кайткансыз, әйбәт булган, диде дә.... үз киемнәрен җыя башлады. «Нәрсә, китәсеңмени, яңа гаилә таптыңмыни?» – дип кимсетергә теләвемә дә җавап бирмәде. Улын барып кочаклады да чыгып китте. Аны башта командировкага китте дип уйладым. Ләкин бер атна узды, Илнур кайтмады. Горурлыгымны читкә куеп шалтыратырга булдым. «Улың көтә сине, кайчан кайтасың?» – дип соравыма: «Безгә аерым яшәү кулайрак булыр», – дип җавап бирде...
Ирем мине сыный дип кенә уйлавым дөрес булмады, кызганыч. Сабырлыгы беткән булган. Бер ялларда килеп улын циркка алып китте. Кайткач, бала алар белән бер апа да булганын сөйләде. Шул вакытта гына хата эшләгәнемне аңладым – иремне артык озак сынаганмын, сабырлыгын озак тикшергәнмен. Чит хатын-кыз турында ишеткәч, Илнур белән яңадан мөнәсәбәтләрне көйләргә тырыштым. Сәбәп табып үзебезгә чакырам, тәмле ризыклар әзерлим, каршы дәшмим, аның фикерен белергә тырышам. Ләкин ул минем белән бөтенләй кызыксынмый кебек. 
Ике ай шулай йөри торгач, Илнур аерылышырга тәкъдим итте. Мин әле көрәшергә әзер идем, ләкин аның бу сүзләре мине көчсез итте. Тагын киреләнә бу дип уйламасын, бәлки, югалткач кадеремне белер дип, ризалык бирдем. Менә инде ай ярым вакыт без ир белән хатын түгел. Илнур хәзер теге кыз белән яши. Бергә ял итәргә барып кайтканнарын ишеттем. Әрләндем дә, үпкәләдем дә. Нишләп көрәшмәде соң ул гаиләсе өчен? Бездән шулкадәр туйган идеме? Әллә чыгып китәр өчен сәбәп кенә кирәк булганмы аңа? Бәлки ул кыз белән күптән очрашкандыр инде. Ул кыз да Илнурны гаиләсеннән аерып бәхет табарга өметләнә микәнни? Балалы, гаиләле ирнең кризис чорын сагалап кына торган кебек бит – шундук үз кулына алган. 
Беләсезме, мин хәзер, түбәнсенеп, Илнурга үзем шалтыратам, моңарчы шундый булганым өчен гафу үтенәм, кире кавышырга чакырам. Ләкин алар икесе миннән көләләр генә. Ә мине бу борчымый да – үз-үземә шаккатам, бөтенләй горурлыгым калмады инде. Ләкин аларның бергә бәхетле яшәвен уйласам, бернигә карамыйча көрәшергә телим. Моның файдасы булырмы, белмим. Бердәнбер өметем – уртак балабыз. Теге хатын белән әлегә балалары юк. Йөреп туяр да, кайтыр дип өметләнәм. Үзгәрергә дә, аныңча яшәргә дә әзер, кайтсын гына... Кешенең кадерен аңлар өчен нигә бу чиккә җиткерергә кирәк иде соң миңа?
Иремне ничек кире кайтарырга? Киңәшләрегезне бирегез, зинһар  өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минемчэ сон инде. Сез анардан колеп яшэгэнсез бит. Ул бит ялларда чыгып китмэгэн, кунакларны ойгэ чакырган, дусларын сезнен белэн таныштырырга телэгэн. Э сез аны кешегэ санамагансыз. Акыллым уз тормышыгызны жайларга тырышыгыз. Бер киселгэн кире ябышмый. Ябышса да ботен була алмый

    • аватар Без имени

      1

      0

      Нэрсэгэ кирэк ул узсузле,бер торле компромисска да бармый торган ир? Ул беркайчан сезне яратмаган ,читтэ очрашкан кешесе бер буген генэ килеп чыкмаган,ул куптэннэн булган,гаилэгэ хыянэт кергэн икэн бу гаилэ юк дигэн суз,элек бик горур булгансыз бит ,хэзер нигэ чупрэккэ эйлэнергэ,сезгэ насыйп яр калыр иде бергэ,сезнен насыйп яр тугел

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кияугэ чыккач нигэ кирэк микэн ул горурлык?? Минемчэ ирегез кайтмас кебек.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер киселгэн икмэк кире ябышмый, ирегезне онытыгыз да, башкача яшэгез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гаилә өчен көрәшергә кирәкми, аны сакларга гына кирәк . Саклау түгел вату-җимерү өстенлә эшләгәнсез икегез дә. Аерылышкач соң инде

            Хәзер укыйлар